Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халыкара олимпиада җиңүчесе Ихтыяр Кыямов: «Яшьләр акрын гына миллилеккә, телгә тартыла»

Таныш булыгыз: Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиадада Гран-при иясе Ихтыяр Кыямов.

news_top_970_100
Халыкара олимпиада җиңүчесе Ихтыяр Кыямов: «Яшьләр акрын гына миллилеккә, телгә тартыла»
Рамил Гали

Ихтыяр Кыямовка 18 яшь, Казанның «Адымнар» полилингваль мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы, әлеге мәктәпнең Президенты да. Ихтыярның шигырь-хикәяләре «Идел» һәм «Ялкын» журналларында басыла. Тукайның әдәби музее үткәргән «Ядкарьләрдә –Тукай рухы» әдәби бәйгесе лауреаты. Нәфис сүз өлкәсендә дә уңышлары бар: «Татар сүзе – 2021» халыкара бәйгесе лауреаты.

Ихтыяр – танылган татар журналистлары гаиләсеннән. Әтисе Илдар Кыямов ТНВ каналының билгеле журналисты булса, әнисе «Идел» журналының баш мөхәррире урынбасары.

Хәзерге вакытта Ихтыяр татар теленнән имтихан бирергә әзерләнә. Хыялы - Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга керү.

Ихтыяр, исемең шундый үзенчәлекле. Сиңа аны кем кушты?

Миңа алай сөйләүче булмады, үзем дә кызыксынмадым. Үземә исемем бик ошый. Татарча, мәгънәле исем бит.

Ничек уйлыйсың, исемең җисемеңә туры киләме?

Туры килсен дигән хыялда. Ихтыяр көченә ия булу кешегә өстенлек тә бирә. Әмма үземне 100 процент ихтыярлы кеше дип әйтмәс идем. Кайвакыт миңа ошап бетмәгән әйберләргә карата көчем җитеп бетми. Әмма мин моның өстендә эшлим, максатлар куя беләм.

Балачагыңны ничек хәтерлисең?

Балачакны искә алганда, Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» әсәрендәге кебек җылы хисләргә чумам. Балачагымны яхшы, хәерле һәм якты дип хәтерлим. Башка кешеләрнең, бигрәк тә язучыларның, шагыйрьләрнең тәрҗемәи хәлләрен өйрәнеп, гаҗәпләнеп куям. Ничек кеше шундый авырлыкларны күтәрә ала? Ә минем балачагым җиңел үтте. Бәлки, бу миңа күпмедер дәрәҗәдә йогынты да ясыйдыр. Ләкин балачагым рәхәт һәм сәхифәләргә бай булганына бик шатмын.

Кечкенәдән әти-әни миңа китаплар укытты. Мәсәлән, Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» дигән әсәре. Ләкин ул вакытта аларның кыйммәтен, тәмен белмәгәнмендер. Әниемә бер вакыт: «Татар телендә укырлык әсәрләр юк!» – дип әйткәнем дә булды.

Балачакта татар теле һәм әдәбияты дип янып-көеп йөрмәдем. Татар теленә каршы төшеп, маңкорт булып йөрмәсәм дә, тиешле дәрәҗәдә туган телемә, әдәбиятыма әһәмият бирмәгәнмен. «Адымнар» мәктәбенә күчкәч, миңа бәхет елмайды - укытучым Рамил Ханнанов татар теленә мәхәббәт уята алды.

«Адымнар»га кадәр мин укыган 33нче гимназиясе педагог-оештыручысы Чулпан апа Фәйзулгатованы да җылы хисләр белән искә алам – ул татар теленә һәм әдәбиятына мәхәббәт уята торган педагог: мине сәхнәгә чыгарды, шигырьләр биреп, актерлар белән таныштырып, сәхнәдә үзеңне дөрес тотарга өйрәтте. Чулпан апага зур рәхмәт.

Нигә «Адымнар» мәктәбенә күчәргә булдың?

«Адымнар»га күчү – очраклы хәл. Яңа мәктәп ачылганын белеп, әни «Адымнар»га барып кайтырга тәкъдим итте. Анда баргач, шаккаттым: зур, матур, масштаблы һәм күләмле биналар, якты кабинетлар. Мәктәпне дә мактап алам: 2 ел «Адымнар»да укып, бервакытта да акбур тотканым булмады, стилуслар, электрон такталар бар. Ул һәр кешегә очрый торган бәхет түгел. Яхшы шартларда тәрбияләнәбез без. Анда эләгер өчен без 4 фәннән имтихан тапшырдык: рус теле, инглиз теле, математика һәм татар теле.

Тиздән дәүләт имтиханнары да җитә. Кайсы фәннәрне сайладың?

Рус теле, математика, җәмгыять белеме һәм татар теле. Кызыклы тәҗрибә алу өчен, татар телен тапшырырга булдым. Үземне сынап карыйсым килә.

«Адымнар»да президент булуыңны да беләбез. Ничек ул президент булу?

Шактый җаваплы эш. Президент булгач, мәктәпнең йөзек кашы буласың. Синең аша «Адымнар»ның нинди мәктәп икәнен күрәләр. Бу – президентка гына түгел, ә «Адымнар» мәктәбендә укучы балаларга да кагыла. Мин дусларга, сыйныфташларга да, кечерәк класс укучыларына да бу сүзләрне кабатлыйм: «Сез – булачак татар зыялылары, сез – милләт киләчәге, бүтән кешеләр сезгә карап, үрнәк алырга тиеш», – дим. «Адымнар» мәктәбендә ничек укыталар икәнен күрсеннәр. Милли рух, милли дәрт саклана икән әле, дип соклансыннар.

Президент булу – ул үрнәк буласы кешеләргә үзеңә үрнәк булу. Ул – һәрвакыт камилләшү дигән сүз. Ә конкрет вазифаларга килсәк, ул – чаралар алып бару. Президент – ул директор, укытучылар һәм укучылар арасындагы бер илче. Ул директор сүзен – укучыларга, укучылар сүзен директорга тапшыручы кеше.

Мәктәптә нинди түгәрәкләргә йөрисең?

Балачактан ук спорт белән шөгыльләнә идем. 4 ел буе җиңел атлетика белән шөгыльләндем, гаять яхшы нәтиҗәләргә ирештем - республикакүләм чараларда 1нче урынны ала идем. Аңа кадәр 1-2 ел көрәшкә, каратэга йөрдем.

Сугыша беләсең инде, димәк.

Сугыша беләм, әмма төрле хәлләрне сүз белән генә хәл итәргә тырышам.

Иҗат белән шөгыльләнәсең дип беләм.

Хикәяләр язам. Яңа әсәрләр тудыру, иҗат белән шөгыльләнү бик ошый. Бу юнәлештә үсәргә, камилләшергә ниятлим.

Әсәрләрең нинди темага багышланган?

Башта башыма берәр проблема яисә идея килә. Аннары сюжет детальләр, лирик чигенешләр белән баетыла. Мин шулай иҗат итәм. Беренче хикәям «Татар баласы» дип атала. Ул «Идел» журналында басылды.

Әсәрдә үзенең телен акрын гына оныта барган, ләкин ахыр чиктә милли нигезенә кайткан бала образы тасвирлана. Чөнки яшьләр милли нигездән читләште. Мин үзем дә шундый бала идем. Әмма соңгы вакытта безнең буын миллилеккә, мирасыбызга, телебезгә тартыла башлады. Шуңа күрә әдәбиятта шундый образ тудырырга тырыштым.

«Ядкярләрдә – Тукай» конкурсына җибәргән хикәямдә робот белән түбәтәй әңгәмәсе тәкъдим ителә. Робот үзе белән яңа чор, яңа технологияләр, замана образын гәүдәләндерә. Ә түбәтәй – ул безнең милли нигез, үткәнебез, тарихыбыз. Алар конфликтка керә дә, бу конфликтны чишәргә бала образы килә. Шул бала ике якны да уртак күреп, уртак тел табуда ярдәм итә. Минемчә, кызыклы хикәя булды.

Минем бүгенге көндә иң камил дәрәҗәдә язылган әсәрләремнең берсе – ул Каюм Насыйрига багышланган «Мәгърифәтче» дип аталган нәсер. Нәсерне язганда, Каюм Насыйриның чорын, шул чордагы лексиканы күрсәтергә теләдем. Минемчә, бик сәнгатьле итеп язылган, нәсерем белән горурланам.

Син «яшьләр акрын гына миллилеккә, телебезгә тартыла башлады» дидең. Нинди күзәтүләрдән чыгып андый нәтиҗәгә килдең?

