Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби очучыларны торт белән агуламакчы булганнар

news_top_970_100
Хәрби очучыларны торт белән агуламакчы булганнар

Армавир хәрби авиация училищесы очучыларын зур торт белән агуларга тырышканнар. Бу хакта «Fighterbomber» Телеграм-каналы яза.

Канал авторлары язганча, торт һәм алкоголь салынган тартманы училищены тәмамлауга 20 ел тулу уңаеннан уздырылган очрашуга җибәргәннәр. Аңа кем заказ ясаганын башта белмәгәннәр, шуңа күрә тортны ашамаска булганнар (шулай да, аны кисеп өлгергән булалар). Очучылар мондый тәмле дә, матур да бүләкне кем җибәргәнен ачыкларга тели.

Канал мәгълүматлары буенча, соңрак билгеле булганча, тортны китергәннән соң, курьер тиз генә Армавирдан китеп бара һәм шуннан соң самолетка билет сатып ала. Аның болай эшләве хшрбиләрне тагын да ныграк шикләндерә башлый.

Торт алып килүчене тоткарлыйлар – ул Мелитополь кешесе булып чыга. Соңрак ул тортның да, берничә шешә хәмернең дә агуланган булуын әйтә.

«База» Телеграм-каналы чыганагы да агулау омтылышы турында сөйләгән. Чыганак сүзләренчә, тортны да, хәмерне дә 21 октябрь иртәсендә ресторанга алып киләләр. Бу вакытта әле монда училищены бетерүчеләрнең берсе дә булмый.

21 октябрьдә Армавир оперативниклары соравы буенча, Ставрополь аэропортында Мелитополь кешесе, 32 яшьлек Е. Семенов тоткарлана. Ул көндезге рейста Мәскәүгә очып китмәкче булган. Шунысы кызыклы, аны 21 октябрьдә, «Талау» маддәсе буенча эзләүгә биргән булалар. Аны тоткарлаганнан соң, гаепләнүчене алырга Армавир оперативниклары килә.

Агуланган тортны ресторанга алып килгән курьер – Е. Семенов.

Фото: © "База" Телеграм-каналы

«База» мәгълүматларына караганда, хәзер оперативниклар кондитерларны һәм бу диверсиягә катнашы булган башка кешеләрне эзли. Әлегә рәсми расланган мәгълүматлар юк.

Е. Семеновны 15 тәүлеккә тоткарлаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100