
Милләтебезгә моңлы җырчы Хәния Фәрхине бүләк иткән Фәния апаны 95 яшьлек юбилее белән Тәтешле районы башлыгы Фәнүр Шәйхлисламов котлады. Ул аңа Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда илебезне торгызуга зур өлеш керткән өчен рәхмәт әйтте. Аны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаенннан истәлек медале белән бүләкләде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасында Зөлфия Галим хәбәр итә.
«Күз нурыбызны гомер бәйрәме белән котлаган җитәкчеләргә рәхмәт. Кадерлебезнең киләсе юбилейларын да үткәрергә насыйп булсын. Әниле булу – зур бәхет. Аның догалары абыем белән мине, онык-оныкчыкларын саклап йөртә», – ди кызы Фирүзә Ибәтуллина.
«Фәния апаны дустым Хәния: «Икебезгә бер әни. Хәлен белеп кил әле», – дигәч, мин Нефткамскидан еш кына кайтып килә идем. Ул чакта ул үзе генә яши иде. Аның тырышлыгына, сабырлыгына шаккатам. 4 баласын соңгы юлга озату хәсрәтен җиңәргә аңа сабырлыгы булышты. Юкса, мондый авыр кайгыларны җиңә алыр идеме икән?! Фәния апага калган гомерен бәрәкәтле итеп үткәрергә насыйп булсын», – ди Хәния Фәрхинең ахирәт дусты Гөлшат Мөбәрәкова.
«Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апа өчен аеруча истәлекле көн: аңа 95 яшь тулды. Әлеге юбилеен ул Ак әби булып каршы алды. Ул – 6 баласының газиз әнисе, 12 оныгы һәм 17 оныкчыгының яраткан картые. Фәния апа бүгенге көндә кызы Фирүзә гаиләсендә яши. Ул балаларына, кияү-киленнәренә рәхмәтле», – диелгән хәбәрдә.
.