«Хәрәм эшкә катышы булмаса, иҗат итү, җырлау ислам динендә тыелмый»
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисадый форум мәйданчыгында Россиянең Мәдәният министрлыгы оештырган «Россия – Ислам дөньясы: мәдәният, мәгариф, интеграцион хезмәттәшлек бизнес-стратегиясе» сессиясе узды. «Интертат» хәбәрчесе мәдәният һәм дин темасы турында яңгыраган фикерләрне тәкъдим итә.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумының төп максатларының берсе – Россия Федерациясе төбәкләре һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында социаль һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту. Бу максатка ирешү өчен төгәл бурычлар куелды: форумда катнашучылар арасында халыкара социаль-мәдәни мөнәсәбәтләрне үстерү, мәдәният өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча уртак фикер алышу, әйдәп баручы экспертларны җәлеп итү һ.б.
«KazanForum» кысаларында Ислам хезмәттәшлеге оешмасында катнашучы илләр, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы вәкилләре катнашында мәдәният һәм сәнгать өлкәсен, шулай ук креатив индустрияләрне үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм перспективалары буенча фикер алышу булды.
«Россия – Ислам дөньясы: мәдәният, мәгариф, интеграция хезмәттәшлеге, бизнес стратегиясе» секциясендә ислам хезмәттәшлеге оешмасында катнашучы илләрнең мәдәният министрлары, креатив индустрия вәкилләре һәм мәдәният өлкәсе җитәкчеләре җыелды.
«Көнчыгыштагы мөселман илләрендә хаким сарайларында җырлау һәм биюләр тиеш дип кабул ителгән»
Профессор, сәнгать белеме докторы, Азәрбайҗанның атказанган сәнгать эшлеклесе Исрафил Исрафилов күп еллар дәвамында күтәрелгән темаларның берсе – диндә сәнгать, мәдәният турында чыгыш ясады.
Дини кеше сәнгать, мәдәният белән шөгыльләнә аламы? Дин һәм сәнгать бер-берсенә комачау итмиме? Бу тема күпләрне бәхәсләшергә, фикер алышырга этәрә, әмма бүгенге көнгә кадәр бу темага нокта куя алган кеше юк. Ислам һәм мәдәният, сәнгать темасына карата Исрафил әфәнденең үз карашы бар, һәм ул фикерләрен секциядә катнашучылар алдында яңгыратты:
– Билгеле булганча, ислам мәдәниятенә кагылышлы исәпсез-хисапсыз тикшеренүләр үткәрәләр, тарихи, фәлсәфи, дини, лингвистик, эстетик, культурологик һәм башка өлкәләрдән күз йөртеп, фикер әйтәләр. Ислам фән, әдәбият, архитектура, декоратив-гамәли сәнгать үсешенә зур йогынты ясап, билгеле бер мәгънәдә сынлы һәм башкару сәнгатенең формалашуын тоткарлый. Ислам тарихын өйрәнгәндә, сәнгатьнең һәрвакытта да һәм барлык илләрдә дә тәнкыйтькә дучар булуы ачыкланган. Мөхәммәд (с.г.в.) Пәагймбәребезнең хәдисендә дә бит: «Аллаһ – матур, һәм Ул матурлыкны ярата», – диелә. Димәк, кешеләрне шатландыра, күңелләрен күтәрә торган сәнгатькә Ул каршы түгел. Башкача әйткәндә, Аллаһ кешеләрне начар һәм гөнаһлы эшләрдән саклый, иҗади эшкә илтифат күрсәтә.
Күп кенә дин галимнәре, мәсәлән, әл-Бохари, ислам шәригатенең күп кенә аңлатмаларына таянып, җырлау, бию һәм сынлы сәнгатьтә портрет жанрын гөнаһлы дип санаган. Әмма ислам дәүләтләре тарихында, бигрәк тә урта гасыр чорында, җырчылар, тылсымчылар (фокусник) хакимнәрнең күңелен ачарга, алар үз сәнгате белән хуҗаларын шатландырырга тиеш булганлыгы билгеле.
