Халык ни дәрәҗәдә күндәм? – Блогер ялганына ышанып, укытучылар фольга башлык ясаган
Россия мәктәпләре укытучылары балаларны, белорус оппозицион блогерының шаяртуы аркасында, фольгадан башлыклар ясарга өйрәтә башлаган. Фотосурәтләр «Архангельск урта гомуми белем бирү мәктәбе» төркемендә чыккан, дип яза «Лента.Ру» сайты.
Белоруссия блогеры Владислав Бохан, шаяртып, уку йортлары администрацияләренә ялган мөрәҗәгать әзерли һәм аларны «Бердәм Россия» партиясе депутаты исеменнән берничә мәктәпкә җибәргән. Блогер бу пранк белән Россия халкының «заговор теориясенә» ничек ышануларын һәм укытучыларның никадәр сүз тыңлаучан булуын күрсәткән.Бу фәрманда әйтелгәнчә НАТО спутникларыннан саклану өчен фольгадан баш киеме ясарга, укучылар белән мастер-класс үткәрергә һәм отчет җибәрергә – фотоларны юлларга кирәк була. 7 мәктәп шушы кармакка капкан. Алар блогерга фольга шлемлы фотоларын җибәргән.
«Ватан шлемы» патриотик мастер-классы укучыларны НАТОның спутник һәм радиоэлектрон чараларына кул астындагы әйберләр ярдәмендә каршы торырга өйрәтә. Мастер-классның максаты – ватанпәрвәрлекне ныгыту, НАТОның спутник һәм радиоэлектрон чараларын куллану куркынычы булганда кул астында булган материаллар белән эшләү күнекмәләрен арттыру», – дип яза мәктәп укытучылары отчетларында.