Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби кызының туган көненә чәчәкләр һәм аудиокотлау җибәргән – елата торган видео

news_top_970_100
Хәрби кызының туган көненә чәчәкләр һәм аудиокотлау җибәргән – елата торган видео
видеодан скриншот

Азнакай районы Урманай мәктәбенең бер укучысы өчен туган көне онытылмаслык булган. Дәрес вакытында кереп, аңа махсус операциядәге әтисе җибәргән бик матур чәчәк букеты тапшыралар, якын кешесенең аудиокотлавын тыңлаталар. Бала күз яшьләрен тыеп тора алмый.

«Кызым, котлыйм сине туган көнең белән. Сиңа исәнлек-саулык, озын гомер, юлыңда гел уңышлар гына телим. Мин сине нык яратам. Озак калмады, исән-сау булып кайтып та җитәрмен, Аллаһы боерса. Сиңа теләгем шул, кызым: укуларың гел яхшы гына булсын. Безне тыңлавың, аңлавың өчен сиңа зур рәхмәт.

Махсус операциядәге әтиең һәм, шулай ук, безнең 8 кешедән торган бронетөркемнән кайнар сәламнәр сиңа. Без сине яратабыз», – дип сөйли хәрби.

Укучылар һәм укытучылар да авылдашларына җавап сүзе яздырганнар. «Раил, син – безнең иң үрнәк әтиләрнең берсе. Сине җиңү белән көтәбез. Кызларың исән-сау, Аллаһка шөкер, әйбәт итеп укыйлар, имтиханнарга әзерләнәләр. Барысы да яхшы булсын», – ди бер укытучы.

Әлеге үзәккә үтәрлек видео белән үзенең сәхифәсендә шагыйрь, хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыючы Рүзәл Минһаҗев уртаклаша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100