Ул вакыттагы тарихчылар язганча, музыкантлар, җырчылар, биючеләр солтанның күңелен күргән, һәм бу – күңел ачу чарасы булып саналган. Көнчыгыштагы мөселман илләрендә хаким сарайларында җырлау һәм биюләр тиеш дип кабул ителгән.
«Ислам тарихында Джордано Бруно язмышының аналогы булмаган»
– Ислам динен кабул иткәннән соң, халыклар үз традицияләрен ислам таләпләренә яраклаштырырга мәҗбүр булган, – дип дәвам итте Исрафил Исрафилов. – Халык бәйрәмнәре, милли уеннар һәм ритуаллар алдагы гасырлар дәвамында рухи көчен саклап калган.
Якын һәм Урта Көнчыгышта, шулай ук Азия илләрендә, бигрәк тә Иранда, Төркиядә сәяси, иҗтимагый, икътисади һәм мәдәни процесслар үсеше фольклор, әдәбият һәм сәнгатьнең алга таба үсешен стимуллаштыра, театр һәм дөнья иҗатын камилләштерүгә ярдәм итә. Әлбәттә, төрле халыкларның милли-сәнгать иҗаты тырышлыгы белән.
Ислам мөһим роль уйнаган илләрдә төрле сюжетлар тәкъдим ителгән, халык бәйрәмнәре вакытында тамашалар үткәрелгән, аеруча, театральләштерелгән тамашалар, фольклор һәм дини ритуаллар булган.
Без югарыда ислам диненең музыка, бию, театр тамашаларына тыюын билгеләп үттек. Монда кайбер пунктларны ачыкларга кирәк. Бу тыюлар кайбер Европа тикшерүчеләре сурәтләгән коточкыч җәзалардан ерак булган. Димәк, ислам дөньясында ислам шәригате кагыйдәләрен бозган өчен төрле җәза чаралары күзәтелсә дә, Европада шаһитлык биргән фактлар теркәлмәгән. Ислам тарихында Джордано Бруно язмышының аналогы булмаган, чөнки ислам динендә галимнәр аерым категория буларак бәяләгән. Үзегез уйлап карагыз: «Әгәр галим вафат булса, бөтен дөнья җансыз кала». «Галимнең күзләренә карау – ул үзе үк гыйбадәт кылу». Халык арасында булган мондый гыйбарәләр исламда галимнәрнең югары дәрәҗәсен чагылдыра.
«Исламда сөнни һәм шигый мәзһәбе төрки илләрнең дин сәнгате һәм театр мәдәнияте үсешенә йогынты ясаган»
Исрафил Исрафилов әйтүенчә, ислам берләшмәсе архитектура, каллиграфия, миниатюра сәнгате белән шөгыльләнгән иҗат кешеләре үсешенә ярдәм итеп кенә калмаган, теләктәшлек тә белдереп торган:
– Борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр булган конфессияләр турында берничә мөһим сорауны билгеләп үтәргә кирәк. Төгәлләштереп әйтсәк, исламда сөнни һәм шигый мәзһәбе мәсьәләсе. Кызык, әмма нәкъ менә бу фактор төрки илләрнең дин сәнгате һәм театр мәдәнияте үсешенә йогынты ясаган.
Мәсәлән, шигый мөселманнары, 8нче гасырдан башлап, 70 туганы һәм тарафдарлары белән бергә җәзалап үтерелгән имам Хөсәенне искә ала, бу вакыйганы билгеләп үтәләр. Рамазан аеның һәр аенда, зур кайгы көне буларак, тантаналар үткәрелеп килгән. Нәкъ шул көннәрдә бу фаҗиганең төрле күренешләре күрсәтелгән. Театр тамашалары оештырылган, һәм бу рөхсәт ителгән дип саналган. Ислам таләпләре белән көйләнгән бу театр тамашалары эчтәлеге һәм идеяләре буенча борынгы грек трагедиясеннән аерылып торган. Монда вакыйгаларның эчтәлеге бәйнә-бәйнә кабатлап күрсәтелмгән, ә үз эстетик идеясе булган тамаша тәкъдим ителгән. Шигыйларның рухи лидерлары театрны үз максатларына ирешү өчен чара буларак кулланган.
