news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ханума» ризыгын бик тиз әзерләү ысулы

news_top
«Ханума» ризыгын бик тиз әзерләү ысулы
Илүзә Хөснетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан «Ханума» әзерләүнең тиз ысулын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: ләвәш, каймак, сыр, ветчина, йомырка+сөт, яшеллек.

Озынча юка ләвәшкә каймак сыларга, угычтан уылган сыр салырга, аннары түгәрәкләп киселгән ветчина тезәргә. Ләвәшне рулет итеп төрергә һәм кисәкләргә бүләргә. Аннары шуларны табага тезәргә.

Йомырка белән сөтне бергә болгатырга, тоз, борыч салырга һәм табадагы рулет өстенә салырга.

180 градуска кадәр кызган духовкада 15 минут пешерергә. Аннары өстенә сыр һәм яшеллек сибәргә, кабат 5 минутка духовкага куеп алырга.

Тәмле булсын!

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар