Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәмер белән агуланып үлгән улларының истәлегенә аракы эчкәннән соң, әтиләре дә үлгән

news_top_970_100
Хәмер белән агуланып үлгән улларының истәлегенә аракы эчкәннән соң, әтиләре дә үлгән
https://pixabay.com/

Мәскәү өлкәсендәге бер авылда яшәүче ир-ат мәрхүм улларын искә алганнан соң (поминкадан соң) вафат булган. Ир-атның уллары берничә көн элек хәмер белән агуланып үлгән булган. Аларны искә алганда әти кеше чәркә артыннан чәркә күтәреп куйган. Аннары йөрәк өянәгеннән үлгән. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

17 апрельдә 60 яшьлек Анатолий (исеме үзгәртелә) иптәше янына килә һәм улларын искә алырга тәкъдим итә. Аның ике улы тугыз көн элек күрше йортта хәмер белән агуланган. 40 яшьлек олы улы өйдә үк үлә, 32 яшьлек улын авыр хәлдә хастаханәгә илтәләр, ул шул көнне хастаханәдә вафат була. 

Иптәше Анатолийны өенә чакыра, биредә тагын бер ир-ат була, алар мәрхүмнәрне искә ала. Өч ир-ат салып утыра. 

Анатолий уллары белән бик тату булмаган, ул туганының улы янына күченеп киткән. Тик уллары үлгәч, бик кайгырган. Аның хатыны да ике ел элек вафат булган.

18 апрельдә кич белән бу кешеләр йокларга ята. Анатолий креслода йокларга җыена. Бу вакытта телевизор эшләп тора. 19 апрельдә - төн уртасы узгач, өй хуҗасы Анатолийның бик тыныч йоклавын сизеп ала. Моңа кадәр ул бик каты йөткергән булган. Тик хуҗа кеше кабат йоклап китә. Иртә белән алтылар тирәсендә ул Анатолий янына килә һәм аның бөтенләй сулыш алмавын күрә. 

Урынга килгән табиблар әти кешенең дә үлүен раслый, диелә хәбәрдә.

Шешәдәшләре сүзләренчә, Анатолийның йөрәге авырткалаган, үпкәләре белән дә проблемалары булган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100