
30 майда Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле авылы мәдәният йортында Хәния Фәрхи исемендәге «Онытылыр, димә» V төбәкара башкорт-татар җыр бәйгесе кабат үзенең дусларын җыя. Бу хакта Тәтешле районы хакимиятенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
«Кадерле дуслар! Вокаль сәнгатьне яратучы һәваскәрләрне һәм профессиональләрне татар һәм башкорт халкының легендар җырчысы Хәния Фәрхи исемендәге V төбәкара фестиваль-бәйгесенә чакырабыз. Ул моң иясенең 65 еллыгына багышлана. Хәния Фәрхинең онытылмас җырларын бергәләп җырлыйк. Рәхим итегез!» – диелгән хәбәрдә.