Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җырларың кешелек дөньясында мәңге яңгырар»: бүген Хәния Фәрхигә 62 яшь тулган булыр иде

Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы Хәния Фәрхинең туган көне. Исән булса, аңа быел 62 яшь тулган булыр иде.

news_top_970_100
«Җырларың кешелек дөньясында мәңге яңгырар»: бүген Хәния Фәрхигә 62 яшь тулган булыр иде
Салават Камалетдинов фотосы

Шул уңайдан "ВКонтакте" социаль челтәрендәге "Хәния Фәрхи. Мәңгелек хатирә" төркемендә җырчыны искә алып төрле постлар, фото-видеолар урнаштыралар. Шуларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез. 

Иң беренче видеоны бүген төнге 0:46 сәгатьтә Диләрә Касыймова исемлек кулланучы урнаштырган. 

Хәния Фәрхигә багышланган котлау постларын татарлар гына түгел, руслар да яза. 

Җырчының сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина да апасына багышлап пост язган.

"30 май. Иң күркәм, иң матур көн бүген.Чиксез шатмын, Кояшым минем, син бит туган якның иң түренә, үзәгенә җырчы сандугач булып мәңге сайрарга кайттың. Тәтешле урамын бизәп, сөеклемнең һәйкәле кайтты. Син сызган җыр дөньясы кешелек дөньясында мәңге яңгырар, мәңге балкыр. Бүген синең бар җиһанга аваз салган көнең, туган көнең, апам минем. Сине кайнар тыным белән җылыта алмасам, кочагымда назлый алмасам да, мин сине барыбер котлыйм, Кояшым. Тоям, сизәм, син минем янымда, җанымда яшисең. Рәхмәт сиңа минем тормышымда җылы җилләр булып тәрәз каккан өчен, рәхмәт сиңа, офыкларда чулпан йолдызы булып балкыган өчен, рәхмәт сиңа төшләрем дә моңсу гына башың кырын салып елмайганың өчен. Җаннарың тыныч, рухларың шат булсын, Кояшым", – дип язган Фирүзә Ибәтуллина. 

Гузәлия Гыйльванова исемле кулланучы Хәния Фәрхинең яшь чагындагы язмасын урнаштырган. Әлеге видеода Хәния Фәрхи "Уф, сагындым, иркәм" җырын башкара. 

"Туган көнең белән, сөекле, яраткан Сандугач-җырчым!!! Их, бүген Казан сәхнәсендә гөрләтеп туган көн концерты үткәргән булыр идең дә бит без – яраткан тамашачың белән. Юк шул инде, 5 ел рәттән без ул концерттан мәхрүм. Син, Сандугачым, исән безнең өчен. Ерак, кайтмаслык гастрольгә генә киттең бит!!! Тыныч йокла, Сандугачым. Барсын да күреп, белеп ятасыңдыр. Онытмыйбыз, сагынабыз, юксынабыз!" – дип язган Марат Фәсхетдинов. 

Илүзә Нәгыймова исемле кулланучы Хәния Фәрхинең Айдар Галимов белән төшкән фотосын куйган. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100