news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциядә катнашучыларга икеләтә пенсия стажы исәпләнәчәк

news_top
Хәрби операциядә катнашучыларга икеләтә пенсия стажы исәпләнәчәк

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга иминият пенсияләре билгеләү өчен стаж икеләтә исәпләнәчәк. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белдерде, дип яза «Интерфакс».

«Иминият пенсиясен билгеләү өчен стаж икеләтә исәпләнәчәк. Шундый ук исәп-хисап, мәсәлән, мобилизациягә кадәр Ерак Төньякта яки зарарлы производстволарда эшләгән кешеләр өчен вакытыннан алда пенсияне билгеләгәндә кулланылачак», – диде ул РФ Кораллы көчләренең, башка гаскәрләрнең, хәрби формированиеләрнең һәм органнарның ихтыяҗларын тәэмин итү буенча Координация советы утырышында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар