Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең әнисе кызының музеена килгән: «Эх кызым, нигә артист булдың икән?»

news_top_970_100
Хәния Фәрхинең әнисе кызының музеена килгән: «Эх кызым, нигә артист булдың икән?»
https://vk.com/firuza_ibatullina

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина әниләрен җырчының музеена алып килгән. Фәния апа Хәния Фәрхинең сын-курчагына озак итеп карап торган, газиз баласының сәхнә күлмәкләрен, шәхси әйберләрен сыпырып-сыпырып чыккан. 

«Мин эштән кайтканны өзелепләр, дүрт күз белән көтеп торган газиз әнием булганда, берни куркыныч түгел кебек. Мин дә, башкалар кебек, Газраилдән куркам. Юк, юк, үзем өчен курыкмыйм, вакытсыз киткәннәр өчен куркам. Алар минем гомер юлымда шактый булдылар.

Үз акылында, үз аягында йөрсә дә, газизем сабый кебек инде. Юкка гына шатлана, юкка да елый. Ризыкланып туйгач, «рәхмәт инде, кызым» дип, кат-кат кабатлый. Мин оялып китәм, күземнән яшьләр тама. Ә мин аңа кеченә чагымда ашатканы өчен рәхмәт әйтә белдемме икән? Кечкенә куллары белән бик күп ишле баланы тәрбияләде. Әни җаным, син – яшь, мин бала гына булсам, ничек безгә рәхәт булыр иде, дип еш уйлыйм.

Вакыт, гомер дигәннәре бик тиз үтә икән шул. Кадерлемә ничек кенә авыр булмасын, килдек әле без кабаттан Кояшыма. Меңнәрчә халык сөюен яулаган Хәния – аның йөрәк парәсе, аның җанын ярып төшкән сабые бит.

Әнкәй Хәния-курчак янына килде дә: «Эх-х-х, кызым, нигә артист булдың икән? Минем кебек, бер эштә – колхозчы гына булып эшләсәң, гомерең озын булыр иде», – диде, күңел ярсуына түзмичә. Күкләрдә язылганны куллар белән генә сыпырып булмый шул, әнием-газизкәем», – дип язган Фирүзә Ибәтуллина «ВКонтакте» сәхифәсенә әнисенең музейдагы фотоларын һәм видеоларын урнаштырып. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100