Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәмдүнә Тимергалиева: «Бар шундый кешеләр, күзеңә карап елмаеп, астан кисәләр…»

news_top_970_100
Хәмдүнә Тимергалиева: «Бар шундый кешеләр, күзеңә карап елмаеп, астан кисәләр…»
"Татар-информ" архивы

Хәмдүнә Тимергалиеваның якты истәлегенә багышлап, «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруын алып баручы Роза Хәйруллина легенда белән аралашудан бер өзек куйган.

«Сез чынбарлыкта нинди кеше? Сезне усал да диләр, турыга бәреп, «манчып» әйтә, диләр?» – дип сорау бирә алып баручы Хәмдүнә Тимергалиевага.

«Турыга бәреп әйтү – ул усаллык түгел, үзеңне яклау. Икейөзләнеп йөрсәң, кеше дә хөрмәт итми, үзеңне үзең дә хөрмәт итмисең. Бар дөньяда шундый кешеләр, күзеңә карап елмаеп, астан кисәләр, сорыкортлар. Астан кабәхәтлек эшләгәнче, акыруың яхшырак», – дип җавап бирә җырчы.

Әлеге видео янында Роза Хәйруллина Әнгам Атнабаевның «Талантларның язмышлары авыр» шигырен дә язып калдырган.

«Талантларның язмышлары авыр –

Чөнки алар гайре табигый,

Дөнья балалары арасында

Я дивана сыман, я үги.

Туры булсан, нигә кәкре, диләр,

Кыек булсаң, нигә төз түгел,

Нигә инде мөгез чыгарасың,

Нигә безнең кебек без түгел?

Талантларның күңелләре нечкә,

Сындырып та була кимереп,

Сыйдырып та була, бүгенгенең

Калыбына туры китереп...

Ахыр чиктә, үтереп тә була...

Тик терелтеп булмый кабаттан...

Талатларга, зинһар, кагылмагыз,

Үзләренчә булсын талантлар!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100