Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциядә һәлак булган Илназ Хәбибрахмановның гаиләсенә Батырлык ордены тапшырылды

news_top_970_100
Хәрби операциядә һәлак булган Илназ Хәбибрахмановның гаиләсенә Батырлык ордены тапшырылды

Мамадышта туып үскән һәм Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган Илназ Хәбибрахмановның гаиләсенә, вафатыннан соң, Батырлык ордены тапшырылды. «Хәрби бурычын үтәгәндә батырлык, кыюлык һәм фидакарьлек өчен» Батырлык ордены Владимир Путин Указы белән бирелде.

Батырлык орденын Мамадыш районы мәдәният йортында тапшырдылар, дип хәбәр итә «Нократ» газетасы сайты. Бүләкләү өчен сәхнәгә мәрхүмнең гаиләсен: әнисе Розалия Григорьевнаны, әтисе Альберт Миңнехәлил улын, тормыш иптәше Валерия Владимировнаны, улы Тамерланны чакырганнар.

Хәбибрахманов Илназ Альберт улы 1998 елның 31 декабрендә Мамадыш шәһәрендә туган. Чаллыда медицина көллиятен тәмамлый. 2020 елда Оренбург өлкәсенең Тоцк шәһәрендә хәрби була. 2022 елның февралендә Луганск һәм Донецк Халык Республикалары территориясенә разведка ротасы ефрейторы дәрәҗәсендә махсус хәрби операциягә җибәрелә.

Илназ Альберт улы 2022 елның 23 октябрендә Луганск Халык Республикасының Червонопоповка торак пунктында һәлак булган. 2022 елның 28 октябрендәге медицина белешмәсендә шул турыда язылган.

Геройны 2022 елның 30 октябрендә Мамадыш халкы соңгы юлга озатты. Анда Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов катнашты.

Илназ Хәбибрахманов өйләнгән, улы булган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100