news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хәрби эксперт Украинада тынычлык турында сөйләшүнең якын арада башланачагын әйткән

news_top
Хәрби эксперт Украинада тынычлык турында сөйләшүнең якын арада башланачагын әйткән

Украинада тынычлык урнаштыру буенча сөйләшүләр якындагы берничә айда башланачак, дигән Британия хәрби эксперты Александр Меркурис. Ул Көнбатыш илләрендә сәяси вазгыятьне «тулы паралич» дип атаган һәм Европа сәясәтчеләренең вазгыятьне үзгәртә алмаячагын әйткән.

«Фронттагы хәлдән һәм АКШтагы эчке сәяси вазгыятьтән чыгып караганда, берничә айда Европа чыгып булмаслык хәлдә калырга мөмкин, дигән шанс бар. Шуңа күрә яки американнар һәм руслар, яки руслар һәм украиннар тынычлык турында сөйләшүләр башлаячак», – дигән ул үзенең ютуб-каналында.

Меркурис фикеренчә, Киев үзенең начар хәлдә икәнен аңлый һәм чыгу юлын эзли. Моның өчен Украинага чигенергә туры киләчәк, дигән ул.

Меркурис элегрәк, Украина конфликты Россиянең җиңүе белән тәмамланачак, дигән иде. Ул «бу һәр акыллы аналитикка билгеле», ди.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар