news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина: «Апау киткәндә Фидаил янымда булды...»

news_top
Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина: «Апау киткәндә Фидаил янымда булды...»
https://vk.com/firuza_ibatullina

Җырчы Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина озак еллар апасының төркемендә клавишник, администратор, машина йөртүче булып эшләгән Фидаил Вәлиуллин белән очрашкан. Очраклы гына юллары кисешкән Фидаил белән Фирүзә Ибәтуллина бергәләп фотога да төшкәннәр.

«Апау мәңгегә киткәндә, Фидаил янымда булды… Мәңге онытмыйм. Бәхетле бул, балакай», – дип язган Фирүзә Ибәтуллина сторисларына, якын кешесен гомерлеккә югалткан мизгелләрне искә төшереп.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Хәния Фәрхи турында истәлекләрендә Фидаил җырчының төркеменә 2014 елда килүе хакында сөйләгән иде.  «Эшләве кызык булды. Бураннарга эләгеп, концертларга соңга калган чаклар була иде. Безгә: «Балаларым», – дип эндәшә иде, дусларына: «Брат», – дип әйтә иде. Берсендә мине шортыдан булганга ачуланган иде. Аның фикеренчә, артист кеше матур булырга, чалбардан йөрергә тиеш. «Башка күрмим», – дигән иде. Акча ягыннан саран түгел иде. Өйләнгәч: «Гаиләгезне карарга кирәк», – дип, өстәп тә түләгән чаклары булгандыр. Сабыр булырга киңәш итүен хәтерлим», – дигән ул язмада Фидаил. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар