Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәмдүнә Тимергалиева: «Филармония җитәкчеләрен гомеремдә гафу итәсем юк»

2020 елның октябрендә Хәмдүнә Тимергалиева турында китап дөнья күрде. Әлеге китаптан кайбер өзекләрне бер язмага тупладык.

news_top_970_100
Хәмдүнә Тимергалиева: «Филармония җитәкчеләрен гомеремдә гафу итәсем юк»

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган артисты, моңлы һәм көчле тавыш иясе Хәмдүнә Тимергалиева үзенең 70 яшьлек юбилеена тормыш һәм иҗат юлы хакында автобиографик китап чыгарырга теләсә дә, китап 1 елга соңга калып — 2020 елның октябрь аенда гына дөнья күрә. Ә җырчы үзе шул елның 14 сентябрьдә гүр иясе булды.

«Аның чыгуын Хәмдүнә апа бик көтте. Әмма, ни кызганыч, китапны кулына алырга насыйп булмады», – дип сөйләгән иде мәгълүмат чараларына китапның редакторы, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Шәйхи.

Китапның бер өлешен җырчы үзе язган, икенче өлешендә – иҗатташ дусларының теләкләре, фикерләре, өченче өлештә – матбугатта дөнья күргән материаллар.

«Үзем турында бик күп начар һәм нахак сүзләр, гайбәтләр ишетергә туры килде. Шуларга нокта куярга телим, чынбарлык кына булачак. Укучылар өчен кызыклы һәм гыйбрәтле итеп әзерләргә тырышам», – дип әйткән булган бу китап турында Хәмдүнә Тимергалиева «Интертат» сайтына биргән бер интервьюсында.

Игътибарыгызга әлеге китаптан кайбер өзекләр тәкъдим итәбез.

***

– Җырларны тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп башкару өчен, җырчының күңелендә мәхәббәт булырга тиешме?

– Ничек кенә әле! Мин гомеремдә 1 генә тапкыр яраттым. Андый ярату миндә башка беркайчан да булмады. Буа ягы егете иде ул. Әнә шул елларда «Якты елга» җырын җырладым.

Тау битендә алмагачлар тын калган,

Тынып калган кошлар яңа җыр башларга.

Олы юлда төнне ярып күренсә утлар,

Син дип торам, йөгереп чыгам каршыларга...

Шофер булып эшли иде ул. Табигатьнең матурлыгын күрмәдем, дөньяның матурлыгын тоймадым – ул дип яшәдем. Ничә еллар буе аны сагынып ялгыз саргайдым... Ә бүген уйлыйм: гомеремнең иң матур еллары шул булган икән. Ул чактагы бөтен эчке кичерешләрем җырларыма салынгандыр, мөгаен.

– Ә нигә яраткан кешегез белән бергә булмадыгыз?

– Казанга килеп җырлый гына башлаган вакытларым иде. Үлеп җырлыйсым килде. Илһам абый, Әлфия апаларны ерактан күрү генә дә олы бәхет бит. Аннан – социалистик йөкләмә. Кварталга 51-52 шәр концерт куярга кирәк. Кайтып, 10 гына көн торабыз да тагын гастрольгә чыгып китәбез. Бервакыт Габдулла абый Рәхимкулов белән 3 ай да 10 көн йөрдек: Таҗикстан, Казахстан, Кыргызстан, Каракалпак, Үзбәкстан... Гади кешегә өйгә кайтып кермәгән хатын нигә кирәк? Миңа йә аны, йә җырны сайларга кирәк иде. Ул вакытта мин җырдан башка яшәүне күз алдына да китерә алмадым. Шуңа җырны сайладым, ә мәхәббәт күңелнең иң тирән почмагына кереп яшеренде.

– Сезнең ул мәхәббәтегез кайда инде хәзер?

– 20 еллар элек вафат булды ул...

– Бүгенге көндә сез бәхетлеме?

– Бүген мин үземне оҗмахта яшим дип уйлыйм. Дусларым бар, барыр җирем бар, торыр җирем бар, Аллага шөкер. Кая гына барсам да, җырымны яраткан тамашачым мине олы кунак итеп каршы ала. Залларның беркайчан да буш торганы юк – рәхмәт халкыма!

Камил Кәримов: «Үтүк түгел – йодрык ул!»

(«Ватаным Татарстан», 2012)

Ул безнең эраның мең дә тугыз йөз дә... елның 24 маенда туган. Юк, алай җиңел генә тумаган әле ул. Һәркемгә мәгълүм, юньле адәм баласы 7 айдан да туа. Ә Хәмдүнә... 8 ай да үтә, 9 ай да, 10 ай да үтә... Тумый да тумый. Врач чакырталар. Практикант врач килеп, булачак Хәмдүнәнең әнисен тоткалап-тоткалап карый да хафаланмаска куша: «Бу Хәмдүнәгез туарга ашыкмый, туса да, йә бик акыллы булыр, йә буйга зур булыр», – ди. Һәм ул ялгышмый, Хәмдүнә Тимергалиева, чынлап та, буй-сынга иншә Аллаһ!

Хәер, аның кайчан, кайда һәм ник туганын, кем белән торганын бездән башка да өйрәнүчеләр күп. Без күбрәк аның тормыш юлы белән танышыйк.

Хәмдүнәнең туган авылы Котлыяр Башкортстанның безгә күренми торган Борай районында урнашкан, Варҗитамак елгасы ярында, ягъни мәсәлән. Варҗитамак Агыйделгә коя, ә Агыйдел – Чулманга, Чулман Иделгә килеп төшә. Ә Идел безнеке инде ул, җәмәгать. Шулай итеп, Хәмдүнә Тимергалиева безнең эраның 1968 елында Казанга гөрселдәп килеп төшә. Төшсә, Казан урамнары тар, түшәмнәр тәбәнәк, халык урамда мыжгып ята, кем әйтмешли, кеше саен 20 тиенлек кенә билет сатсаң да – миллион тамашачы. Һәм Хәмдүнә, кешеләрне ерып, җиңнәрен сызганып, филармонияне эзләп китә. Таба.

Иң әүвәл аны Илһам Шакиров бригадасына монтер итеп эшкә алалар. Монтер эше җиңел түгел, әлбәттә, Хәмдүнә 1-2 тапкыр багана башына менеп төшкән, берочтан кайбер болагай монтерларның, радистларның, электрогитаристларның һәм, шул исәптән, электробиючеләрнең «ипи шүрлегенә» дә менеп төшкәли. А как же, Хәмдүнә филармониягә килгән елларны мужиклар шым булды. Казан урамнарында җинаять кимеде... «Бер баянчыга үтүк белән суккан» дип сөйләүләре генә ялган, үтүк булмаган ул, җәмәгать, Хәмдүнәнең йодрыклары үзе шундый.

Хәмдүнә күрер күзгә өлкәнрәк тоелса да, болай яшь әле ул, иптәшләр. Дөрес, күп күрде инде ул. Ул күргәннәрне башка берәү күрсәме – күптән инде филармониянең бөтен маңкортларын тотып яңаклар иде. Ә ул түзде, Башкорт филармониясенә дә күчмәде. Татар эстрадасы өлкәсендә күрсәткән батырлыкларын искә алып, Хәмдүнә Тимергалиеваны, квалификациясен күтәрер өчен, 2 елга «повышениегә» – Җыр һәм бию ансамбленә җибәрделәр. 2 генә елга. Шулай да ансамбльдәгеләр аны әле һаман хәтерли. Хәмдүнә Тимергалиева өчен махсус тектерелгән 62нче размерлы костюмнар әле һаман да ансамбль складында эленеп тора. Чөнки хәзер ул костюмнарны киярдәй зур җырчылар юк! Бер Хәмдүнә үзе генә калды... Аның репертуары шулхәтле киң – хәтта башка җырчыларга җыр да калмады. Ул җилгә каршы микрофонсыз җырлый алырдай бердәнбер җырчы булып үсте!

Ә 1987 елда Хәмдүнә Тимергалиеваны филармониядән куа башладылар... Куарсың бар, куып кара да тотып кара син аны! И кызды, ярсыды, и җырлады Хәмдүнә, тегеләр ник туганнарына үкенделәр... Шул елда ук Хәмдүнә Тимергалиевага «Татарстанның атказанган артисткасы» дигән мактаулы исем бирергә туры килде. Ә калганы аңа кирәкми. Башка мактаулы исемнәр дә, орден-медальләр дә, мактау кәгазьләре дә, иске раскладушкалы тулай тораклар да кирәкми, аңа хәзер акча да кирәкми, гамьсез җитәкчеләр дә, чөнки аның үз тамашачысы бар, үз республикасы бар һәм 20 ел гына сугышып алган 2 бүлмәле фатиры бар!

Әйе, сулар үргә акмый. Идел – Чулманга, Чулман – Агыйделгә, Агыйдел Варҗитамакка әйләнеп кайтмас. Хәмдүнә бездә калды. Ул бар. Аны хәзер беркая да куеп табулмый һәм бернишләтеп тә булмый, яратып кына була. Ә инде Хәмдүнәнең альтернатив җырчылары кул чабып тыңласын. Нәкъ яраткан җырындагыча:

Сандугачның балаларын

Тоталмадылар әле....

