news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең әнисе турында оныгы: «Кайтып күрми ышанмыйм, картыем...»

news_top
Хәния Фәрхинең әнисе турында оныгы: «Кайтып күрми ышанмыйм, картыем...»
Фото: Миләүшә Гыйлемханованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Кичә Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апа вафат булды. Бу хакта «Интертат» хәбәр итте. Хәния Фәрхинең энесе Нурисламның кызы, җырчы Миләүшә Гыйлемханова социаль челтәрләрдә әбисенең вафатын кабул итә алмавы турында яза. Аның белән төшкән фотосурәтләрен куя, җылы хатирәләр белән бүлешә.

«Кайтып күрми ышанмыйм… Тыныч йокла, картыем. Сине каршы алганнардыр инде кадерлеләрең, алтыныбыз. Оҗмах түрләрендә бул.

Тимергали, Нурислам абыйларым, Җәмгыя апа, Хәния апа, бабам Фәрхелислам, әбием Фәния... Сез очраштыгыз бит бүген.

Син бит әле генә, яулыгыңны бәйләп, догаларыңны укып озатып кала идең безне, картый», – дип яза ул.

Татар халкына легендар җырчы Хәния Фәрхине бүләк иткән Фәния апаның вафаты турындагы хәбәр кичә килде. Аны бүген туган ягы – Башкортстанның Тәтешле районы, Салаюа авылында соңгы юлга озаттылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар