news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

news_top
Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды
Фото: © «Татар-информ»

Татар халкының милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау, үстерү, татар теле һәм сәнгатен яшьләр арасында популярлаштыру максатыннан оештырылган Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесенә старт бирелде. Төбәк этапларында катнашу өчен гаризалар 2026 елның 5 июленә кадәр кабул ителәчәк. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Халыкара бәйге өч этапта уза – төбәк этабы, ярымфинал һәм финал. Ярымфинал 2026 елның август аенда Казан шәһәрендә, финал этапы исә октябрь аенда Төркмәнстанның Ашхабад шәһәрендә булачак.

Катнашучылар 18-27 яшь аралыгында булырга һәм татар телендә иркен аралашырга тиеш. Бәйгенең һәр этабында катнашучылар милли киемнәрдә дефиле, интеллектуаль һәм иҗади этапларда көч сынашачак.

Бәйгенең төп максаты – татар халкының традицияләрен һәм телен саклап, аларны дөньяга таныту. Шулай ук бәйге катнашучыларның иҗади сәләтләрен ачып, аларның шәхси һәм һөнәри үсешенә булышлык итүне дә күзаллый.

Сылтама аша узып, гариза калдырырга кирәк.

Нигезләмә белән танышу өчен сылтама.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар