Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциядә һәлак булган солдат әтисе: «Балаларымны авылдагыча тәрбияләдем»

Чаллы егете Айрат Гайнетдинов махсус хәрби операциядә һәлак була. 1 елга якын вакыт үтсә дә, әтисе Миңнедөлфәт Гайнетдинов бүген дә баласын юксына.

news_top_970_100
Хәрби операциядә һәлак булган солдат әтисе: «Балаларымны авылдагыча тәрбияләдем»
"Челнинские известия"

Миңнедөлфәт Гайнетдиновның улы һәлак булуына 1 елга якын вакыт үткән: 46 яшьлек Айрат махсус хәрби операциядән әйләнеп кайтмый. Ата йөрәге, кайгылы хәбәр алган көндәге кебек үк, бүген дә сызлый. Барысы да юкка булмавына әтисенең иманы камил. Болар хакында «Челнинские известия» газетасы яза.

Айрат Гайнетдинов Ижевск шәһәрендә гаиләдә икенче бала булып туа. Апасы Зөлфия аннан 2 яшькә зуррак. Гайнетдиновлар гаиләсе Ижевскида 11 ел яши. Аннары табиблар Миңнеделфәт Гайнетдиновның тормыш иптәшенә климатны алмаштырырга киңәш итәләр. Шулай итеп, алар Чаллыга күченә. Әнисе – баш бухгалтер, әтисе инженер-электрик булып эшли.

«Мин авылдан, балаларымны да авыл традицияләрендә тәрбияләдем. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә, өйне тәртиптә тотарга, проблемалардан качмаска кирәк, дип өйрәттем», – ди әти кеше.

Гаилә 17/03 номерлы йортта яши, Айрат якындагы 22нче мәктәпкә укырга бара. 11нче сыйныфны тәмамлагач, «КамПи»га укырга керә. Ләкин шунда ук, һөнәр сайлаганда ялгышканын аңлап, югары уку йортын ташлый. 2 ел армиядә, Байкал аръягы хәрби округының стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайта. Анда «разведчик-дозиметрист» хәрби белгечлеген ала (радиоактив һәм химик зарарлану башлануын вакытында ачыклау өчен җавап бирә – ред.). Армиядә үзенә дуслар таба. Хатларында үзе белән барысы да яхшы булуын хәбәр итеп тора. Махсус хәрби операциягә киткәч тә, шулай ук эшли: ата-анасын начар хәбәрләрдән саклый.

Армия сафларыннан кайткач, Айрат берникадәр вакыттан соң үз эшен башлап җибәрә: бригадасы белән шәхси сектордагы йортларга җылыту һәм сантехник җиһазлар урнаштыру белән шөгыльләнә. Хезмәттәшләр туганнардай бик дуслашып китәләр. Айрат үлгәннән соң, алар аның әти-әнисе өстеннән шефлык алып, еш кына килеп йөриләр, кирәк булганда ярдәм итәләр.

Украинада махсус хәрби операция башлангач, Айрат үзенең анда булмавына нык борчыла. «Танышларым фронтка китте, ә мин әле монда», – ди ул.

Айрат үзе теләп китү ниятен турыдан-туры әйтми. 2022 елның язында, әтисе өйдә булмаганда, әнисенә «Алга» батальонына язылуы турында әйтә. Айрат хәрби комиссариатка 5 ир-егет белән барса да, контрактка кул куярга аңа гына тәкъдим итәләр. Айрат аны сирәк хәрби белгечлеге аркасында алганнар дип саный. Әнисе кайгыра. Әтисе баласын кире үгетләми.

«Ул – олы кеше. Карар кылган икән, димәк, уйлаган», – ди Миңнедөлфәт Гайнетдинов. «Яхшы итеп хезмәт ит, үзеңне сакла», – дип кенә әйтә.

Айрат 2022 елның 30 июлендә китә. Оренбург өлкәсендә укуларда була. Соңыннан аны махсус хәрби операция зонасына җибәрәләр. Сугыш барышында яраланып, хастаханәдә ятып чыга. Шуннан соң кабат батальонга кайта.

Айрат Гайнетдинов 25 сентябрьдә сугыш барышында Херсон өлкәсе Новая Каховка бистәсе янында һәлак була. Үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнә.

«Снаряд килеп төшкәндә БМПда алар 6 кеше булалар. Икесе генә исән калган», – дип сөйли ата-анасына командир. Офицер аның батыр, лаеклы сугышчы булуын әйтә.

Айрат Гайнетдиновны әтисенең туган җирендә – Актаныш районы Чәчер авылында җирлиләр.

Махсус хәрби операция барышында һәлак булган Айрат белән хушлашу аның бабасы, танкист Гайнетдин Мөхәммәдиевич Мөхәммәдиев истәлегенә куелган мемориал янында була. Ул Бөек Ватан сугышында Курск дугасындагы сугышлардагы батырлыгы өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Хушлашу мәрасимендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов, Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, аның якыннары, дуслары, авылдашлары катнаша.

«Мин ул вакытта да әйттем, хәзер дә кабатлый алам. Айрат – чын ир кеше. Ул ватанын яклаучылар сафына басты. Мин аның белән горурланам. Бабасы да горурланыр иде», – диде әтисе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100