Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Уклау үзеңә төшмәгәе»: Рамил Шәрапов хатынының ачуын чыгарган

news_top_970_100
«Уклау үзеңә төшмәгәе»: Рамил Шәрапов хатынының ачуын чыгарган
Фото: Рамил Шәраповның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Юмор остасы Рамил Шәрапов та интернетта популяр норм/стрем уенын уйнарга булган. Ул хатынына сораулар бирә, ә анысы уклау күрсәтеп җавап бирә.

Ир кешенең нервысында уйнау?

Норм.

Ашарга пешерәм дип, фаршны суыткычтан чыгарып кую, аннары кире тыгып кую?

Норм.

Хатынның төнлә гырылдавы?

Мин гырылдамыйм. Әкият сөйләп маташма.

Ир кеше башка хатын-кызлар белән язышса?

Ә син ничек уйлыйсың?

Диндә язылган, мин муллалар белән сөйләшкән идем. Дүрт...

Хәзер телефоныңны бәреп төшерәм, син – мулла түгел, – ди хатыны.

«Уклау үзеңә төшмәгәе монда», – дип, артист өчен борчылучылар да бар.

Күпчелекнең артистның кызыклы видеоларында күренмичә генә катнашучы хатынын күрәсе килә икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100