Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең төпчек кызы Алсу тормышында куанычлы вакыйга. Ул сөйгәне белән никах укыткан. Сөенечле көненең матур мизгелләре белән Алсу социаль челтәрләрдә уртаклаша. «Без хәзер гаилә» дип язып, матур фото-видеолар күрсәтә ул.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу - Алсуның икенче тапкыр бәхетен сынап каравы. Аның беренче никахыннан Раина исемле 7 яшьлек кызы үсә. Сеңлесе Алия бер әңгәмәдә Алсуның гаиләсе белән Уфадан Казанга күченүе, аларның әти-әниләре фатирында яшәүләре хакында сөйләгән иде. Хәзер исә Алсу Мәскәүгә күченгән булса кирәк. Һәрхәлдә, никахның Мәскәүдә узганлыгына карап, шулай дип фикер йөртергә мөмкин.

«Алсу, матурым, синең үз парыңны табуыңа бик шатбыз. Аллаһка шөкер. Бәхетле булыгыз, пар булыгыз. Мин сезне яратам. Кияү белән тизрәк танышырга телибез, сезне Уфада көтәбез», – дип язган аңа комментарийларда туганнан туган сеңлесе Миләүшә. «Котлыйбыз. Сез бигрәк бер-беребегезгә охшашкансыз», «Бәхетле булыгыз, балам», – дип бик күп тәбрикләү сүзләре язалар матур парга.