Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби анасы: «Ул Ватан өчен, безнең өчен, үзе кебекләрне коткарып һәлак булды»

Евгений хәрби операция урыныннан яралыларны коткарырга ашыга. Берсен алып чыга, ә икенчесен коткарганда үзенең гомере өзелгән.

news_top_970_100
Хәрби анасы: «Ул Ватан өчен, безнең өчен, үзе кебекләрне коткарып һәлак булды»
Ярты елга контракт төзегәч, Касаткин нибары бер тәүлек эчендә җыенып, хезмәт итәргә китә.
Фото: © «Минзәлә» газетасы

Минзәләдән Евгений Касаткин махсус операция зонасында миномет уты астына эләгеп һәлак булган. Ул иптәшләрен коткару хакына гомерен биргән. Батырлыгы өчен, «Алга» батальоны хәрбие, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Аның әнисе кече улы турында истәлекләр белән уртаклашты.

Валентина Касаткина: «Куллары алтын иде, ул барын да эшли ала иде. Төзи дә, төзекләндерә дә. Бер эштән дә курыкмады».

Фото: © «Минзәлә» газетасы

«Женя турында ниләр сөйлим? Ул гади малай иде»

Хәрби Евгений Касаткинның әнисе Валентина 18 елдан артык Сбербанк филиалында эшли, аннары почта ташучы булып хезмәт куя. Хәзер ул лаеклы ялда. Бәләкәйдән үк 3 баласын да, намуслы, тырыш һәм ярдәмчел булыгыз, дип өйрәтеп үстергән. Евгений да шундый була.

«Женя турында ниләр сөйлим? Ул гади малай булып үсте: ярдәмчел, игелекле, дуслары күп иде. Аны барысы да ярата иде. Улым бик хәрәкәтчән, актив бала булды. Җәйләрен көн буе велосипедта, мотоциклда чаба иде. Спорт белән шөгыльләнергә бик ярата иде», – дип сөйли әнисе, яратып һәм җылы итеп.

Евгений 1989 елда Иске Матвеевка авылында туган. Егет бернидән дә курыкмый, тырыш, ярдәмчел һәм аралашучан була – Женяга хас мондый сыйфатларны сыйныфташлары һәм мәктәп укытучылары да аерып күрсәтә.

Евгений 1989 елда Иске Матвеевка авылында туа. Егет бернидән дә курыкмый, тырыш, ярдәмчел һәм аралашучан була.

Фото: © «Минзәлә» газетасы

Евгенийның әтисе тракторчы булып эшли, улларын физик эшкә өйрәтеп тәрбияли. Ләкин иртә вафат була – ул чакта Евгений 10нчы сыйныфта укыган.

11нче сыйныфны тәмамлагач, Женя эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. 2007 елның декабрендә Россия Кораллы Көчләре сафларына чакырыла. Кайнар нокталарда элемтәче булып хезмәт итә. Аннары 2 ел ярым контракт белән Чечняда була. Намуслы хезмәте өчен әнисенә хәрби частьтән Рәхмәт хатлары килә.

Әнисе йорт-хуҗалык эшләрендә дә улының ныклы җилкәсенә таяна алган. «Куллары алтын булды, ул барын да булдыра ала иде. Төзи дә, төзекләндерә дә. Бер эштән дә курыкмады, – дип уртаклаша Валентина Касаткина «Минзәлә» газетасына. – Хуҗалыкта да ярдәм итте. Бөтен авыл техникасын төзәтә иде: кемгә мотоцикл, кемгә скутер, кемгә машинасын ремонтлый. Миннән гел: «Әни, өйдә нәрсә эшлисе бар?» – дип сорап тора иде».

«Әни, бар да яхшы булыр, курыкма»

Махсус операциягә киткәнче, Евгений Питрәч районында төзелеш тармагында эшләгән. Башта ул алгы сызыкка китү турында уйламый, әмма аны танышы күндерә.

Ярты елга контракт төзегәч, нибары 1 тәүлек эчендә җыенып, Касаткин хезмәт итәргә китә. Туганнарының үгетләвенә карамастан, үзе карар кабул итә. «Әни, бар да яхшы булыр, курыкма», – дигән ул якыннары белән саубуллашканда.

«Ул барыбер үзенчә эшләр иде, – дип уфтана ана. – Ул үзсүзле һәм кире иде».

Евгений узган елның октябрендә, 33 яшендә һәлак була.

Фото: «Минзәлә» газетасы

Махсус хәрби хәрәкәт зонасында Евгений стратегик билгеләнештәге мотоукчы гаскәрләрендә хезмәт итә. Берничә ай хезмәт дәвамында якыннары белән бер тапкыр да элемтәгә керми. Әнисе аның турында хәбәрләрне «Алга» батальонында бергә булган хезмәттәшенең хатыны аша гына белеп тора.

Соңрак улының иптәшләре анага баласының миномет уты астында һәлак булуын әйтә. Евгений, ике дә уйламастан, хәрби операция урыныннан яраланучыларны коткарырга ашыккан булган. Берсен алып чыккан, ә икенчесен коткарганда үзенең дә гомере өзелгән.

Евгений узган елның октябрендә, 33 яшендә һәлак булган.

Фото: © «Минзәлә» газетасы

«Мин улым белән горурланам»

Евгений Касаткинны тантаналы төстә, хәрби оркестр музыкасы астында җирләгәннәр. Якыннарының югалту ачысын уртаклашыр өчен, Иске Матвеевкага йөзләгән кеше җыелган булган.

Соңгы юлга озатканда, алар Женяның көчле шәхес, нык кеше булуын искә алган. Ышанычлы дус һәм иптәш, яраткан абый, кайгыртучан бала булган ул.

Матәм митингын ачканда, Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов һәлак булган Евгенийны Иске Матвеевкада туган легендар Советлар Союзы Герое, генерал-полковник Василий Гордов белән чагыштырган, геройның әнисе һәм аның якыннарының кайгысын уртаклашкан.

«Мин улым белән горурланам. Аны чын каһарман дип саныйм. Ул Ватан өчен, безнең өчен, үзе кебек үк солдатларны үлем куркынычыннан коткарып һәлак булды. Үзебез теләгәнчә, лаеклы ир-егет үстердек», – ди хәрбинең әнисе.

Аны йөрәге һаман да хәсрәт һәм газап ачысыннан сыкрый. Хәзер инде аның күңеле Евгений артыннан ук алгы сызыкка киткән абыйсының улы өчен дә борчыла. Ул аның исән-сау өенә кайтасына, аның өчен ут йотып торучы туганнары һәм якыннарын кочаклап аласына ышана, өметен өзми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100