Соңгы вакытта глобализация актив рәвештә алып барыла. Инглиз, рус телен өйрәнәбез. Ә безнең туган телебез ничектер читтә кала. Күп кенә балалар үзенең татарлыгыннан ояла. «Сәләт»кә баргач, кызыклы күренешкә тап булдым. Беренче көнне бер-беребез белән танышканда, минем янда бер егет утыра иде. Авыл егете икәнлеге битенә язылган. Аның исемен кем икәнен ишеттем. Торды да бу, шатырдатып: «Я – Федя», – ди. Минәйтәм, нинди Федя булсын ул! Алай була алмый бит инде. Аннары тулы исеме Фидаил икәнлеге беленде. Исемен ул шулай үзгәртеп әйтә икән. Һәм бу Фидаилгә генә хас күренеш түгел.

Ничектер, бүтән милләткә яраклашып, үзебезнең татарлыгыбызны җуябыз кебек. Әлбәттә, бу – начар күренеш. Әмма шул ук вакытта күп кенә кеше, киресенчә: «Мин – татар, мин шуның белән аерылып торам», – дип горурлана.

Мин бу фикергә «Халыкара олимпиада»да булып кайткач инандым. Анда чынлап та янып-көеп, татар телен яхшы белүче яшьләр бихисап. Алар белән бер мохиттә кайнау истәлекле һәм күңелле вакыт иде. Алар белән аралашканда, милләтебезнең киләчәге якты икәненә инандым.

Сине чын күңелдән татар теле һәм әдәбиятыннан «Халыкара олимпиада»да Гран-при иясе булуың белән котлыйм! Бәйге ничек узды? Нинди биремнәр бар иде? Кайсысы авыр булып тоелды?

Олимпиада – ул 1 ел дәвамында кылган хезмәтнең нәтиҗәсе. Олимпиада 3 турдан тора иде. Беренче һәм икенче тур – ул олимпиада үзе, тест биремнәре һәм язма эш. Татар теле буенча сораулар (синтаксис, морфология, фонетика) булды. Шул рәвешле телнең бөтен яклары тикшерелә. Анда 10 гына сорау булса да, кешенең нинди фикерләр белән яшәгәне аңлап була.

Икенче тур – ул әдәбият. Анда шулай ук тест булды. Тесттан соң Мәхмүт Хәсәновның «Язгы аҗаган» романы буенча сораулар һәм Муса Җәлилнең «Яулык» дигән шигыренә анализ ясау.

Минемчә, иң авыр бирем «Язгы аҗаган» буенча булгандыр. Чөнки ул – шактый күләмле, 600 битлек әсәр. Аны үз гомерендә бик аз балалар укып чыккандыр.

Хәзерге көндә романнар уку – шактый батырлык таләп итә торган шөгыль. Анализлар укып, укытучыларны тыңлап барып, мәгълүмат хәтергә сеңеп бара. Ул сорауларга яхшы гына җавап бирдем, дип уйлыйм. Ул бирем өчен 25 балл каралган иде. Ә әдәбият бүлеге өчен гомумән 50 балл бирелә. Шуңа күрә ярты баллар «Язгы аҗаган» әсәрен никадәр яхшы дәрәҗәдә белүеңнән тора.

3 тур – ул үзеңнең проект эшләреңне яклау. Олимпиаданың темасы – «ЮНЕСКО – мирасыбызның сагында» дип атала. Шуңа күрә ЮНЕСКОга бәйле проектлар ясарга кирәк иде. Шәхсән мин Колшәриф мәчете темасын алдым. «Колшәриф» мәчетен күпләр белә, ә гомумән үзенең кем булганын, нәрсә эшләгәнен белүчеләр аз дип уйлыйм. Аны өйрәнү, башка кешеләргә шул мәгълүматны тарату – зарур эш. Шуңа күрә мин шул эшкә керештем.

Мондый уңышка ирешүеңә кемнәргә рәхмәт әйтер идең?

Беренче чиратта, укытучым Рамил абыйга. Мине үстерүдә ул зур хезмәт куйды. Икенче чиратта, әти-әнигә. Алар үз ягыннан бик нык тырышты, дөрес юлга юнәлтте, китаплар табып бирде. Аннары зур рәхмәтләрне китапханәчеләргә әйтергә кирәк. «Адымнар» мәктәбендәге китапханәчеләргә һәм әнинең туган авылындагы китапханәче Мөслимә апа Каюмовага рәхмәт. Кызганычка, Татарстан китап нәшриятында классик язучыларны аз бастыралар. Күп язучыларның әсәрләрен табуы кыен. Ул китаплар совет чорында яки узган гасырның 80-90нчы елларында басылган. Хәтта 1850 еллардагы басмалар белән дә эш итәргә туры килде.

Гаилә династиясен дәвам итеп, журналист булыр идеңме?

Әйе. Бәлки, ул чын журналистика да булмас. Ләкин эшем филология өлкәсендә булыр дип ышанам.

Журналистика һөнәре сиңа кайсы ягы белән якын?

Журналистика – ул кыюлык таләп итә торган һөнәр. Ул күпмедер дәрәҗәдә башка һөнәрләрнең үзенчәлекләрен дә ала. Журналист ул бер үк вакытта яхшы филолог та, оратор да, публицистик мәкаләләр язучы да булырга тиеш. Журналистика – ул офиста утырып, ниндидер документлар тутыру эше генә түгел, ә дөньяви чараларга чыгып, төрле галимнәр, иҗат кешеләре белән, актерлар белән аралашу. Әдәби әсәрләргә рецензия язу да, шул ук вакытта яңалыклар яктырту да.

Ә бу исемлеккә блогерларны да кертер идеңме?

Соңгы вакытта блогерларны журналистлар белән берләштерәләр. Бигрәк тә «Татмедиа» шул юнәлештә эшли. Минемчә, ул кирәкле әйбер түгелдер. Блогер ул – күпмедер дәрәҗәдә һәвәскәр кеше. Ул үз теләге, үз көче белән эшли. Татар милләте рус милләтеннән аерылып тора. Руслар үзләренә акча да таба ала, үзләренең аудиторияләре да күләмлерәк. Ә татар блогерлары барыбер ярдәмгә мохтаҗ дип әйтер идем. Барыбер журналист – ул журналист, ә блогер – ул блогер. Аларның һәркайсының аерым аудиториясе булырга тиеш.

Ә синеңчә алар татар телен үстерүдә үз өлешен кертәме?

Әлбәттә. Тел – ул театрдан яңгырый торган сөйләм генә түгел, ул авылда әби-бабайлар, яшьләр аралаша торган татар теле дә.

Соңгы вакытта корея теле белән шактый кызыксынып киттеләр. Бигрәк тә кызлар. Яшьтәшләрем Корея телен, мәдәниятен өйрәнә башлады. Мин дә, татар теле шундый дәрәҗәдә булсын, дип, Кореядә яшәгән кешеләр татар телен өйрәнә башласыннар, дип хыялланам. Әдәби тел белән генә эш итеп булмый. Ул гади сөйләм, кешеләр телендә дә булырга тиеш. Блогерлар бу юнәлештә үз өлешен, һичшиксез, кертә.

Һәр кеше театрга барып йөри алмый. Эштән арып кайткач, интеллектуаль хезмәт белән шөгыльләнәселәре дә килмидер. Аларга мәгълүматны җиңелрәк форматта җиткерергә кирәк. Блогерларны үстерик әле без.

Син кайсы язучыларны яратып укыйсың? Аларның кайсы әсәрләре сиңа якын?

Әдәби юлым Фатих Әмирханнан башланды. Аның теле бүгенге көн укучысына авыррак булыр, чөнки анда гарәп сүзләре шактый күп. Ләкин аның публицистик мәкаләләре, язмалары, журналист буларак эшчәнлеге миңа кызык. Аның 1958 елда басылган китабы бар. Ул 2 томнан тора. Икенче томы – драма әсәрләре һәм публицистик мәкаләләр. Ул – минем яраткан китабым. Анда шул кадәр матур, камил тел. Бүгенге журналистлар Фатих Әмирханның 10 мәкаләсен булса да укып чыкса, безнең журналистика зур күләмле адымнар белән алга китәчәк.

Икенче әдип буларак, яшьтәшләремә Гадел Кутуйны укырга тәкъдим итәм. Аның теле җиңел. Ул – совет чорында язган кеше. Аның сугыш вакытында язылган хикәяләре шактый кызык.

Өченче урында – Әмирхан Еники. Минемчә, татар әдәбиятында ул – иң мәртәбәле һәм оста язучы. Аның теле кайберәүләргә шактый җиңел булып тоелырга да мөмкин, ләкин шул ук вакытта ул үзенең гадилеге белән укучыны җәлеп итә.

Синең өчен авторитет булган кеше ул кем?

Ике төркемгә бүлер идем: исән булмаганнар һәм исән-имин булганнар. Авторитет – ул Фатих Әмирхан. Ул миңа шәхес буларак та кыйммәт. Аны татар әдәбиятын һәм сәнгатен үз дәрьясына алган шәхес буларак күзаллыйм.

Гаяз Исхакый – милләтебезнең беренче милләтпәрвәре. Ул бүгенге көндә тиешле дәрәҗәдә бәяләнми кебек. Аны галимнәр даирәсендә яраталар, ләкин, гомумән алсак, кайберәүләр аны кем икәнлеген аңлап бетерми кебек. Монда инде шактый совет йогынтысы да бар. Аны онытмаска кирәк.

Ә исән булган кешеләрдән авторитет ул, һичшиксез, минем әтием Илдар Кыямов (Ильдар Кыямов – телевидениедә алып баручы, журналист, төбәкче, язучы, шагыйрь, нәфис сүз остасы, җырчы, актёр. – авт.) Ул – минем өчен үрнәк шәхес. Әти кебек булу – минем максатым. Чөнки әти – зыялы, укымышлы кеше. Ул – һәрвакытта да ярдәмгә килә торган кеше. Әтиемнең барлык яхшы сыйфатларын үземә аласым килә.

Икенче авторитет – ул безнең беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев. «Адымнар» мәктәбе дә аның ярдәме белән төзелгән. Мәктәпне, шаяртып, «Шәймия» дип атап буладыр.

Әтиемнең барлык уңай сыйфатларын үземә аласым килә, дидең. Ул нинди сыйфатлар?

Әти бик ярдәмчел. Бу, һичшиксез, рухи каһарманлык таләп итә торган үзенчәлек, сыйфат. Бәлки 100 процент юмарт булу яхшы да түгелдер. Әгәр кемдер синең юмартлыгың белән файдаланса, яман кешеләр сиңа зарар гына китерә. Әмма безнең җәмгыятебезгә андый кеше кирәк. Бер-беребезгә ярдәм итеп яшәргә кирәк. Бөтен кеше дә шундый булса, безнең җәмгыятебез бик күркәм булыр иде, алга да китәр иде.

Ничек уйлыйсың, син кемгә охшаган?

Мин күбрәк әтигә охшаган. Ләкин әнинең чалымнары, гадәтләре дә үземдә бар. Мәсәлән, кызып китсәм, кыю сүзлегә әйләнәм. Ә гади тормышта әтигә охшаган.

Синең очрашып йөргән кызың бармы?

Юк. Мин бу мәсьәләдә әллә ни ашыкмыйм. Чөнки минем тормышым алда. Бүгенге көндә төпле нигез ясыйсы бар. Рабит Батулланың шундый гыйбарәсе бар. Аның улы Нурбәк алган булган үзенә кошчык. Ләкин, ата кош булса да, кошчык нигәдер сайрамаган. Аннары шул кошны саткан кешеләр әйткән: «Син аңа оя корырга төрле әйберләр бир. Чүпрәктер, мамыктыр». Чынлап та, кош үзенә оя коргач кына сайрый башлаган. Һәм, шул рәвешле, ана кошны үзенә җәлеп иткән. Мин дә бу фикер белән килешәм. Әүвәл үзеңә оя корырга кирәк.

Яшьләр хәзер мәхәббәт дип шашып йөри. Әгәр син ул кеше белән киләчәгеңне күрмисең икән, аның кызыгы калмый. Ниндидер бер мизгел генә булып кала. Бәлки, балачак хатирәсе буларак, анысы да яхшыдыр инде. Ләкин миңа якын түгел ул. Кыз булса, ул синең хатының булырдай кеше булырга тиеш. Ә хатын булса, ул ниндидер йортта төпләнергә тиеш. Ә мин гаиләмне әтиемнең йортына алып киләм дип күзалламыйм. Ир-атның үзенең йорты булырга тиеш.

Булачак хатыныңны нинди итеп күзаллыйсың?

Чын мәгънәсендә татар булырга тиеш! Үзеңә хатын сайлаганда, беренче чиратта, балаларыңа ана сайлыйсың.

Син кайсы авылга кайтып йөрисең?

Гадәттә, әниемнең авылына кайтам. Яшел Үзән районындагы Олы Шырдан авылы. Кайвакыт төрле мәҗлесләргә, туганнар белән күрешү өчен әтинең Чирмешән районы Кара Чишмә авылына кайтабыз.

Ничек соң сиңа авыл тормышы?

ХХ гасыр башында авыл тормышы булгандыр. Чөнки авыллар бүгенге көндә әкрен генә дачага әйләнә бара. Авылларда гадәтләр, йолалар Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» әсәрендәге кебек түгел. Ничектер читләшәбез, югалтабыз. Бәлки, бу – нормаль күренештер дә. Чөнки татар мәдәнияте, татар халкы шәһәрләшә бара. Ул безнең мәдәниятебезне шәһәр рәвешенә кертә. Милләтебез авыл шартларында үсте, ә хәзер исә без шәһәргә күчтек. Димәк, мәдәниятебез дә шәһәрнеке булырга тиеш. Ә авыл ул күркәм күренеш булып кала.

Авыл – ул табигать кочагында булып кайту, физик хезмәт белән шөгыльләнеп алу. Без атна саен авылга кайтабыз. Эшлибез, бәрәңге утыртабыз. Авыллы булу – ул зур бәхет. Адәм баласына җирдә казынып алу, үзеңне табигать белән бер дулкында дип сизү – кирәк әйбер.

Синең яшьтәшләрең арасында «татар теле кирәкми» диючеләр булдымы? Татар теленә бәйле рәвештә конфликтка кергәнең булдымы?

Телебезне саклыйк дисәк, без конфликт белән эш итәргә тиеш түгел. Ә ничектер бүтән юллар, әзрәк хәйлә белән эш итәргә кирәк. Үземнең конфликтка кергәнем юк. «Татар теле кирәкми», «нәрсәгә татар телендә сөйләшәбез?», «по-русски удобно же, зачем нам татарский язык?» – дип сөйләшүчеләр шактый. Бу инде – аларның фикере.

Бөтен нәрсә татар телендә сөйләшә торган яшьләрдән тора. Әгәр дә без үзара татарча сөйләшеп, бүтән кешеләрне дә татар теленә өйрәтсәк, телебез дә, мәдәниятебез дә үсәчәк. Без татар телен белеп, русча сөйләшсәк, кем әйтмешли, «англичаниннар» килеп безнең өчен сөйләшмәячәк.

Син үзең башка телләр өйрәнәсеңме?

33нче гимназиядә инглиз телен өйрәндем. «Адымнар»да да шактый яхшы өйрәтәләр. Институтка кергәч, төрек һәм гарәп телен үзләштерергә ниятлим.

Гаиләдә үзара аралашканда рус теленә күчсәң, әти-әниеңнән «эләккәне» булдымы?

Без гаиләдә татарча сөйләшергә күнеккән. Һәм, гомумән, әти-әнием белән русча сөйләшә башласам, ул, ничектер, сәер яңгырый. Мин балачактан ук татарча яхшы сөйләшә идем. Татар телен яхшы дәрәҗәдә белмәгәндә, әти миңа киңәшләрен бирә иде. Ул миңа авазларның ничек дөрес яңгыраганын өйрәтте. Алдан «һ» белән «ң» авазын начар әйтә идем. Әти мине төзәтеп бара иде. Мәсәлән, «хәерле көннәр» дип әйтү дөрес түгел, ә «хәерле көн» диергә кирәк. Бу юнәлештә тәрбия бирделәр миңа. Татарча камил сөйләшүемә әти-әниемә рәхмәт әйтергә кирәк.

Татар теленең киләчәген ничек күрәсең?

Өметле итеп күрәм. Бөтен өметемне «Адымнар» мәктәбенә баглыйм. Чынлап та ул мәктәп – татар милләтенең каймагын җыя торган белем бирү оешмасы. Без бит инде берәр әдипне, язучыны алсак, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган, дибез. Минемчә, бер 50-60 елдан соң язучыларның, әдипләрнең, татар мәдәниятенең шәхесләрен өйрәнгәндә алар, һичшиксез, «менә бу-бу елларда «Адымнар» мәктәбендә белем алган» дигән юллар булачак. Һәм, шулай ук, татар гимназияләрендә. Иң мөһиме: татарча сөйләшә торган балалар булсын.

Нинди девиз белән яшисең?

Гаяз Исхакыйның шундый лозунгы бар: «Белем – ул азатлыкка илтә торган беренче адым». Чынлап та белемне үстерергә кирәк. Белем булса, бәхетле дә буласың. Татар әдәбиятында мәгърифәтчелек реализмы дигән юнәлеш бар. Чынлап та гыйлем өйрәнүгә, гыйлем өстәүгә әһәмият бирергә кирәк. Бигрәк тә яшь чакта. Мин әле яшь, баш мием саф, мәгълүмат сеңдерергә сәләтле. Дөньяга күз ачыла башлаган. Шуңа күрә өйрәнеп калырга кирәк.

Рәхмәт, Ихтыяр, төпле һәм тулы җавапларың өчен. Уңышлар сиңа!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100