Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби формадагы ир Глушко урамында граната шартлаткан – видео

news_top_970_100
Хәрби формадагы ир Глушко урамында граната шартлаткан – видео

Казанда бер ир академик Глушко урамындагы йортларның бер ишегалдында граната шартлаткан.

Социаль челтәрләрдә кичә булган хәлнең видеосы тарала. Ир ишегалдында бер хатын-кыз белән утыра, янәшәдә малай йөри. Домофонга икенче бер хатын-кыз килә. Ир малайдан, граната шартлатырга кирәкме, дип сорый. «Санек, шартлатыйкмы?» – ди ул. Янәшәдә утырган кыз шартлатмаска куша. «Чеканы ал, мин ташлыйм», – ди ул кызга.

Аңа гранатаны шартлатмаска кушалар, әмма ул аны читкә ата. Иргә хатын-кызлар сүгенеп кычкыралар. Ир гафу үтенә, берни дә булмый, ди. Ә хатын «андыйларны үтерергә кирәк!» дип тә кычкыра.

Граната страйкбольда кулланыла торган «светошумовая» – ягъни яктылык һәм тавыш чыгара торган граната булып чыккан. Бер кеше дә каза күрмәгән. Әмма тавыштан автомобиль сигнализациясе эшли башлый. Шулай юк янәшәдәге мәктәптә дә сигнализация эшләгән.

Ирне кулга алганнар. Ул исерек булып чыккан. «Казанские ведомости» ачыклаганча, ир янәшәсендәге хатын-кыз – аның хатыны, ә малай – улы. Ул бер гранатаны шартлаткан булган инде, улына икенче гранатаны да шартлатып күрсәткән.

Иргә 38 яшь булган, ул махсус операциядән отпускка кайткан, кайтканда үзе белән «светошумовые» дип аталган, кешене куркыту, сукырайту, чукрак калдыру өчен кулланыла торган гранаталарны алып кайткан һәм улына аларның ничек шартлавын күрсәткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100