Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең әнисенә 93 яшь тулган

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең әнисе Фәния әбигә 93 яшь тулган.

news_top_970_100
Хәния Фәрхинең әнисенә 93 яшь тулган

Гомер бәйрәме белән аны кызы Фирүзә Ибәтуллина үзенең социаль челтәрендә котлаган.

«Тормышыбызны, күгебезне, йортыбызны яктылыкка, нурга, иман нурына күмгән газиз Әниебезне 93 яшь тулу уңаеннан кайнар тәбриклибез. Алты балага гомер биргән газиз Ана исеменә син – меңнәрчә лаек ана. Газиз әтиебез Фәрхлислам белән безне җил-яңгырлар тидермичә, нинди авыр заманнарда да ач-ялангач итмичә, назлап, сөеп, кешеләргә мәхәббәтле, миһербанлы, игелекле, изге гамәлләр кылырга, кешелекле булып яшәргә тәрбия бирдегез. Сезгә чиксез рәхмәтлебез! 

Әнием кадерлемә саулык-сәламәтлек, аң-зиһенле булып, күзләрең яктылык күргән, үз аякларында йөреп, йомшак куллары белән ул-кызын, оныкларын, кияү-киленнәрен кочуын телибез. 

Ходай биргән гомерләреңдә җан тынычлыгында, тән сихәтендә, өебезнең Кояшы, иман нуры булып яшәргә һәм киләчәктә дә туган көннәреңне күрергә насыйплардан булса иде. 

Без, синең нарасыйларың, гомер көзләреңә кадәр сине яратып тәрбияләргә дип вәгъдә бирәбез», – дип язган Фирүзә ханым.

Хәния Фәрхинең әнисе: «Кызымның каберенә үзем генә барып ятар идем»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100