Хәния Фәрхи биргән интервьюдан: «Заманында бик нык рәнҗеп, үпкәләгән идем Габделхәйгә...»
Башкортстанда нәшер ителүче «Өмет» газетасының «Йолдызлы көн» проекты өчен, алып баручы Айгөл Габдуллина 2014 елда Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхидән интервью алган булган. Бүген, Хәния Фәрхинең вафат булуына 6 ел тулган көнне, укучыларыбызга шул әңгәмәне тәкъдим итәбез.
«Уфа белән Казан – миңа бер ананың ике баласы кебек»
Ул – моң чишмәсе, ул – җыр алиһәсе, ул – мөлаем хатын-кыз, әни һәм нәнәй кеше. Ул – бүгенге көндә иң бәхетле хатын-кыз, Татарстанның халык артисткасы. Бүген безнең махсус чыгарылыш – «Йолдызлы көн» тапшыруында Хәния Фәрхи. Хәния апа, нинди җилләр, нинди кар-бураннар алып килде сезне Яңа ел алдыннан Уфа шәһәренә?
Бу елым бер елга да охшамаган елларның берсе булды, дип билгеләп үтәр идем. Казан – Уфа арасына тузан да, хәзер инде кар да төшмәде, дип әйтәсе килә. Бик матур итеп ап-ак кышларга килеп кердек сезнең белән. Бураннарга уралып, кичә төнлә килеп җиттек яраткан Уфабызга.
Нинди хисләр дигәндә, безнең Яркәй (авт. – Башкортстанның Илеш районындагы авыл) белән Актаныш арасында «Хуш киләсез Татарстанга» дигән язу бар. Менә шул язуны узгач та, минем иңнәремә тагын да ныграк канатлар үсә, һәм мин инде бүтән үлчәүдә яши башлыйм. Аякларым җирдән күтәрелеп китә, чөнки мин изге, газиз туган ягыма керәм.
Сез Башкортстанга «туган ягыма кайттым» дип кайтасызмы, әллә инде «кунакка килдем» дипме?
Берсүзсез «кайттым» дип кайтам Башкортстаныма, Уфага. Беләсезме, мин үскән елларны Тәтешледән Уфа ягына юл юк иде. (Мин 1960 елгы, яшемне яшермим. Еллар узган саен яшемне яратып кына яши торган кешеләрнең берсе мин). Тимер юл якын булгач, без күбрәк Чернушка шәһәренә юл тота идек. Уфа ераграк иде безгә. Шулай булса да, укырга керәсем килгәнгә, кукурузник самолетына утырып, Уфага киттем. Тик язмыш мине башка якка – Мәскәү якларына селтәп атты.
Хәзер Уфа белән Казан – миңа бер ананың ике баласы кебек. Уфада гастрольләрдә озаграк торсам, Казаныма кайттым, дип кайтам. Чөнки анда мине кызым, киявем, ике оныгым – Әминәм белән Ясминәм, кода-кодагыйларым, туганнарым, дусларым көтеп торалар.
Җырчы кеше өчен Россиянең һәрбер сәхнәсе – туган сәхнә, Аллаһка шөкер. Чөнки инде минем авылымнан чыгып киткәнемә дә 36 ел. 26 ел профессиональ сәхнәдә эшли башлавыма.
Профессиональ сәхнәгә чыкканчы миңа шактый тормыш мәктәбен үтәргә туры килде. Уфага консерваториягә керә алмагач, Мәскәүгә киттем. Авыл баласы өчен Мәскәүдә дә җиңел булмады. Телеңне шомартырга кирәк. Болай яхшы укыдым мин, рус телем дә яхшы иде. Моның өчен укытучыларыма чиксез рәхмәтлемен.
Ни өчен авыр булды, дигәндә, беренчедән, соңга калдым. Югары уку йортларына бит инде, аеруча сәнгать юнәлешендәге уку йортларына, имтиханнарны июнь ахырында ук бирергә кирәк. Мәскәүдәге текстиль училищесына барып кердем, аннан текстиль институтын тәмамладым. Параллель рәвештә М.М. Ипполитова-Иванова исемендәге музыкаль училищеда белем алдым. Мин аның өчен бик нык рәхмәтлемен Зөлфирә апа Фәрхетдиновага.
Миңа калса бу мәгълүматны, текстиль училещеларында укыганнарыгызны моңа кадәр сөйләгәнегез булмады кебек, Хәния апа. Тагы да бер сорау. Сез – бүгенге көндә тулаем шәхес. Сездән бик күп хатын-кызлар үрнәк алалар, сезгә карап сокланалар. Сез бүген үз иҗатыгызның иң биек ноктасында торасыз. Ә артка еш әйләнеп карыйсызмы? Сез артка карый торган кешеме?
Мин – артка борылып карый торган кеше. Адәм баласы үз тарихын белергә тиеш. Үзенең тамырларын, ата-бабаларын. Әмма мин артка борылып карыйм – бары тик яхшылыкларымны искә алыр өчен генә. Тормыш бик күп сынаулар бирде миңа. Ходай Тәгалә бит «яраткан балама сынауларны күп бирермен» дигән. Шул сынауларны дөрес итеп кабул итә белергә кирәк. Авырлыклардан тезләнгән чакларым да булды минем. Торып басып, башын горур күтәреп, тагын бер баскычка югарырак атлап китсә адәм баласы – менә шул дөрес яшәү дип аталадыр.
Минем тормыш юлымда авыр хәсрәтләрем дә, ялгышлар да, абынулар да булмады түгел, мин алардан дәрес алырга гына тырыштым. Фаҗигале авыр югалтуларны онытып булмый, әлбәттә. Алар – минем якын кешеләрем, кан туганнарым. Аларны югалтулар онытылмый…
«Шашып яратам дип, бөтен дөньяларын онытып яшәгән кешеләрне аңлап бетерә алмыйм»
Безнең бу чыгарылышыбызның кунагы Хәния Фәрхи буласын белгәч, күп кенә хатын-кызларыбыз шундый сорау бирергә кушты: хатын-кыз үзе яратмаган, үзенә туры килмәгән ир-атка түзеп яшәргә тиешме?
Бик авыр сорау. Төрле яклап карарга кирәк бу сорауга җавап биргәндә. Әгәр дә уртак балагыз булса, шушы син яратмаган кешең бөтен дөньясын сиңа багышлап, синең өчен җанын бүлеп бирергә әзер булса, уйланырга урын бармы? Бар. Шашып яратам дип, бөтен дөньяларын онытып яшәгән кешеләрне аңлап бетерә алмыйм. Ярату да мәгънәле булырга тиеш. Дөрес булмаган, авыру халәтендәге яратуны галимнәр санап чыгарганнар бит инде. 19 айга гына бара, диме ул? Менә аннан соң хөрмәт калырга тиеш. Янәшәңдәге кешегә олы хөрмәтең дә булса – ул ярату гомер буена барачак.
Әле кичә генә сөйләшенеп утырдык. Гомерләр уза бит инде… Габделхәй миннән 7 яшькә олы. «Абзыкай, кайсыбыз алдан китсә дә, ялгыз калганыбызга нык авыр булачак бит, әйеме?» – дим. «Әйе», – ди, Габделхәй дә, күзләренә яшь тулып. Мин әйтмим менә бу яратуны «юләр ярату» дип. Хөрмәт белән ярату миндә иремне.
Татар халкы – мәкаль-әйтемнәргә бай халык. «Унга чык – уңганчы чык» диләр. Бу әйтемгә ничек карыйсыз?
Унга ук кирәк түгел (көлә). Ләкин ир-ат та, хатын-кыз да кимсетелеп, рәнҗетелеп яшәргә тиеш түгел. Мин хәзер үз фикеремә үзем каршы килгән шикелле булам инде. Бала хакы дип, үзеңне таптатып, үзеңә аяк сөрттереп яшәргә кирәк түгел. Хатын-кыз үзенең бәясен, урынын, матурлыгын, акыллылыгын белеп яшәргә тиеш. Үзең дәрәҗәңне белеп, акыллы булсаң, сине дә рәнҗетмәсләр.
Ирләр ни өчен читкә китә? Хатын-кыз төсе уңып беткән халатлар киеп, тапочкиләр өстерәп, чәче дә таралмаган килеш йөрсә. Өендә чисталык тотарга тырышып, аның үз-үзен карарга вакыты булмаска мөмкин. Бу инде күптәннән әйтелеп килгән сүзләр, тик бу – дөрес әйбер. Аз гына иркә була белергә дә кирәк. Хәтта син бу әйберне үзең эшли белсәң дә, «син әйбәтрәк эшлисең» дип, иргә әйтергә. Аз гына ялагайрак булырга кирәк ир-ат янында. Дөресе шул аның. Мин көчсезрәк була алам, белә инде аны Габделхәй.
Бүгенге көндә ир-атларга хатын-кызлар янында бик авыр. Без хатын-кызлар шундый хәзер.
«Габделхәйгә бик нык үпкәләгән бер мизгелем булды»
Габделхәй, дип сөйлисез. Сез Габделхәй абыйга күбрәк ышанасызмы бүгенге көндә, үзегезгәме?
Икебезгә дә ышанам. Дөнья булгач, төрле чаклар була. Аңа бик нык үпкәләгән бер мизгелем булды минем үз гомеремдә. Мин инде аны күңелемнең иң төпкеленә күмеп куйдым. Заманында бик нык рәнҗеп, үпкәләгән идем Габделхәйгә. Андый әйберне хәзер күз алдына китерергә дә мөмкин түгел. Ә ул вакытта берүзем Төркиягә чыктым да киттем. Аның янына кире кайтаммы мин, юкмы – анысын да белмәдем.
Диңгезнең тозлы суында күз яшьләремне юдым да… Мин тиз үпкәли торган кеше түгел. Монда инде йөрәккә ук булып кадалган иде.
Әмма сез түзгәнсез һәм аны гафу иткәнсез.
Мин бик дөрес эшләдем дип уйлыйм. Гафу итәргә кирәк. Һәр ананың үз баласы, үз оныклары иң-иңе бит инде. Минем дә Габделхәй белән уртак балабыз, иң-иңебез – Алсуыбыз бар. Шундый зур ялгышны ярый әле ясамадым, дим. Шушы ялгышны ясамавыма үземә кабат-кабат рәхмәт әйтәм. Юктан гына бик күп гаиләләр таркалып, гомер төзәлмәслек ялгышлар эшләнелә һәм, кызганыч, бер гаепсез балалар авыр хәлдә кала.
«Башта бер үкчәм эләгеп калды, аннан икенчесе... Чалкан барып төштем…»
Сезнең өчен иң мөһим әйбер?
Репертуарыңда елга 1 генә җыр булса да халык теленнән төшмичә, тыңлаган саен тыңлыйсы килеп, тамашачыңның шушы җыр белән сине күтәреп алып, тагын да биеккәрәк куюы – бик мөһим әйбер. Мин, Аллаһка шөкер, тамашачыма бик рәхмәтлемен. Эстрада – шундый кырыс урын ул, мәрхәмәтсез урын, хатын-кыз өчен бигрәк тә.
Хәния апа, мәрхәмәтсез дисез, шуңа да карамастан, сез 26 ел сәхнәдә. Ташлап китмәгәнсез бит.
Минем шул ук вакытта «оҗмах урыны» дип тә әйтәсем килгән иде. «Яратуы бер үк вакытта авыр да, рәхәт тә» дип җырлыйбыз бит әле. Яратасың икән, түзәргә кирәк, тамашачыңа ярарга. Әмма сәхнә аз гына биегрәк. Синең һәрвакыт тамашачыңа әйтә торган фикерең булырга тиеш. Тамашачы сине тыңлап: «Әйе, чыннан да шулай бит, мин белмәгәнмен», – дип уйларлык булсын. Фикереңне сүзең, җырың белән җиткерергә кирәк.
Ә иң күңелле чаклар – минем сәхнә артында дулкынланып басып торуым. Белмисең ни буласын, һәрвакыт экстрим. Сәхнәгә чыккач сине нәрсә көтә, нинди тамашачы, нинди алкышлар? Ялгышулар да була. Үкчәм эләгеп калып, чалкан барып төштем мин үземнең юбилей көнемдә… Залда – бөтен Россиядән килгән зур-зур тамашачыларым. Тамашачының һәрберсе зур, әмма болары минем өчен аеруча кадерлеләре иде. Мәскәү, Самара, Уфадан – бөтен Россиядән җыелганнар. Башта бер үкчәм эләгеп калды, аннан икенчесе. Чалкан барып төштем… Күз тигәндер, мөгаен.
«Ике атна берни хәтерләмәдем, амнезия булды»
Иң истә калган мизгелләрегез?
Бауман урамында йолдыз ачылган мизгелдә җырлавым хәтеремдә. Кешене үзе исән чагында күреп, хөрмәтләүләренә сөенәм. Алты йолдыз куелды – шуларның берсе Салаватныкы, берсе минеке, калганнары инде – өлкән буын җырчыларыбызныкы. Бу – минем һәм минем балаларым өчен зур горурлык.
Минем өемдә матур гына, кечкенә генә музеем бар. Бүгенге көндә анда 13 «Алтын барс» сыны саклана. Бу – минем генә җиңүләрем түгел. Минем янымда һәрвакыт «Бәйрәм» ансамблем булды.
Былтыр 26 декабрьдә бик авыр сынау булды – 4 сәгать башыма операция ясадылар. Бу хакта тамашачы ишетте, белде, төрле-төрле сүзләр әйләнеп йөрде. Шуңа күрә үз телемнән ишетсеннәр, дип әйтәм. Ул вакытта да ансамблем таралмады. 2 атна берни хәтерләмәдем, амнезия булды. Хәтерләмәү – җырчы өчен генә түгел, һәр кеше өчен авыр әйбер. Җырларның текстларын искә төшерә алмагач, сәхнәгә чыга алмам инде, дигән идем. Бик тиз аякка бастым. Егетләрем исә мине сабыр гына көтеп торды. Зал тулы тамашачыларым көтеп торды.
Мин ул чорны хәтерлим, Хәния апа. Сезнең Уфа концертларыгызны да кичектереп тордылар кебек. Сез яңадан килеп, тамашачы белән очраштыгыз.
– Билетлар сатылып беткән иде Уфада. Менә тамашачының тугрылыгы, мине аңлавы инде бу. Билетларны кире бирмәделәр бит. Шул ук билетлар белән килделәр күпмедер вакытлар узгач концертларыма. Бу инде җырчыга бик нык көч бирә. Җырчы дип, шундый профессиягә алгансың икән син, сәхнәгә чыгып баскансың икән, залыңда тамашачы булмаса, аның беркемгә дә кирәге юк. «Бәхетле язмышлы җырчы мин» дим инде мин үземне.
Ничә яшькә кадәр сәхнәдә булырмын дип уйлыйсыз?
Ходай Тәгаләне көлдерәсең килсә, алдан үзеңнең планнарың турында сөйләп куй, диләр бит. Шуңа күрә мин күпме күңелемдә ялкынлы, рәхәт җырлау хисе тоям, шул вакытка кадәр җырлаячакмын, Алла бирсә. Әмма залда тамашачы аз дип әрнеп еларлык булса, үземне дә, тамашачымны да җәфалыйсым килми. Вакытында китә белергә кирәк. Шуның өчен алдан аяк киемеңне киенеп куярга кирәк, диләр бит. Мин инде әкрен генә әзерләдем үземнең тылны. Әйе, балаларыбыз да, оныкларыбыз да бар, тик «алар карарлар әле» дип кенә дә ышанырга ярамый. Картлыкны уйларга кирәк.
Хәзер тамашачы уйлап утыра инде «Хәния Фәрхинең нинди тылы бар икән» дип. Сезнең шәхси бизнесыгыз да бар, дип беләбез, сүз шуның турында барамы?
Бу – авыз тутырып, зур итеп әйтелгән сүзләр булыр инде. Әмма мин җырлаудан туктасам, ныгытып башлаячакмын ул эшемне. Минем күңелемә якын булган юнәлеш. Матурлык салоны итеп кенә күз алдына китермим. Хатын-кызлар өчен психологик үзәк тә булыр, дип уйлыйм мин аны.
Сәхнә кешесенә матур булу өчен нәрсә кирәк? Минем өчен, мәсәлән, 9 сәгать йокы кирәк. Ә сезнең өчен?
Йокы да кирәк, дөрес ашау да кирәк, ә иң мөһиме – үз-үзең белән гармония булуы кирәк. Син үз-үзеңнән кәнәгать булсаң, мин бүген дөрес эшләдем, миңа бүген беркем дә рәнҗеми, дип уйласаң. Гармония – ул үз-үзеңә кыйммәтле кремнар сатып алу да, матур күлмәк кию дә. Болар барысы да керә гармониягә.
Димәк, кадерле дуслар, Хәния Фәрхидән гади генә матурык рецепты ул – күңел күтәренкелеге һәм гармония.
Блиц-сораштыру:
Репетуарыгыздагы иң яратып башкарган җырыгыз?
«Үземә каратам». Җырчы һәрвакыт үзенә каратып торырга тиеш.
Сезне таныткан җыр?
«Сагынам сине, Питрәч». Көен дә, сүзләрен дә үзем иҗат иттем.
Иң яраткан төсегез:
Яшел.
Иң яраткан чәчәгегез:
Хризантема. Аңа кадәр умырзая иде. Умырзаяның гомере бик кыска, хризантеманыкы озын.
Кайда ял итүне сайлар идегез: диңгезгә барумы, авылга кайтумы, пляжда ятумы, дачага барумы?
Төрлелекне яратам. Диңгезне дә, авылда яланаяк йөрү, җиләк җыю, авыл күлләрендә коенуны да яратам.
Чит ил фильмнарымы, Россиянекеме?
Аерма юк, мәгънәле булсын. Хәзер «Воронины» бара бит әле. Шуларны кабызып куеп, җыен юк-бар юньсез кыланмышларына үземнең фикерләремне белдереп утырам.
Казанмы, Уфамы?
Икесе дә.