Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең тавышын ясалма интеллект ярдәмендә ясап, Элвин Грей дуэт чыгарды

news_top_970_100
Хәния Фәрхинең тавышын ясалма интеллект ярдәмендә ясап, Элвин Грей дуэт чыгарды

Хәния Фәрхинең «Әлдермешкә кайтам әле» җырын Элвин Грей (Радик Юльякшин) үз репертуарына алган. Бу җырның авторлары – Тәслимә Низами һәм Урал Рәшитов.

«Легендар Хәния Фәрхи башкаруындагы «Әлдермеш» җыры беренче тапкыр 1996 елда яңгыраган һәм хитка әверелгән. Без бу җырга яңалык керттек һәм заманча аранжировка ясарга булдык. Ул һәркем яраткан Х.Фәрхи истәлегенә беренче тапкыр сәхнәдә яңгырады.

Мин гомерем буена Хәния Фәрхи белән дуэт җырларга хыялландым. 2016 елда, мин кыюлыгымны җыеп, «Татар җыры» концертларының берсендә Хәния Фәрхи янына килдем һәм үземнең хыялымны әйттем. Ул миңа җавап итеп: «Әлдермешкә» аранжировка яз, җырларбыз», – дигән иде. Мин аның теләктәшлек белдерүеннән илһамланып киттем һәм, әлбәттә, аранжировка эшли башладым, аны яздым. Әмма, кызганычка, ул вакытта дуэт була алмый калды.

Озак 7 ел узды. Заманча технологияләр һәм ясалма интеллект ярдәмендә «примадонна»ның тавышын ясый алдык һәм безнең дуэтны чыгардык.

Чаллыда җыр презентациясе булды, хәзер видеоларны карыйм, һәм каз тәннәре чыга. Мин сезнең реакциягезне күрдем. Мин бәхетле. Минем хыял тормышка ашты.

Хәния Фәрхинең кабатланмас тембрын җиткерә алдыкмы, шуны язып калдырыгыз әле. Бу дуэт сездә нинди хисләр уятты?

Кечкенә серне ачам: Хәния Фәрхинең тавышы ясалма интеллект ярдәмендә билгеле бер тавыш программалары ярдәмендә ясалды», – дип язган социаль челтәрдә Радик Юльякшин.

Җырчы яңартылган «Әлдермешкә кайтам әле» җыры тиздән барлык мәйданнарда чыгачагын дә әйткән һәм шушы видеоны урнаштырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100