Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ханума» кафесын бүлү дәвам итә: Гүзәл Вәлиева мирасны бүләргә риза (+ каршы як җавабы)

Быел кышын «Ханума» кафесы тирәсендәге ызгыш-талаш бер кубып алган иде. Хәзер исә бу мәсьәлә кабат күтәрелде. Фәрхәт Ибраевның кызы һәм хатыны мирас бүлә. Тарткалашу барган арада мираска дәгъва кылучы тагын бер варис пәйда булган.

news_top_970_100
«Ханума» кафесын бүлү дәвам итә: Гүзәл Вәлиева мирасны бүләргә риза (+ каршы як җавабы)

Шушы арада гына «90нчы еллар», «рейдерский захват» ише сүзләр бик еш телгә алынды. Болар барысы да эшмәкәр, ресторатор Гүзәл Вәлиеваның үзенең социаль челтәр сәхифәсенә куйган видеоларына барып тоташа. Сүз «Ханума» кафесына 15ләп ир-ат килеп керүе хакында. Ханым үзе боларның барысын да 90нчы еллар белән чагыштыра. Ресторатор бу хәлләрне үзенең сәхифәсендә яктыртып барды. Ул туры эфир вакытында сорауларга җавап биреп, язылучыларына барысын да аңлатырга тырышты. (Туры эфир кыскартып алынды):

Ул бина үзәктә урнашкан. Башта анда килгәч, 6 кеше күрдем. Бу – эшне башкаручы төп кешеләр иде. Аларның үзләре белән таныштыруларын, документларын күрсәтүне сорадым. Миңа башта үзләренең кем икәнлекләрен дә әйтмәделәр, документларын да күрсәтмәделәр. Аннары гына нотариус тарафыннан расланган ышаныч язуын күрсәттеләр. Аннан шушы 7 кеше бер ханымның мәнфәгатьләрен кайгыртучылар икәнен аңлашылды. Шушы 7 «бандит» рәсми ышанычнамә бирүче (доверитель) булып чыкты. Мин әле аларны соңрак күрсәтермен.

Алар миннән, ни өчен аренда түләмисең, дип сорый башладылар. Каршымда кем басып торганын аңламагач, мин аларга җавап бирүне кирәксенмәдем. Бу сорауны вәкаләтләре булган кешеләр генә бирә ала. Аларның берсе – юрист Зөфәр Миннекаев диелгән иде. Миңа калса, аларга дөрес мәгълүмат бирмәгәннәр. Күрә торып, шушы хәлләргә кереп батарга ул кешеләр аның хәтле үк юләр түгелдер, дип уйлыйм.

Минем бу җирлектә, бинада булырга хакым бар. Мин ул бинаны үз акчама төзеттем. Бизнесны да үз акчама ачтым. Бандитлар гына бернинди хокуксыз эш итә ала. Берсе минем күземә чак кына төртмәде. Кулына сугарга да туры килде хәтта. Әйе, курыктым.

Мин полициягә 2 гариза яздым. Берсе – минем тормышыма куркыныч янау, чак кына күземә төртмәделәр. Икенчесе – алар арткы ишекнең йозагын ачып керделәр. Анда Нияз исемле егет тә бар. Ул – шушы җинаятьнең «заказчигы» гаиләсенә кагылышлы кеше, – ди.

Гүзәл Вәлиева ире Фәрхәт Ибраевның тромб өзелүе аркасында вафат булуын һәм аңа кадәр, 1 ел элек бик нык ковид белән авырганын да искә алды.

Фәрхәтнең беренче хатыныннан туган кызы бар. Без миңа 42 яшь булганда өйләнештек, 23 ел бергә яшәдек. Аның кызы, минем улым бар. Мин Фәрхәтнең беренче гаиләсен хөрмәт итә идем, аларга гел ярдәм итеп тордык. Аның кызы белән дә мөнәсәбәтләребез яхшы иде.

Фәрхәт үләргә җыенмый иде, шуңа васыятьнамә дә юк. Без ирем белән никах укытып кына тордык, ЗАГСка бармаган идек. Монда бизнес мәсьәләләре хәл ителә. Ике субъект бар: мин һәм Альбина. Суд утырышлары күптән бара. Мирас бүлү эшләре – озак процесс.

Нишләп шулай негатив белән карыйдыр ул (сүз – Фәрхәт Ибраевның беренче никахыннан туган кызы Альбина турында. – ред.) миңа, белмим. Минем фикеремчә, безнең мөнәсәбәтләребез яхшыдыр, дип уйлый идем. 20 ел буена мине күрәалмыйча яшәгәндер, дип уйламадым. Мин Фәрхәткә кияүгә чыкканда, ул инде 10 ел элек аерылган кеше иде. Мин аны гаиләсеннән алып китмәдем.

Моңа кадәр «рейдерский захват»ны киноларда гына күргән бар иде. Хәзер үзем шунда кайныйм. Мин бу бинада документлар нигезендә урнаштым. Фәрхәт белән төзелгән аренда килешүе нигезендә мин – монда. 2023 елның 30 декабреннән бирле минем Альбинаны күргәнем юк. Мин иремнең беренче гаиләсен 1 гыйнварда Фәрхәтне искә алырга чакырдым, алар килмәделәр. Шуннан бирле күргәнем юк. Альбина шалтыратуларга җавап бирмәгәч, ватсабына язып карадым, ул боларны да игътибарсыз калдырды. Аннан полициягә гариза яза башлады. Ай саен полициягә бара идем.

Ул минем бөтен әйберемне тартып алмакчыдыр, бәлки. Бер өстәл артына утырып сөйләшергә иде дә. Фәрхәтнең ике иң якын кешесе без: кызы һәм мин. Ул икебезне дә бик ярата иде.

Мин хәзер үземнең тормышым өчен куркам. Ул кешеләр яки башкалар башка да сугып китәргә мөмкин бит. Минем янда улым, адвокатларым, язылучыларым бар. Альбина өстеннән мин үзем беркайчан да гариза язмыйм. У – тәртипле, тәрбияле кыз.

Бизнесны Альбина белән бергә алып барырга да риза мин. Бу сүзләрне Альбинаның әнисе дә әйткән иде. Яхшы тәкъдим. Хәзер нәрсәсе үзгәргәндер. Усал үги ана үги кызны чыгарып ташлаган, дип уйлыйлардыр, бәлки, бу бандитлар, – дип сөйли ул.

«Мин мирасны бүләргә әзер»

Кайбер урыннарга ачыклык кертү өчен, Гүзәл Вәлиеваның үзе белән сөйләштек.

Гүзәл Габбасовна, ни өчен никахны рәсмиләштерергә уйламадыгыз?

Бу Аллаһы Тәгаләгә ышанудан килә. Ходай каршында бары никах кына таныла бит. Бу – минем карар иде. Фәрхәт Рәшидович рәсмиләштерергә дә тәкъдим итте. Татарлар өчен никах – төп әйбер. Бу вакытта берәү дә мирас бүлеп йөрисе булачак дип уйламый.

Хәзер инде мин башкача уйлыйм, кызларга да, үзегезне яклап куюны карагыз, дим.

Аларның сүзләрендә дөреслек бармы, аларның дәгъвалары нигезлеме?

Аларның дәгъвалары нигезсез. Безнең тарткалашу судта бара бит. Дәүләтебез, хокук системасы, суд системасы бар. Безнең дәүләттә легаль итеп тә үзеңне яклау мөмкинлекләре күп. Без рәсми юл белән барабыз. Без милекнең, бинаның 50 проценты минеке икәнен дәлиллибез. Суд утырышлары бара.

50 проценты минеке, дисез. Ә туры эфир вакытында бу бинаны сезнең акчага салынганын әйттегез.

Чынлыкта да шулай. Ул – минем акчага салынган бина. Без аңа күпме акча тотуымны судта дәлиллибез. Минем акчага салынган, алынган иде ул.

Шулай да бүләсезме?

Мин аны үземнең иремнең исеменә яздырган идем. Минемчә, барысы өчен дә гаилә башлыгы җавап бирсә, яхшы. Миңа шулай әйбәт иде. Без бик бәхетле идек.

Әйе, мин бүләргә әзер. Ул бит аның кызы. Аның өлешкә хакы бар. Дәүләтебез хокуклары булсынмы, шәригать кануннарымы – барысы буенча да аңа өлеш чыгарга тиеш. Бөтен әйберне үзеңә генә алу дөрес түгел.

Аренда мәсьәләсенә килгәндә, алар аны «түләнмәгән» дип бара. Чынлыкта аренда түләнгән идеме, юкмы?