Билгеле булганча, спектакльләр халык арасында зур уңыш казана. Ә иң мөһиме – башкару сәнгатенә карата дәрт уяткан. Оештыручылар, үзләре дә сизмәстән, театр сәнгате үсешенә йогынты ясаганнар.
Башкару сәнгатен тыю, киресенчә, аның үсешенә ярдәм иткән. Халык авыз иҗаты үсеше, халык хикәятләре сәхнәдән чыгыш ясауга этәргеч биргән. Кешеләр курчаклар ясаган һәм шулар ярдәмендә сюжетлар уйлап тапканнар. Шулай итеп, шигый мәзһәбе тарафдарлары оригиналь сәнгать үрнәкләрен булдырган, дип әйтеп була.
Дастанны 6 мең кеше иҗат иткән. Осталар, шулай ук биючеләр һәм курчак артистлары, бөтен шәһәрләр буйлап сәяхәт иткәннәр һәм бөтен җирдә үз сәнгатен күрсәткәннәр. «Алар һәр җирдә киемнәрен алмаштырып, халыкка шатлык һәм күңел ачулар китерделәр», – дип язган бөек фарсы шагыйре Низами Ганҗәви.
Тикшерүчеләр барлык халыкларның, аерым алганда, төрки халыкларның үз милли сәнгать мәдәниятен булдырганнарын исбатлаган. Төрки телле халыклар күп буыннарга хезмәт иткән бәяләп бетергесез мирас калдырган. Мәсәлән, «Минем бабам Коркут китабы» әсәрен гомумтөрки әдәби һәйкәл буларак танып була, ул барыбызны да берләштерә, – диде чыгышында белгеч.
Мөхәммәт хәзрәт Галләмов: «Хәрәм эш булмаса, музыка иҗат итү, җырлау ислам динендә тыелмый»
Уфа шәһәре Зубово бистәсе «Раббәни» мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләмов фикеренчә, бозык, хәрәм эшләрне үз эченә алмаса, әшәкелеккә сәбәп булмаса, уен коралларында уйнау, музыка иҗат итү, җырлау һәм тыңлау ислам динендә тыелмый. Бу фикерен ул «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында «Дин, иман, моң, мәкам. Татар рухи мирасында гыйбадәт һәм халык иҗаты» фикер алышу мәйданчыгындагы чыгышында әйтте.
– Музыканы тыючыларның тәнкыйтьләре гел бозык нәрсәләрне генә күз алдында тотудан киләдер. Моң, аһәң ул – тамагыбыз, тел төбебездәге мускулларның хәрәкәте белән пәйда булып яңгырый. Ул мускуллар туган телебезгә күрә формалаша һәм хәрәкәткә килеп, милли мәкамебез булып, йөрәкләрдән йөрәкләргә капка ачадыр, йөрәкләребездән җирлекләребезгә үтеп җитәдер.
Моң һәм музыка бүген сәнгатьтә төп урын алып тора, милли аһәң белән яңгыраган азан уку конкурслары бар, Коръән Кәрим уку үрнәкләрен дәвам итүчеләр бар. Безнең татар-башкорт арасында музыканы тыю чамадан тыш булган, бигрәк тә, хатын-кызлар өчен. Әйтик, «кубыз уйнап торган 12 яшьлек кызны, толымыннан тотып, башын баганага бәреп үтергән татар» дип бәян итә Ризаэтдин Фәхретдин «Җәвәмигуль – кәлим шәрхе» дигән китабында.
Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) яшәгән заманда мантыйксыз хәрәкәтләрдән, сүзләрдән тыйганнар. Хәтта югары тавыш белән зикер итәргә дә кушмаганнар. Музыканы без көй, моң дип куәтләп әйтәбез. Бу турыда мәзхәбләребездә, төрле конфессияләрдә дә һәрчак фикерләнгән. Көй, моң бар, булган һәм булачак, ул һәрвакыт тормыш сәхнәбездә. Ул – гасырлар дәвамында формалашкан табигый, милли сәнгатебез җәүһәре. Нәкъ Пәйгамбәребез боерганча: «Аллаһ сәнгать сәхибе булган мөэминнәрне сөяр» (хәдис шәриф). Димәк, бу сәләткә ия булучылар да – Аллаһның сөйгәннәредер.
«Сәнгатьне ишектән кертмәсәгез, ул тәрәзәдән керер», – дип яза Имам Раббәни үзенең хаҗи Мөхәммәт Касыймигә юнәлткән 168нче хатында. Бу нәсыйхәткә ияреп, шуны әйтәсем килә: дөреслектә, безнең динебез – тормыш дине. Димәк, динебез гамәл, гыйбадәт, икъдисад, сәясәт, гыйлем һәм сәнгать белән үрелеп барса гына сәламәт булырбыз. Чөнки гыйбадәтнең, хезмәтнең, гыйлем алуның, бәйрәм итүнең үз вакыты бар, – дип йомгаклады хәзрәт.
«Мәдәниятара багланышлар – илләр арасындагы хезмәттәшлекнең иң нәтиҗәле ысулы»
Секция утырышында менталитет, мәдәни һәм сәяси үзенчәлекләр дә фикер алышуның төп темаларының берсе булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, сессиядә чыгыш ясап, Россия Президенты Владимир Путинның сүзләрен искә төшерде: «Казан ул – җәлеп итү үзәге, төрле халыкара чаралар оештыру өчен мәйданчык булып тора», – диде.
– Татарстан мәдәнияте турында сөйләгәндә, традицияләр, тарих кебек төшенчәләрне атыйбыз. Боларны саклауда Россия Мәдәният министрлыгы зур роль уйный. Татарстанда мәдәниятара багланышларга зур игътибар бирелә. Без ислам дөньясы илләре белән мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итәбез. Бу проектлар Татарстан Республикасы, Россия вәкилләре арасында да популяр, һәм, әлбәттә, әлеге чараларга килүче һәм анда катнашучыларның барысына да кирәкле, – дип билгеләп үтте ул. Ләйлә Фазлыева Татарстанда хәзерге вакытта ислам дөньясыннан 18 мең студент белем алуын билгеләп үтте. Ул Россиянең Мәдәният министры Ольга Любимованың сәламләү сүзен укыды:
– Мәдәниятара багланышлар – илләр арасындагы хезмәттәшлекнең иң нәтиҗәле ысулы. Мәдәният – безне берләштерүче, ул мәгърифәтчелек миссиясен алып барырга, вакытлар һәм буыннар арасында өзлексез элемтәне тәэмин итәргә ярдәм итә. Әлеге чара бер-беребезнең уңай тәҗрибәсен үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк, илләрнең дуслыгын һәм иҗади партнерлыгын тагын да ныгытуга хезмәт итәчәк, үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә өстәмә импульс бирер дип уйлыйм, – диелгән иде сәламләү сүзендә.
«Ислам мәдәнияте шулай ук дөнья мәдәни байлыгының бер өлеше булып тора»
Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский әйтүенчә, ислам мәдәнияте Эрмитажда да урын алган.
– Аерым алганда, ислам мәдәнияте шулай ук дөнья мәдәни байлыгының бер өлеше булып тора. Ул Эрмитаж музеенда да киң урын алып тора. Без һәрвакыт үзебез булып калырга һәм бердәм булырга тырышырга тиеш. Боларның барысы да дөрес нисбәттә булсын иде. Бу яктан, Татарстан XXI гасырда мәдәниятләр балансын бердәм мәдәният өлеше буларак ничек саклап калырга мөмкин булуының ачык мисалы булып тора, – диде ул чыгышында.