Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциядә һәлак булган ире турында: «Улым рәсемнәрен зиратка, әтисе каберенә илтә»

Әлмәттән Булат Билалов махсус хәрби операция зонасында һәлак була. Ире турында «Интертат» хәбәрчесенә тормыш иптәше Гүзәл сөйләде.

news_top_970_100
Хәрби операциядә һәлак булган ире турында: «Улым рәсемнәрен зиратка, әтисе каберенә илтә»
Гүзәл Билалованың шәхси архивыннан

Чыгышы белән Әлмәт районы Түбән Мактама авылыннан булган Булат Билалов махсус хәрби операция зонасында һәлак була. Ул анда үз теләге белән, контракт төзеп китә. Тормыш иптәше Гүзәл Билалова ире белән танышкан мизгелләрне дә исенә төшерде:

Без Булат белән параллель сыйныфларда укыдык. 2009 елда без аның белән Кандракүлдә очрашып таныштык та, шуннан очрашып йөри башладык. Мин дә, ул да Мактамада тусак та, шулай насыйп булгандыр, күрәсең, Кандракүлгә барып, анда кавыштык, – ди ул.

Егет белән кыз ярты ел очрашып йөргәннән соң, гыйнвар аенда никах укытып, бергә тора башлыйлар. Соңрак 2012 елда Гүзәл Булатны армия сафларына озатып, каршы ала. Аннан соң алар туй ясыйлар.

Безнең 2 балабыз бар. Ул минем беренче никахтан туган кызымны да кабул итеп, үз баласыдай тәрбияләде. Балам булу аны бер дә куркытмады, киресенчә, моны хәтта шатланып кабул итте. Булат балаларны бервакытта да аермады, кызымны кыерсытмады. Аңа синеке-минеке юк. Кызым үз әтисен әти дип белми дә, аның өчен ул берәү генә – Булат. Ул аны гына әти дип атый. Кызыбыз Булатның үз әтисе түгеллеген 6 яшьтә генә белде. Шул вакытта үзе моңа нокта да куйды. «Минем әтием бар. Ул мине тәрбияли, балалар бакчасына йөртте. Миңа башка әти кирәкми», – диде дә, шуның белән без башка бу темага әйләнеп кайтмадык. Бу хакта улыбыз белми әле, – ди ул.

Фото: © Гүзәл Билалованың шәхси архивыннан

«Уенда да, телендә шул – хәрби операция иде»

Билаловлар гаиләсе бергә ял итәргә баралар, тату яшиләр. Тыныч тормышлары хәрби операция башлану белән үзгәрә.

Мобилизация башлану белән, аның да шунда барасы килә башлады. Мин аны ничек шулай булуын аңлата да алмыйм... Телендә дә гел шул сугыш булды. Кешеләр моны аңлап бетерә алмый. «Акча өчен киттемени?» – диләр. Юк, ул акчага кызыгып китә торган кеше түгел. Ул – патриот. Минем улым да шундый. Ул сугыш турындагы киноларны бик яратып карый иде. Диңгезгә барганда ел саен Волгоградта туктый идек. Анда без карамаган бер генә хәрби, сугыш темасына багышланган музей калмады. Хәрби темага багышланган төрле вак-төяк җыя иде. 9 яшьлек улыбыз да нәкъ әтисе кебек. Март аенда инде аның «барырга» дигән төпле уе барлыкка килде. Без инде аны сүгеп тә карадык, бармыйсың, дип әйттек тә. Кешенең башында булгач, аны берничек тә туктатып булмый икән.

Кешеләр дә, җанымны телгәләп: «Нишләп җибәрдең соң?» – диләр. Сорап тормый бит ул! Барасы булса, бара инде, – ди ул, ирен юксынып.

Булат, беркемгә дә әйтмичә, контракт төзеп кайта. Үзе әкренләп китәргә җыена, онлайн кибетләрдән киемнәргә заказ бирә, башка кирәк-яракны барлый тора. Гүзәл иренең хәрби операциягә китәчәге турында эшендә белә.

Мин Әлмәттә наркологиядә эшлим. Миңа иремнең исем-фамилиясе язылган запрос килде. Мин шунда ук моны Булаттан сорадым. Уенда, телендә дә гел шул хәрби операция темасы булса да, контракт төзегән үк дип уйламадым да. Беркем белмәде. Ә ул инде киемнәр үк әзерләп куйган булган.

Талаштык инде, ничек талашмыйсың. «Кая барганыңны беләсеңме соң?!» – дидем. Ул кырт кисеп: «Беләм. Миңа кирәк. Без бармасак, кем бара», – диде.

Фото: © Гүзәл Билалованың шәхси архивыннан

«Йөрәк сизгән кебек, еладым да еладым...»

Гүзәл, ничек кенә авыр булмасын, иренә җыенырга ярдәм итә, юлга дип әйберләрен барлый башлыйлар. Булатның эшеннән бронь булса да, ул тәвәккәлли: 2023 елның сентябрендә махсус хәрби операция зонасына китә.

Ул Авдеевка ягында булды. Алар 2 атнага сугышка керәләр иде, аннан 2 атна ял итеп алалар иде. Мөмкинлеге булганда шалтыратты, язды, ялы вакытында элемтәдә тордык, – ди Гүзәл.

Гүзәл ире белән соңгы тапкыр 4 мартта сөйләшә. Аннары бәйрәм көнне аңа иренең һәлак булуын хәбәр итәләр.

Соңгы тапкыр сөйләшкәндә, балалар белән аңа видео эшләп җибәргән идек. Без аның белән төнлә беренче яртылар тирәсендә сөйләштек. «Мин сине бик яратам, тыныч төннәр. Мин киттем», – дип язды ул. 6сы көнне мин бик каты еладым. Күзләрем шешенеп беткән иде эшкә килгәндә дә. Барысы да борчылып, хәлемне сорашты. Йөрәк сизгән кебек, диимме соң, еладым да еладым... 2 көн бик авыр булды.

8 март көнне аның һәлак булуын хәбәр иттеләр. Башта, әлбәттә, ышанмадым, телефонымны атып бәрдем. Аннан кире үзем шалтыраттым. Булат шушы эвакуация командасының командиры булган, алар дүртәү булганнар. Алар яралы кешене алып чыгарга тиеш булганнар. Аларны анда каршы алмаганнар, тиеш булганнан күбрәк юл үткәннәр. Ул рациядән сөйләшә башлаганда, аңа аталар. «Мин яралы», – дип әйтеп өлгерә, шунда аны атып үтерәләр. Аның белән булган егетләр, Булатка аткан вакытта, шуышып чыгып өлгерә.

Ул бит нәкъ минем туган көнемдә һәлак булды. Мин моны аның яратуының билгесе дип кабул иттем. Туган көнем килеп җиткән саен, нинди генә көннәр булмасын, мин аны искә алачакмын. Балалар да онытмаячак. Ул шулай итеп үзен гаиләсенә бирде, – ди Гүзәл, күз яшьләре аша.

Фото: © Гүзәл Билалованың шәхси архивыннан

«Гомерем буена минем фәрештәм булып калыр да»

Булат март ахыры – апрель башында ялга кайтырга тиеш булса да, ялын чигерәләр. Шунда Гүзәл ялын апрель башына туры китереп, үзе поезд белән шул якларга, ире янына барырга җыенган була.

Бергә булган иптәшләре белән сөйләшеп торам. «Без Булатның нишләп монда килгәнен бөтенләй аңламадык. Гаиләсе бар, эчми, эше, фатиры бар, акча өчен дә түгел. 2 ел эчендә безнең мондый кеше күргәнебез юк әле. Ул бервакытта да, бернәрсәдән дә курыкмады, пулядан да, дроннардан да», – диделәр миңа аның белән бергә блиндажда яшәгән иптәшләре. Алар ялга кайткач, улыбыз янына килеп, әтисе турында сөйләргә сүз бирделәр, – ди Гүзәл.

Гүзәл абыйсы, аның тормыш иптәше белән бергә Ростовка барып, Булатны 9 май көнне алып кайталар һәм 10сы көнне соңгы юлга озаталар.

