news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Халыклар бердәмлеге көнендә Мәскәүдә «Ибн Фадлан» фильмы күрсәтелә

news_top

4 ноябрьдә Мәскәүдә «Россия халыклары» Халыкара атналыгы Кинофорумының «Төбәкләрдә төшерелгән» программа кысаларында «Ибн Фадлан» фильмы күрсәтелә. Аны 12:00 сәгатьтә «Москино» киночелтәренең «Молодежный» кинотеатрында карап булачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

«Ибн Фадлан» фильмы Россиядәге беренче мөселман телеканалы булган «Хозур ТВ» тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан төшерелде. Аның нигезенә Багдад илчелеге составында Идел буе Болгар дәүләтенә килгән гарәп дипломаты Әхмәд ибн Фадланның юл язмалары салынган. Илчелекнең килүе Идел буе Болгар дәүләтендә 922 елда ислам динен рәсми дин буларак кабул итүе белән бәйле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар