Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халык Уфа блогеры Рөстәм Нәбиевның хатыны өчен борчыла

news_top_970_100
Халык Уфа блогеры Рөстәм Нәбиевның хатыны өчен борчыла
"Татар-информ" архивы

Казарма ишелеп, ике аяксыз калган, бик күпләрнең мотиваторы, соңгы вакытта иң биек тауларга менүче буларак танылган Уфа блогеры Рөстәм Нәбиевнең хатыны Индира социаль челтәрдә матур күлмәк киеп бөтерелгән видео куеп, халыкны борчуга салган.

Видеодагы сүзләргә караганда, Уфа блогерының хатыны тормыштан канәгать һәм бәхетле. «Мөгаен, ниндидер берничә елдан соң мин үз-үземә сәлам җибәрермен. Рәхмәт сиңа, «кулыңны төшермәгән» өчен, кечкенә мин. Кара, барысы да без хыялланганча», – дигән сүзләр чыга видеода.

Матур видеолар астына калдырыла торган «матур», шәп», «искиткеч» дигән комментарийларга биредә урын юк. Халык Индираның «эче зур булуы», берәү язуынча, «муеныннан ук башлануына» борчылган.

«Сездә диастаз. Хирургка барыгыз, дөрес булмаган тренировкалар аны бары тик зурайта. Эчегез зурайганнан зурая»;

«Күлмәге дөрес сайланмаган»;

«Коточкыч, эчке кием дә кимәгән»;

«Бала көтми ул, көтсә яшерер иде»;

«Ике бала тапканнан соң минем дә эчем калды, тик нигә шундый күлмәк кияргә. Ул сездә коточкыч бит», – дип ямьсез комментарийлар калдырган борчылучылар.

Әлбәттә, Индираны берничә кеше яклап чыккан: «Ул бары күлмәкне дөрес сайламаган», «Бик матур хатын-кыз. Аннан үрнәк алыгыз», «Индира, беркемне дә тыңламагыз, сез – гүзәл ханым».

«Сез үзегезнең ахмак комментарийларыгыз белән кешенең күңелен төшерәсез. Сез, кешенең тышкы кыяфәте турында язганда, башыгыз белән уйлыйсызмы ул? Сез тормышның бумеранг икәнен беләсезме? Мин бу комментарийларны укыйм да…» – дип язган «Ут хатын» Гүзәл Хөснетдинова.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 24 июль 2023
    Исемсез
    Кемдэ кемнен ни эше бар,бик матур ,гэудэсе дэ ,кулмэге дэ,килешеп тора,шэрэ тугел ,кайбер иптэшлэр кебек!
  • 24 июль 2023
    Исемсез
    Барысы да ябык, шэрэ хатыннарны карап кузлэре тонган, Алююю, нормальный ир хатыны шундый тулы гэудэле була ул. Бик матур гэудэсе дэ, кулмэге дэ. Ул подиумда йорми.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100