Чәйнәп-чәйнәп карадылар –

Йоталмадылар әле...

Хәмдүнә Тимергалиева булулары җиңел түгел шул...

Хәмдүнә Тимергалиеваның үзе язып калдырган истәлекләрдән

Халык зал тутырып килә, энә төшәрлек урын да юк, тәрәзәләрне алып, урамда торып тыңлыйлар. Гастрольгә чыгам. Минем төркемгә күп очракта тәртипләре начар музыкантларны билгелиләр. Башка җырчылар әлеге музыкантлар белән эшли алмый, ә мин ничек эшләргә тиеш? Ә үзең теләгән музыкантларны алып булмый, рөхсәт юк.

Бервакыт Буа районының Наратбаш авылында концерт башланыр вакыт җитте, синтезаторда уйный торган музыкант исерек. Зал тулы халык, тамашаны башламый хәл юк. Шулай итеп, концертны башладым. Өченче җырымны җырлап торганда, артымда «дөп» иткән тавышка залдагы тамашачы «аһ» итте дә шаркылдап көләргә тотынды. Борылып карасам, музыкантым, синтезатор аркылы егылып, башы белән идәнгә кадалган. Ике пычрак ботинкасы югары күтәрелеп тора. Коточкыч күренеш! Тиз генә пәрдәне ябып, тәнәфес ясадык. Баянчы белән концертны азакка кадәр куеп бетердем.

Хәзерге артистлар шултиклем бәхетле! Үзләре өчен рәхәтләнеп эшлиләр, беркемгә баш иясе юк. Эшләп тапканнары – үз кесәләренә, үз гаиләләренә. Мин филармониядә кол хәлендә, эшләгән хезмәт хакымны да тиешле дәрәҗәдә ала алмый яшәдем. Ул чакларда хәзерге заманның киләсен белсәм, ике дә уйлап тормыйча, ташлап киткән булыр идем. Гомерләр узды, тормышлар яңарды, Аллага шөкер.

Әйткәнемчә, филармониядә эшләгән елларымда кимсетүләрне, кысрыклаулар, урынсызга рәнҗетүләрне бик күп кичерергә туры килде. Югыйсә, үзем эшләгән елларда филармониягә иң зур табыш китергән артист идем. Эше барның әйтер сүзе бар, эше барның ашы бар, диләр. Күп еллар буе 6 сум 50 тиен хезмәт хакына эшләргә туры килде. Заллар, спорт сарайларын тутырып эшләсәм дә, хезмәт хакым ашарга да җитми иде. Шуннан филармониянең сәнгать җитәкчесе Илгиз Мәҗитовка кердем дә: «Азрак хезмәт хакымны күтәрегез әле, бигрәк юк бит, концерт күлмәкләре тектерергә, түфлиләр алырга кирәк», – дим. Аннан: «Сиңа түгел, ничә ел эшләгән артистларга да бирергә мөмкинчелек юк», – дигән кырыс җавап алдым. Филармониянең икенче катыннан төшкәндә, баскычларны аягым тоймый, буылып елап төштем. Башка артистларга бар икәнен беләм бит, миңа гына юк. Югыйсә, үзем генә филармониягә күпме табыш алып кайтам! Шул елларда эшләгән филармония җитәкчеләрен гомеремдә гафу итәсем юк. Үзләрен бу дөньяга мәңгегә килгән кешеләр кебек тоталар иде. Филармония директоры Марат Таҗетдинов 12 ел эчендә 20 мәртәбә эштән куарга тырышты. Ходай бар бит. Таҗетдинов янында йөргән «дуслары» ук, өстеннән шикаять язып, филармониядән кудырттылар. Миңа да: «Сине дә яратмады, җәберләде», – дип, имза куйдырырга килгәннәр иде. «Бергә ашап-эчтегез, ул мине сезнең гайбәтегез аркасында җәберләде, хәзер чукынышып китегез, мин бер-берегезне ашаганыгызны читтән карап торам әле», – дип куалап җибәрдем, кул куймадым.

1987 ел. Һәр 5 ел саен, Мәскәүдән һәм башка зур шәһәрләрдән вокалист педагоглар җыелып, сәнгать киңәшмәсе үткәрәләр. Һәрбер коллективның, артистларның профессиональ дәрәҗәсен карыйлар. Кемнәрдер төшеп кала, кемнәрнеңдер ставкасын күтәрәләр. Кыскасы, «иләктән илиләр». Бик көчле бәйге Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында узды. Мәскәү консерваториясеннән Заросилова фамилияле белгеч килгән. Беренче бүлектә Газинур Фарукшин, Зөһрә Шәрифулина чыгыш ясады. Икенче бүлектә – минем коллектив. Концерт алдыннан репетиция ясарга да вакыт бирмәделәр. Тәнәфес бетте. Сәхнә кешесе өченче кыңгырауга басты. Башлагыз, дигәч, мин сәхнәне ачарга куштым. Ә жюри әгъзалары кереп җитмәгән. Шулчакны Марат Таҗетдинов: «Комиссия кереп җитмәгән, ник концертны башлыйсыз?» – дип, аты-юлы белән миңа кычкырырга тотынды. Мин калтырап төштем, тамагыма төер килеп тыгылды, күз яше белән сәхнәгә чыгарга торам. Күз алларым караңгыланды, шулай да үз-үземне кулга алып, сәхнәгә чыгып киттем.

Концерт ясар алдыннан репетиция ясарга вакыт булмаса да, тамашачылар бик яхшы кабул иттеләр. «Афәрин!» кычкырып, кул чабып, сәхнәдән чыгармадылар. Ул вакытта музыкантларымның күбесе – яңа кешеләр. Бөтен программаны гасырга бер генә килә торган талантлы музыкант, виртуоз баянчы Ирек Галимов коткарып алып чыкты. Концерт беткәч, ирексездән, күз яшем ага, үземне тыя алмас дәрәҗәдә идем. Директорның шулай мыскыл итүе үзәгемне өзде. Юк, боларны гомердә онытырлык түгел. Исемә төшсә, әле бүген дә җаным әрни. Ул вакытларда каршы сүз әйтергә куркам, гел «эштән куабыз» дип кенә торалар. Яклар кешем юк. Уңсам да, туңсам да – берүзем.

Җаным түзмәде, икенче көнне филармониягә барып, эстрада бүлегенә кердем. Ишеге ачык, бүлмәдә беркем юк. Күзем өстәлдә яткан протоколга төште. Минем коллективныкы. Өч данәдә. Кулыма протоколны төреп алдым да филармониянең икенче катына менеп киттем. Директорның сәркатибе очрады. «Хамдуна, Вас искал Марат Абдрахманович, у него никого нет, зайди», – ди миңа. Ишек шакып: «Здравствуйте, вы меня искали, Марат Абдрахманович?» – дип, кичәге үпкәмне «йотып», директор кабинетына килеп кердем. «Да, искал. Ну, милочка, Вы в конкурсе дисквалифицированы. Пиши заявление об увольнении», – ди бу миңа.

Беркавым җаным үкчәмә төшеп китте, шулай да үземне кулга алдым, чөнки кичәге концерт протоколының эчтәлеген беләм. «Увольняйте, если сможете», – дидем. Марат Абдрахманович, аңламыйча, башын артка ташлап, ирония белән көлде. Аннан: «Я не смогу уволить? Еще как уволю!» – дип, ачуыннан каракучкыл, кып-кызыл булып бүртенеп кычкырырга тотынды. «Нет, не сможете уволить, я вас под суд отдам за гонение, за издевательства, вот у меня протокол конкурса», – дип, протоколны күрсәттем.

Директор нишләргә белми аптырап калды. Мин дә, куркуымны җиңеп, директор кабинетының ишеген шартлатып тибеп яптым, түшәмнән акшар коелып калды. Миңа ул вакытта барыбер иде инде. Шултиклем җәберләүгә түзгәнче, филармониядән китсәм, элемтәдә монтажчы булып эшләрмен, дип уйладым.

Филармония капкасыннан чыгып барганда, директорның сәркатибе: «Марат Абдрахманович хочет с Вами поговорить, вернись, Хамдуна», – дип, арттан йөгереп куып тотты. Гәрчә «өстә» кемгәдер барыр кешем булмаса да, «минем аның белән сөйләшер сүзем юк, мин «югарыдагыларга» барам» дип әтәчләндем, кире кермәдем. Минем аңа җитәкче буларак та, кеше буларак та ихтирамым бетте. Ләкин кыю әйтүем, кулымда протоколның булуы ярады, хезмәт хакымны күтәрделәр. Шушы вакыйгадан соң директор да озак эшләмәде. Ходай бар бит, миңа казыган базына үзе төште.

Ходай миңа сабырлыкны да, егәрлекне дә өеп биргән. Талантны да жәлләмәгән, Аллага шөкер. Вакытлар узу белән, мин дә ныгыдым. Сәхнәгә 30га якын халык җыры чыгардым. «Сәфәр» дигән коллектив туплап, Россиянең һәрбер төбәгендәге шәһәр-авылын җәяүләп үттем, дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Ташкентта (4000 кеше сыешлы Халыклар дуслыгы йортында) һәм башка шәһәрләрдә концертлар белән чыгыш ясадым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100