Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби блогер Андрей Морозов – «Мурз» вафат

news_top_970_100

Хәрби блогер һәм Россия армиясе сержанты, «Мурз» буларак билгеле Андрей Морозов вафат булган. Бу хакта Донецк Халык Республикасы Җәмәгать палатасы рәисе Александр Кофман хәбәр иткән. Аның танышлары әйтүенчә, блогер үз-үзенә кул салган. Бу хакта «Коммерсантъ» сайты яза.

«Тыныч йокла, Мурз. Син бик зур хата кылдың, әмма синнән башка аның өчен беркем дә җавап бирә алмый инде», – дип язган Кофман үзенең Телеграм-каналында.

«Черная сотня» нәшрияты хуҗасы Дмитрий Бастраков блогерның үз-үзенә кул салуын язган. Бу мәгълүматны шулай ук хәрби корреспондент Владимир Романов та әйткән.

Андрей Морозов хәрби операция зонасындагы вакыйгалар турында «Нам пишут из Янины» Телеграм-каналын алып барган. Аңа 108 меңнән күбрәк кеше язылган. Соңгы язмалары сериясен ул 21 февральдә чыгарган. Ул үзенең үлеменнән соң боекмаска һәм аны Луганск Халык Республикасының Кировск шәһәрендә «Призрак» батальоны солдатлары янәшәсенә җирләргә кушкан.

«Призрак» батальоны – 2014 елдан башлап Украинаның көнчыгышындагы конфликтта, аерым алганда Дебальцев районындагы сугышларда актив катнашкан ополчение бүлеге.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100