Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халык табибы Таһир хәзрәт: «Дога укып, хиджама ясагач, баласызлар бала таба»

Арча районының Кенәр авылында Таһир хиҗама ясап, кешеләрне дәвалый. Интертат блогер Фагыйлә Шакированың шушы уникаль кеше хакындагы репортажын тәкъдим итә.

news_top_970_100
Халык табибы Таһир хәзрәт: «Дога укып, хиджама ясагач, баласызлар бала таба»

Таһир әфәнденең хәләл җефете Ләйлә ханым мине тәмле вак бәлешләр пешереп каршы алды. Ул – эшкә уңган-булган, ләкин бик тыйнак кеше. 

Әссәләмү галәйкүм, Таһир әфәнде! Тормыш иптәшегез Ләйлә ханым үзен камерага төшерергә һич ризалык бирмәде, шул кадәрле оялчан хатын-кызны беренче тапкыр күрәм...

Вәгаләйкүм әссәләм! Әлхәмдүлилләһи, аз сүзле инде ул, шуңа 33 ел бергә торабыз. Тормышта төрле хәлләр булса да, бик әйбәт торабыз, Аллага шөкер!

Ике бала тәрбияләп үстергәнсез икән.

Аллага шөкер, ике кызыбыз бар. Ләйсән кызым – уникаль кеше. Үзенең диагнозы бар, анысы турында сөйләшмәбез. Ул чигү чигәргә ярата.

Кайчаннан бирле шөгыльләнә инде?

Тумыштан дип әйтсәм, дөрес үк булмый инде, 7 яшьләрдән бирле чигә. Үзенең дөньясы аның. Рәсемнәр дә ясый, сәйлән белән дә чигә. Чигүләрен рамкага куеп, диварга да эләбез.

Икенче кызыгыз?

Зөһрә исемле тагын бер кызым бар, аңа 30 яшь. МКДЦ да (Төбәкара клиник-диагностик үзәк) кардиология бүлегендә шәфкать туташы булып эшли.

Сез үзегез китаплар бастырып чыгару белән дә шөгыльләнәсез.

Әйе, Ләйсән кызым булыша, балалар китаплары ясыйбыз без кызым белән.

Авыл җирендә яшәп китап бастрып чыгаручыларны беренче тапкыр күрәм. Менә нинди уңган-булган кешеләр яши Кенәр авылында. Боларның күбесе – дини һәм балалар өчен китаплар икән.

Иң яраткан шөгылем – шушы балалар өчен китап ясау инде. Монда Ләйсән кызым – миңа бик зур булышчы. Рәсемнәр буенча идеяләрне күбрәк ул бирә.

Китапларда Раил Фәйзрахманов дигән исемне күрәм.

Ул – безнең «Каләм» нәшриятының җитәкчесе. Безнең ният татарча китаплар чыгару иде, әмма татарча китап белән генә ерак барып булмый икән. Хәзер урысча да бастырабыз. Дагыстанга, Чечняга китә, Франциядә алдылар китапларыбызны. Казахстанга китте, Пермь, Пенза якларына да киттеләр.

Таһир әфәнде, белүемчә, сез әле – халык табибы да.

Әйе, ул шөгылем дә бар, сер түгел.

Хәзер хиджама ясаучылар күп. Сезнең хиджама башкаларныкыннан нәрсәсе белән аерыла?

Хиджаманы күп кеше акча өчен эшли. Ул акча өчен эшләнергә тиеш түгел. Бизнес өчен булган очракта, Аллаһы Тәгалә шифасын бирә, әмма нәтиҗәләр башка булачак. Әгәр син чын күңелдән эшлисең икән, нәтиҗәсе дә икенче. Бик күп очраклар булды: ДЦПлы балалар аякка басты! Табиблар, сезнең балагыз беркайчан да аякка басмаячак, дигән бала, Аллаһның рәхмәте белән аякка басты! Әти-әниләренең шуннан ислам диненә игътибары артты.

Ләкин бу бизнес булырга тиеш түгел, дисез?

Бизнес булырга тиеш түгел. Ул – чын күңелдән, ихласлык белән эшләнә торган эш.

Сезнең кулларыгызда дәвалау сәләте бар, диләр. Өшкерәсез дә?

Балаларны өшкерәм, зурларны өшкергәнем юк. Хиджамадагы шикелле үк, монда да бик күп көч кирәк.

Нинди кешеләр килә сезгә хиджамага? Берничә очракны искә алып китмәссез микән?