Бик авыр булды. Аны җирләгәнче томан эчендә кебек, дарулар белән генә тордым. Балалар минем кыяфәтемнән үк әтиләренең юк икәнен аңладылар. Улымның бу мәгълүматны кабул итәсе килми. Хәзер ул мин дә аны ташлармын дип курка. Минем белән бер-бер хәл килеп чыкмасын дигән курку калды. Ул халәтне әйтеп аңлатып кына да булмый. Минем белән әнием, дус кызым торып киттеләр, үземне генә калдырмадылар. Аннары бераздан аның тәнен күрмәгәч, эчтән ниндидер бер «бәлки, ул түгелдер» дигән өмет барлыкка килде, үзенә күрә бер тынычлану кебек иде бу.

Хәзер мин көн дә зиратка барам. Аның шунда икәнен беләм. Әмма ул, барыбер, безнең өчен «передовойда» гына кебек. Мин аны үлгән дип кабул итеп бетерә алмыйм. Бәлки, вакыт белән аңлармын. Ул аннан миңа шалтырата, яза алмый иде бит...

Телефонымда ул «фәрештә» дип язылган. Менә шулай фәрештәм булып калыр да инде ул минем өчен гомерем буена, – дип елый хатыны.

Фото: © Гүзәл Билалованың шәхси архивыннан

«Әти телефонын алыр әле», – дип, улым әтисенә шалтырата»

Гүзәл улын, әтисенә охшаган, ди. Ул да әтисе кебек үк спорт, хәрби төсмердәге киемнәрне яратып кия.

Балалар белән әтиләренә ай саен посылка җибәрә идек. Улым рәсем ясап салды. Хәзер рәсемнәрен зиратка илтә... – ди ул, сызланып. – Әтисе киткәч, улым өстәл астына маркер белән рәсем ясаган. Шунда, Россия Украинаны 5 елда алачак, ә Американы – 10 елда, дип язып куйган. Ул аны аңлап сөйли, атом-төш сугышын да сөйли, аңлата.

Ул да, әтисе кебек, хәрби тема белән кызыксына. Ул да хәрби юлдан китәм дисә, белмим, ике тапкыр мондый нәрсәгә түзә алырмынмы.

Көне-көне белән бигрәкләр дә авыр, йөреп киткәндә ярый инде. Иртән уянганда, бер 10 секунд чамасы, әллә төш кенә булдымы икән, дип уйлаган чакларым бар. Балаларың булгач, торып китәсең инде, нишлисең. Алар хакына дип торам, яшим. Абыем, аның гаиләсе бик ярдәм итәләр. Эштән соң да кереп чыгалар, ялларда да үзебезне генә калдырмадылар. Хезмәттәшләрем дә нык ярдәм итте, рәхмәт.

Мин хәтта балаларымны да тынычландыра алмый идем, чөнки үземнең хәлем хәл, сөйли алмыйм, тамакка төер утыра, күзләргә яшь тыгыла. Беразаман карасам, улым, гел әтисенә шалтырата башлады. «Звонок бара бит, бәлки, әти телефонын алыр әле», – ди сабый. Шунда кызым аңлатты энесенә. Миңа да ярдәм итте, энесен дә ташламады. 15 яшьлек бала җилкәсенә дә авыр эшләр төште, – дип сөйли ул.

Гүзәл ирен бер тапкыр төшендә дә күргән.

Күмгән көнне төшемә керде. Ни өчен шулай килеп чыкты, дип сорадым. «Гафу ит, матурым, шулай килеп чыкты инде», – диде. Башка төшемә кергәне юк.

Булат бик шат күңелле кеше иде. Иптәшләре дә аны елап түгел, ә көлеп, аның кызыкларын сөйләп, елмаеп искә төшерәләр. Без бергә кыска видеолар төшерә идек. Балалар белән дә биергә ярата иде. Басып торган җиреннән берәр көй ишетсә, биеп җибәрә торган иде. Ул булмагач, тормышым бик күңелсез. Аның белән рәхәт, күңелле иде.

Ул хәтта анда булганда да төрле фотолардан видеолар ясап җибәрә иде. Бик гаилә җанлы булды. Кулыннан бар эш тә килә иде, фатирдагы ремонтны да үзебез эшләп чыктык. Хәзер дә менә аның аудио хәбәрләреннән тавышын тыңлыйм, фотоларын карыйм... – ди юаныч таба алмаган Гүзәл.

Булат Билаловның гаиләсе, туганнарының кайгысын уртаклашабыз.

Фото: © Гүзәл Билалованың шәхси архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100