Мәрхүмә җырчыбыз Хәния Фәрхинең төпчек кызы Алсу икенчегә әни булачак. Куанычлы хәбәрне Алсу социаль челтәрдә үзенең сәхифәсендә җиткерде.«Без сине бик көтәбез», – дип язган ул, йөкле фотоларын куеп.
Алсу быел кияүгә чыккан иде. Бу - Алсуның икенче тапкыр бәхетен сынап каравы. Аның беренче никахыннан Раина исемле кызы үсә. Алар аны яңа тормыш иптәше белән бергәләп тәрбиялиләр. Тиздән гаилә тагын да тулыланачак, 7 яшьлек Раина исә апа булачак.