Бу – бик кызык сорау. Юридик «казус» бу. 2023 елның 1 декабрендә без Фәрхәт белән аренда килешүен төзедек. Бу безгә үзенә күрә уңайлыклар бирә иде. Мин ООО «ИНЭЛК»та арендага бина алып тора башладым. Аренда 70 мең сум иде. 29 декабрьдә ирем китеп барды.

Альбина шунда ук үзенең эшен башлап җибәрде: мине моннан куып чыгармакчы иде, сөйләшеп тормады. Без ярты млн сум күләмендә коммуналь хезмәтләр өчен түләдек. Бу 70 мең акча бер генә дә түгел, ә берничә тапкыр капланган иде. Боларның барысын да хосусый милек иясе – «ИНЭЛК» түләргә тиеш иде, ә аларның акчалары юк. Альбина аренда килешүен гамәлдә түгел дип тану өчен судка гариза да язды. Ул аны танымый. Ул судны мин оттым, калганнарын да.

Бу бинада тәртипне саклыйм.

Гүзәл Габбасовна, дөрес аңладыммы, аренданы түләмәсәгез дә, башка түләүләрне түләгәнсез.

Әлбәттә, мин «ИНЭЛК»ның бурычларын каплап бардым. Болар барысы да судта хәл ителә. Без хокуксыз булсак, суд аның ягына басар иде.

Аренданы кемгә түләргә? Ул бит ул килешүне танымый. Ул берни дә кабул итми. Ул акчаны кабул итми.

Димәк, сез аренданы түләргә омтылыш ясадыгыз, ә ул кабул итмәде?

Ә ничек тагын? 1 гыйнвардан барысын да тыныч хәл итәргә тырышабыз, ә ул баш тарта.

Кайсы бина турында сүз бара? Хәзерге вакытта кафе эшлиме?

Бауман урамындагы 68нче йорт. Әйе, эшли. Бу – бик җитди бизнес. Анда гаиләләре, кредитлары булган кешеләр эшли. Коллектив бик зур безнең. Мин бит алар өчен дә җаваплы. Отель дә эшли. Барысы да Фәрхәт вакытындагы кебек эшли.

Судтан нәрсә көтәсез? Сезнеңчә, нәтиҗә нинди булырга тиеш?

Без хәзер Альбина өчен тынычлык килешүе (мировое соглашение) төзибез. Аның буенча без судны бетереп, өстәл артына утырып сөйләшү яклы. Элек моны телдән генә әйтсәк, хәзер инде барысын да кәгазьгә төшерергә булдык. Без мәсьәләне тыныч итеп хәл итү ягында. Бөтен кеше дә үзенә тиешле өлешен алырга тиеш. Без аны 50гә 50 итеп бүлү яклы. Без аңа моны тәкъдим итеп караган идек, ул риза булмады. Судлар, сугыш бернигә дә китерми. Без тыныч кына хәл иткәндә генә барысын да саклап кала алачакбыз.

Каршы як версиясе

«Интертат» Альбина Ибраева белән элемтәгә керергә тырышып карады, әмма безнең тәкъдимнәр җавапсыз калды. Шул сәбәпле, без аның башка басмага биргән интервьюсыннан төп фикерләрен тәкъдим итәбез.

«Бизнес онлайн» басмасы Фәрхәт Ибраевның беренче никахыннан туган кызы Альбина Ибраева белән сөйләшкән. Фәрхәт Ибраев 2022 елның 29 декабрендә үзенең кунакханәсендә вафат була. Бу көн кызы Альбина хәтерендә мәңгегә уелып калган. Ул бу көнне булган күп сәер нәрсәләргә игътибар итә. Имеш, «ашыгыч ярдәм» машинасын «Вәлиева намаз укый» дип, кертми торганнар. Кызы сүзләренчә, Фәрхәт Рәшидович үлгән бүлмәне тиз арада җыештырганнар, җәсәден ярып карасыннар өчен дә Вәлиеваның тиз арада күмү теләгенә каршы торырга кирәк була. «Үз үлеме белән китүенә ышанмыйм. Беркемне гаепли дә алмыйм, әлбәттә, ләкин минем моңа үз карашым бар», – дип сөйләгән Альбина Ибраева «Бизнес-онлайн» газетасына.

Ул вакытта Ибраев янәшәсендә булган Вәлиева әлеге версияне кире кага. Аның сүзләренчә, «ашыгыч ярдәм»гә, полициягә дә шунда ук шалтыратканнар, һәм алар бик тиз килеп җиткәннәр.

«Үлем ишемик кардиомиопатия нәтиҗәсендә (инфаркттан соң) булган», – диелә Ибраевның мәетен ачу материалларында. Анда тагын баш сөягенең маңгай өлешендә җәрәхәт һәм берничә кабыргасы сынган, диелгән. Суд-медицина эксперты фикеренчә, болар үлемгә китерергә мөмкин түгел: беренчесе – егылу, икенчесе – реанимация аркасында барлыкка килгән.

Альбина суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре белән риза түгел. Хәзер ул мәетне эксгумацияләүгә һәм кабат экспертиза үткәрүгә ирешергә тырыша. Вәлиева моңа каршы.

Ибраев мирасы

Фәрхәт Рәшидович васыятьнамә калдырмаган. Хәзер мирас өчен көрәш бара. Бүлә торган әйбере җитәрлек. Төп фирмалар – «Витта» һәм «ИНЭЛК». Сүз шушы ширкәтләр карамагында булган отель, ресторан һәм кафе турында бара.

Ибраев үлгәннән соң, барлык күчемсез милекнең бердәнбер хуҗасы булып кызы Альбина тора. Мирас хокукы буенча аңа шулай ук әтисенең барлык акчалары белән банк счетлары күчә.

Бауман урамындагы бина, бәяләрне минималь рәвештә исәпләгәндә дә, 460 млн сумнан торырга мөмкин, дип белдерә белгеч басма хәбәрчесенә.

Ибраева мирасын ала, әмма үзенең сүзләренә караганда, Бауман урамындагы 68нче йортка керә алмый. Ханымга берничә айдан «Ханума» хезмәткәрләре шалтыратып, хезмәт хакы түләнмәүгә зарланып, эштән китә башлыйлар. Эшкә яңа кешеләрне алалар. «Нәрсә булды?» – дип барып сорагач, миңа: «Монда синең бер әйберең дә юк, болар барысы да минеке», – диделәр», – дип, Ибраева Вәлиева улының сүзләрен китерә. Альбинаның сүзләренә караганда, хәзер кафе һәм кунакханәне «БДБ илләре вәкилләре» саклый. Алар аны бик дорфа төстә «Ханума»дан куып чыгарганнар.

Ибраева үзенең берничә тапкыр хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итүен әйтә. Соңгы инцидент 6 февраль көнне була. Ул көнне Ибраева кешеләре ышанычнамә буенча «Ханума»га киләләр, әмма Гүзәл Вәлиева һәм аның улы Тимур каршылык күрсәтә. Альбина сүзләренчә, гариза язган булса да, эш кузгатылмый. Ибраева әйтүенчә, ул 14 ай дәвамында, закон буенча аңа каралган, әмма аңа таныш булмаган кешеләр тарафыннан «оккупацияләнгән» биналарга керә алмый.

Кафе, ресторан, кунакханә арендаланган биналарда торалар. Чынлыкта алар «Вәлиева ИП» астында эшлиләр, һәм алар эшчәнлегеннән кергән барлык табыш аңа китә. Ибраева бер тиен дә алмый, бары тик югалтулар гына кичерә.

Аренда килешү тирәсендә «караңгы» урыннар

Икенче як исә, Вәлиева һәм ООО «ИНЭЛК» арысында булган аренда килешүен дәлил итеп күрсәтә. Әмма кызы әлеге документны алдап ясалган дип саный. Альбина әйтүенчә, бизнес буенча җитди сорауларны әтисе аның белән бергә хәл иткән, башка ИП белән килешүләр төземәгән. Килешүдә күрсәтелгән 71 мең сум аренда түләве икътисади яктан үзен акламый, дип саный ул.

Ибраева аренда килешүе әтисеннән башка, аның артында яки аның үлеменнән соң, имзасы куелган әзер бланкларның берсендә төзелгән дип ышана, ул аларны һәрвакыт өстәлендә тоткан.

Хәзер Ибраевага Бауман урамындагы 68нче йортта барлыкка килгән проблемалар өчен җавап бирергә туры килә, гәрчә аны анда кертмәсәләр дә. «Ханума» үзеннән аста торган «Каганат» кунакханәсен су бастырган өчен исәп-хисапны ИНЭЛК хуҗасына тапшыралар. Хәзер «Каганат» Ибраева белән арбитраж судында судлаша.

«Ут өчен якынча 380 мең бурыч бар иде. Мин аларга: «Утны өзегез, мин анда эшчәнлек алып бармыйм», – дим. Алар («Татэнергосбыт») миңа: «Башта бурычыгызны түләгез, аннары сүндерәбез», – дип җавап бирделәр. Мин бу 380 меңне түләдем. Алар тагын бер ай, ай ярым сузгач, тагын шуның хәтле үк түлисе була. Аннары гына сүндерәләр. Моның белән дә алар мине судка бирделәр», – дип сөйли Ибраева. Аның сүзләренчә, узган елның җәендә «Ханума»да утны сүндергәч, ул «ИНЭЛК» компаниясе милкендә булган дизель генератор җайланмасын куйган. Ибраева хәзер, берәр нәрсә була калса, аңа җавап бирәсе булачак, дип курка. «Димәк, анда теләсә кем килеп, үзенең әйберләрен куеп эшли ала торган булып чыгамы инде. Ә мин һаман шулай полиция юлында йөримме», – дип уйлана ул.

Мирас бүлүдә тагын бер варис

Тимур һәм Гүзәл Вәлиеваның версиясен язып үткән идек инде. Вәлиевлар сүзләренчә, аларга карата Ибраеваның дәгъваларын алмаганнар һәм күрмәгәннәр. Шул ук вакытта, Тимур әйтүенчә, әгәр дә варис килешүне өзәргә тели икән, аңа башта аны танырга һәм аның законлылыгы белән килешергә кирәк. Югыйсә, булмаган нәрсәне юкка чыгарып булмый.

Ибраевныкы булган ресторан, кафе һәм кунакханәне икегә бүлгәннәр. Биналар «ИНЭЛК» аша – Ибраеваныкы, бизнес – Вәлиеваныкы. Әлегә бу ике як компромисс таба алмый. Вәлиева сүзләренчә, Альбинаны бинага кертми калганнары юк. Киресенчә, алар очрашып, сөйләшү яклы.

Ибраева белән Вәлиева арасында бәхәс дәвам иткән арада, горизонтта өченче варис та пәйда була.

Кызы Альбина сүзләренчә, аның әтисенең бер генә рәсми никахы булган: әнисе Маргарита Труханова белән. Алар 1980 елда өйләнешкәннәр. Гаиләдә 3 бала туган, икесе вафат, олы кызлары Альбина гына калган. Альбина әйтүенчә, 1991 елда Ибраевлар, торак шартларын яхшырту максатыннан, ялган рәвештә аерылышалар. Шулай да алар Фәрхәт Рәшидовичның соңгы көннәренә кадәр бергә яшәгәннәр.

«Бу – 4, әгәр тагын да күбрәк булмаса, сөяркәләрнең берсе генә», – дип белдерә Альбина Гүзәл Габбасовна турында. Аның сүзләренчә, Фәрхәт Рәшидовичның читтә берничә яшерен хатын-кызы булган, Вәлиева да алар арасында. Ибраев аны барысына да үз хатыны буларак тәкъдим итсә дә, чынлыкта ул Маргарита Владимировна белән яшәгән. Вакыт-вакыт ул кунакханәсендә куна калган. Хатынына бу хакта: «Рита, тынычлан, бу – шоу. Хәләл юнәлештә булгач, реклама өчен кирәк, клиентларны җәлеп итү өчен», – дип әйткән», – дип сөйли Альбина. «Вәлиева – минем өчен фантазиясе зур булган хатын», – ди ул.

Гүзәл Габбасовна сүзләренчә, алар 2000 елдан бирле Ибраев белән бергә яшәгәннәр. Аныңча, Ибраевның Екатерина Салминадан туган тагын бер кызы – Елизавета бар.

Монда Вәлиева һәм Ибраеваның күрсәтмәләре аерыла: икесе дә тагын бер варис барлыгы турында бер-берсеннән белдек, диләр.

Күптән түгел Екатерина Салмина «Ханума»га килә һәм Вәлиевага Елизавета Альбинаның мирас алу хокукын шик астына куярга ниятләве турында әйтә. Бу көннәрдә Салминаның тиешле дәгъвасы судта карала башлады.

Елизавета Салмина бер якны да якламый. Ул атасын билгеләү хокукы һәм Ибраев мирасының бер өлешен алу мөмкинлеге турында гына белдерә. Кыз моңа кадәр үзенең әтисе Фәрхәт Ибраев булуы турында белмәгән була.

Бу тарихның ахыры әлегә билгесез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100