Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең ире Габделхәй Биктаһиров туган көнен уздырган – матур видеолар

news_top_970_100
Хәния Фәрхинең ире Габделхәй Биктаһиров туган көнен уздырган – матур видеолар

Хәния Фәрхинең тормыш иптәше Габделхәй Биктаһировка 71 яшь тулган. Ул үзене туган көнен кызы Алсуның гаиләсе белән авылда билгеләп үткән.

Бу хакта Алсу социаль челтәрләрдә: «Бу искиткеч яллар булды. 1 июнь көнне әтинең туган көнен бәйрәм иттек. Күп һәм тәмле итеп ашадык», – дип яза һәм авылда төшерелгән күңелле, җылы видеолар белән уртаклаша.

Бәйрәм мәҗлесенә Габделхәй абыйның авылдагы дуслары да кушылган.

Әле 30 май көнне генә Хәния Фәрхинең дә туган көне иде. Исән булса, аңа 64 яшь тулыр иде.

Габделхәйнең абыйның сеңлесе Венера апа, Хәния Фәрхи турында истәлекләре белән уртаклашканда, «Интертат»ка гаиләләрендә туган көннәрнең бер-бер артлы тезелешеп килүе хакында сөйләгән иде.

«Хәния белән безнең туган көннәр майда. Туган көннәребез туры килгәч, һәр юбилейны бергә бәйрәм иттек без. Башта Хәния Казанда концерт куя, икенче көнне җыйнаулашып авылга кайтабыз. Соңрак 31 май көнне тагын бер гаилә бәйрәме өстәлде – Алиянең малае Рамазан дөньяга килде. 1 июнь көнне абыйның туган көне килеп җитә. Без шулай берәр атна туган көннәр үткәрә идек», – дип хатирәләрне яңартты ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100