Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина: «Эльмира, Кояшыма сәлам әйт...»

news_top_970_100
Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина: «Эльмира, Кояшыма сәлам әйт...»
Фото: Фирүзә Ибәтуллинаның ВКонтакте сәхифәсеннән

Бүгенге хәбәр бик күпләрне тетрәндерде: Эльмира Сөләйманованың юклыгына әле ышанып бетеп булмый. Мәрхүм җырчы Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина да, Эльмираның шулай яшьли китеп баруына ачыргаланып, «ВКонтакте» сәхифәсендә җан авазы белән уртаклашкан. Шәхсән үзе дә мондый кайгыны кичергәнгә, Фирүзә ханым әлеге ачы хәсрәтне тирән аңлый.

«Ихлас, эчкерсез, бөтен йөзе белән балкып елмайган, күпме тамашачыны җырлары белән әсир иткән җырчы сандугачның башка сайрамавы бәгырьләрне меңгә телгәли. Алланың рәхмәтендә бул, матурым. Кояшымны (Фирүзә ханым апасы Хәния Фәрхине шулай атый. – авт.) күрә калсаң, сәлам әйт... Гафу, авырлык китерсәм, дин буенча дөрес түгеллеген аңлыйм да бит, ә бәлки...

Якыннарыңа җир-күк сабырлыклар телим. Җырларыңны җырларбыз, дога булып барсын үзеңә. Инәем (әнисе Фәния ханым. – авт.) дә бик яратып тыңлады узеңне. Үз сабыйларына дога кылганда, синең исемеңне дә кушарбыз, Эльмирау, э-х-х-х-х, икән лә... Бөтен нәрсәне төзәтеп була, ник соң бу хәсрәтне төзәтеп булмый, булмый икән?» – дип хәсрәтләнгән Фирүзә Ибәтуллина.

Аның белән бик күпләр килешкәннәр. «Урыннары оҗмах түрендә булсын. Нигә соң җырлары белән безнең җанга үтеп кергән җырчыларыбыз безне ташлап китәләр икән?.. Аллаһ, якыннарына, сабыкайларына сабырлыклар бир, ачы кайгыларны җиңәрлек көч бир», «Оҗмах бакчасына күчтеләр шул сандугачлар. Хәниянең дә, Эльмираның да әниләренең кайгыларын Ходай гына җиңеләйтә ала. Үзебезнең дә йөрәкләр сыкрый», «Халык яратып тыңлаган, яраткан артистларыбыз нигә шулай иртә китәләр икән? Авыр туфрагың җиңел булсын, якты йолдыз...», «Эх, диеп өзелә бит йөрәк, әрни, күзгә яшь килә. Бик иртә китәләр шул иң матур итеп өздереп җырлаучы сандугачларыбыз», «Моңлы кеше гомерсез була, диләр иде. Дөрес микәнни? Авыр. Бик авыр. Эх, гомеркәйләр...» – дип язганнар Фирүзә ханымның виртуаль дуслары.

Фото: Фирүзә Ибәтуллинаның «ВКонтакте» сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100