Хантавирусның төп куркынычы аның яшерен рәвештә узуында, дип сөйләгән табиб-инфекционист Наталья Шведова. Бу турыда «РИА Новости» яза.
«Инкубация чоры бер айга кадәр дәвам итәргә мөмкин, ә беренче симптомнарны гадәти грипп белән бутау җиңел: температура кинәт күтәрелә, хәлсезлек һәм тән сызлавы барлыкка килә», — дигән ул «Лента.ру»га.
Белгеч сүзләренчә, хантавирус йоктыру өчен кимерүчеләрнең кибеп беткән бүлендекләре кисәкчәләре булган тузанны сулау яки өстеннән күселәр йөргән ризыкны ашау да җитә. Россиядә һәм Европада вирус ешрак бөер синдромы белән үтә торган бизгәк китереп чыгара.
«Әгәр моны гади салкын тию дип кенә кабул итеп, вакытында табибка мөрәҗәгать итмәсәң, инде берничә көннән хәл критик дәрәҗәгә җитәргә мөмкин. Бу бизгәктән үлем очраклары 40 процентка кадәр җитә», — дип ассызыклаган табиб.
Хантавирус — куркыныч инфекция, аны гадәти тычканнар һәм күселәр тарата ала. Авыру үпкәләрнең яки бөерләрнең җитди зарарлануына китерергә мөмкин, ә кайбер очракларда үлем белән тәмамлана.
Май башында хантавирус таралу очрагы Аргентинадан Кабо-Вердега юл тоткан MV Hondius Нидерланд круиз лайнерында ачыкланган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы җиде йоктыру очрагын раслаган, шуларның өчесе үлем белән тәмамланган.
10 майда судно Канар архипелагындагы Тенерифе утравы ярларына килеп җиткән, диелә хәбәрдә.