Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби көчләр турында ялган сүз таратучылар мөлкәтсез калырга мөмкин

news_top_970_100
Хәрби көчләр турында ялган сүз таратучылар мөлкәтсез калырга мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Иртәгә, 22 гыйнварда, армия турында ялган мәгълүмат тараткан өчен шәхси милекне конфискацияләүне күздә тоткан закон проекты Думага кертеләчәк. Бу хакта парламентның Түбән палатасы рәисе Вячеслав Володин хәбәр итте.

«Россияне җимерергә тырышкан, аңа хыянәт иткән һәркем лаеклы җәза алырга һәм илгә китерелгән зыянны үз мөлкәте хисабына капларга тиеш, – дигән ул. – Закон проекты Дәүләт Думасына дүшәмбе көнне кертеләчәк».

Володин искә төшереп үткәнчә, моңа кадәр «нацистларга ярдәм итүчеләрне, илгә, махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга һәм офицерларга пычрак сүзләр атучыларны җәзалау кирәклеге турында мәсьәлә каралган иде».

Аның сүзләренчә, закон проекты РФ иминлегенә каршы җинаять эшчәнлеген финанслау өчен кулланыла торган акчаны, кыйммәтле әйберләрне яки башка милекне конфискацияләргә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук, суд карары буенча, кайбер җинаятьләр өчен мактаулы исемнәрдән мәхрүм итү мөмкинлеге булачак.

Сүз РФ Кораллы көчләре хакында ялган мәгълүмат тарату турында бара (РФ ҖК 207.3нче маддәсе), РФ бөтенлеген бозуга юнәлдерелгән эшләрне гамәлгә ашыруга ачык чакырулар (РФ ҖК 280.1нче маддәсе), экстремистик эшчәнлекне гамәлгә ашыруга ачык чакырулар (РФ ҖК 280нче маддәсе), РФ Кораллы көчләрен дискредитацияләүгә юнәлдерелгән ачык гамәлләр турында (РФ ҖК 280.3нче маддәсе) бара.

Шулай ук «ТАСС» язган исемлектә дәүләт иминлегенә каршы юнәлдерелгән эшчәнлекне гамәлгә ашыруга ачык чакырулар (РФ ҖК 280.4нче маддәсе), РФ һәм аның гражданнарына карата санкцияләр кертүгә чакырулар (РФ ҖК 284.2нче маддәсе), РФ катнашмаган халыкара оешмаларның яки чит ил дәүләт органнарының карарларын үтәүдә ярдәм күрсәтү (РФ ҖК 284.3нче маддәсе) һәм нацизмны реабилитацияләү (РФ ҖК 284.1нче маддәсе РФ ҖК) бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100