Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәрби бурычын батырларча үтәде»

news_top_970_100
«Хәрби бурычын батырларча үтәде»

12 августта Архангел Бистәсендә Петр Териковны соңгы юлга озаттылар. Ул махсус операция барышында һәлак булды. Хәрби белән хушлашырга авылдашлары, туганнары, дуслары, район хакимияте вәкилләре, учреждение хезмәткәрләре килгән иде, дип яза «Яңа Чишмә хәбәрләре».

Район башлыгы Вячеслав Козлов Петрның туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашты.

Бу безнең барыбыз өчен дә бик авыр югалту. Хәрби операциядә катнашып, Петр Сергеевич үзенең хәрби бурычын батырларча үтәде һәм Ватан өчен үз гомерен бирде. Аның исеме җирле мәктәптә мәңгеләштереләчәк, безнең барыбыз өчен дә ул мәңгегә герой булып калачак, – диде ул.

Кайгы уртаклашу сүзләрен шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов һәм Чаллы шәһәренең Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтовалар да белдерде. Контракт төзегәнче Петр Териков Яр Чаллы шәһәрендә эшләгән.

Петр Териков, һәлак булганнан соң, «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән. Аны әнисе Галина Михайловнага тапшырдылар. Петр Териковның исеме шулай ук Автоград Геройлары аллеясында да мәңгеләштереләчәк.

Петр Териковны соңгы юлга хәрбиләрчә хөрмәтләп озаттылар. Якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр, дип яза район газетасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100