Иң башта миңа 9нчы сыйныфта укучы бер кыз килде, башы авырта, дип китерделәр. Безнең көчебез җитми, дип, үзебезнең врачлар җибәргән. Кичтән ул кыз миңа килде. Мин аны томан эчендә йөргән кебек күрдем. Хиджаманы баш авыртуына куйдым, авыртуы бетмәде. Аннан алар әнисе белән кунакка килделәр, шунда әнисе, күрем вакытында кызым түнеп китә, егыла хәтта, дип әйтте. Шуннан хатын-кыз нокталарына куйганнан соң, сөбханалла, тузанланган лампочканы сөртеп алгач, дөнья ничек яктырып китсә, кыз белән дә шулай булды. Бозыммы, нәрсәдер булган, Аллаһның рәхмәте белән, кыз аякка басты, инде хәзер медицина училищесын тәмамлады.

Ковид вакытында хиджама ярдәм итәме?

Ярдәм итә, чөнки могҗиза бит ул. Пәйгамбәребез с.г.в. Миграҗ кичәсендә җиденче кат күккә менгәндә, фәрештәләр, үзеңнең өммәтеңә шушы хиджаманы ясарга боер, диделәр. Хиджама – Аллаһы Тәгаләнең кешегә биргән бер нигъмәте. Ул безнең тормышка кереп китте инде, табиблар да авыруларга аны тәкъдим итә хәзер.

Хиджама ясатыр өчен сезгә кайсы яклардан киләләр? Россиянең төрле төбәкләреннән дә киләләр икән, диделәр.

Киләләр, Аллага шөкер.

Берсен дә борып җибәрмисезме?

Юк, бормыйм. Миңа христианнар да килде, мөселманнар да, гади кеше дә. Мин кешенең милләтенә дә, диненә дә карамыйм, чөнки ул – Аллаһы Тәгалә биргән шифа.

Хиджама ясаганда, сез кешенең җенлеме-түгелме икәнен сизәсез икән, шул хакта да сөйләгез әле.

Хиджамага килгән кеше җенле булса, зәңгәр күзлеме ул, соры яки яшел күзлеме, ямьсез итеп, күзенең карасы белән карап куя, шуннан сизәм инде. Мизгел генә карый, әмма шундый начар итеп!

Зәхмәт, җен чыкканда, кеше нинди реакция бирә? Кычкыра башлыймы?

Ник син мине газаплыйсың, дип кычкыра. Андый очраклар булды. Чыгып кит, мин сине газапламыйм, димен. Бик куркыныч итеп кычкыралар алар. Кайберләре кычкырмый, кешене калтыратып чыга.

Хиджама ясау өчен махсус кушетка да алып куйгансыз икән. Бу эш белән кайчан шөгыльләнә башладыгыз?

2010 елда үзем йөри алмас булгач, Балтачка барган идем, остеопатка. Шул егет миннән бик күп акча сорады. Мин шуңа бик аптырадым. Кайтып, хатыныма хиджаманы ничек эшләргә икәнен әзрәк өйрәттем дә әйттем: «20 ел бергә торабыз инде синең белән, бар ачуыңны чыгарып бетер, әйдә, кискәлә», – дидем. Хатыным хиджаманы эшләп бетерүгә, мин шундук аякка бастым. Аннан авыллар буйлап киттем пациентлар эзләп. 2012 елда укырга кердем, 2014 елда тагын башка җиргә укырга кердем. Хәзерге вакытта да укыйм. Инде үземнең укучыларым, төркемем бар, Аллага шөкер, хиджамага өйрәтәм.

Сезнең төп белемегез нинди, кайда укыдыгыз?

Төп белемем буенча Әтнәдә техникум тәмамладым, техник-механик мин.

Аннан мәдәрәсә тәмамладыгызмы?

Әйе, 1000 еллык мәдрәсәне бетердем.

Хиджама ясау өчен сертификатыгыз бармы?

Сертификат бар (күрсәтә).

Хәзер ковид белән чирләүчеләр бик күп, нничек сакланасыз?

Үзебездән килгәнчә барын да кулланабыз, дезинфекцияләр ясыйбыз. Стерильно эшләргә тырышабыз. Һәр кешегә индивидуаль банкалар кулланабыз, чөнки, үзегез әйткәнчә, авыручылар бик күп.

Кемнәргә хиджама ясатырга мөмкин, кемнәргә ярамый?

Менә без бер айлык балага ясадык, 90 яшьлек әбигә ясадык – шушы аралыктагы бөтен кешегә дә ясатырга ярый.

Сез хиджама ясаганда Коръән сүрәләре укыйсыз.

Әйе. Минем митраль клапанлы пролапс бар иде. Аның нәрсә икәнен, бәлки, белүчеләр бардыр: йөрәкнең ике яклы клапаны бар. Минем ул 1 см аралыкта ябылмый иде. 2007 елда белдем мин аның турында, ул тумыштан булган, гадирәк әйткәндә, порок сердца инде ул. Шушы хиджама сәбәпле, Алаһның рәхмәте белән, хәзер ул минем юк.

Онкологик чирләр булса, хиджама ясатырга ярамый, диләр.

Дөрес итеп ясаганда, Аллаһы Тәгалә бөтен авырулардан да шифа бирә. Әмма хиджама ясар алдыннан андый чирлеләрнең анализлары булу шарт.

Сез – дини белеме булган хәзрәт, сезгә хатын-кызлар да мөрәҗәгать итә. Аларга да хиджама ясыйсызмы?

Мин бик кирәк булганда гына хатын-кызларга ясыйм, нигездә кызым ясый. Ул да минем белән бергә укып чыкты, сертификат алды.

Хиджаманы ничек ясауларын үз күзләрем белән күрәсем килә. Күрсәтегез әле.

Әйдәгез! (кушеткада йөзтүбән ятучы ир-атка күрсәтә)

Хөрмәтле тыңлаучыларым, нинди генә шартларда кемнәрне генә төшерергә насыйп булмады! Менә клиент килгән, аның ризалыгы белән, мин аз гына булса да төшерергә уйлыйм. Таһир әфәнде, нинди инструментлар белән эшлисез?

Менә шушы гап-гади лезвие, чөнки хирург кораллары бик начар. Лезвие бер генә мәртәбә кулланыла, башта мин аны 4 тигез өлешкә бүләм.

Авыртамы?

– Юк, чөнки балалар да авыртынмый. Черки тешләде, дип сөйләштерә-сөйләштерә куябыз без аны.

Таһир әфәнде, Россиядә беренчеләрдән булып сез карта ясагансыз икән. Ул карта хәзер Мәскәүгә, Чечняга китеп, аны кулланалар икән. Ул нинди карта?

Кеше аркасында хиджама куела торган нокталарның атласы ул. Нинди чиргә кайсы ноктага куясы икәнен күрсәтеп ясаган идем мин ул атласны. Аны башта Франциядә бастырдылар, аннан Япониядә.

Сез аңардан керем алдыгызмы соң?

Юк, алмадым. Мин аны үземнең күңел тынычлыгым өчен ясаган идем, үземә бер шөгыль итеп. Аннан, бисмилла дип, Интернетка куйдым.

Климакс белән интегүче хатын-кызлар да килә икән сезнең янга.

Киләләр, ул – бик авыр чир икән, хатын-кызлардан гына белдем. Хиджама ясатыр өчен 65 яшьлек хатын-кыз килгән иде, ул, 10 ел газапланам инде, диде. Беренчесендә, нинди куркыныч бабай икән, дип куркып кына килде. Берәр атнадан тагын килде. Ул вакытта инде, бар җиремә дә куй, шундый рәхәт, шундый рәхәт, дип куйдырды.

Менә хиджама шулай ясала (лезвиесе белән банка куйганнан калган түгәрәк эзләр эчендәге тән тиресен вак-вак кискәли). Хаҗга баргач, хиджамадан калган эзләрне күргәнем бар, пычак белән кискән шикелле эзләр калган. Алай булырга тиеш түгел.

Кайбер кешеләр массажны да догалар укып ясый. Бәлки, монда догаларның да файдасы бардыр?

Әлбәттә, бу вакытта Аллаһы Тәгаләдән шифа сорыйбыз. Чөнки шифа бирүче – ул, мин – сәбәпче генә.

Сезгә бала таба алмаучылар да мөрәҗәгать итә, диләр.

Әйе, бик күп бала таба алмаучылар мөрәҗәгать итте безгә. Алар ЭКОга барып, күпме акча түгеп, инде чарасызлыктан безгә килделәр. Соңгы хатын-кызыбыз 2021 елның февралендә бала тапты, 10 еллап бәбәй алып кайта алмыйча, елап килгән иде. Аллаһның рәхмәте белән, хәзер кызы үсеп килә.

Ничә сеанс кирәк булды?

Ике сеанста булды.

Сөбханаллаһ машаллаһ!

Хиджама – ул фарыз түгел, ул пәйгамбәребез с.г.в.нең онытылган сөннәте. Шул сөннәтне торгызу, үтәү кирәк. Дәвалану – Аллаһы Тәгаләнең биргән бер нигъмәте, чөнки пәйгамбәребез с.г.в. әйтте, хиджама фәкать үлемнән генә дәва түгел, диде.

Интертат: традицион булмаган дәвалау ысулларын куллану алдыннан табиб белән киңәшләшегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100