Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халык медицинасында тәкъдим ителгән чараларның кайсылары салкын тигәндә булышмый?

news_top_970_100
Халык медицинасында тәкъдим ителгән чараларның кайсылары салкын тигәндә булышмый?
https://pixabay.com/

Табиб-терапевт Рөстәм Османов салкын тигәндә булышмый, өстәвенә хәлне начарайта торган халык медицинасы чараларын атады. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Куркыныч халык медицинасы чаралары исәбенә бәрәңге парында торуны кертәләр. Табиб сүзләренчә, бу процедура лайлалы тышчаларны пешерергә мөмкин.

Сулыш юлларын җылыту аркасында, шешенү тагын да арта, бу исә сулыш алу белән проблема чыгаруы мөмкин. Тән температурасы югары булганда (37,5 градустан артканда) ингаляция ясау катгый тыела.

Табиб сүзләренчә, температура югары булганда, үпкәләрдә аутоиммун авырулар кичергәндә горчичник куярга ярамый. Катлаулы бронхит яки бактериаль пневмония вакытында горчичник файдалы, ләкин авыруның азагында гына.

Эксперт ОРВИ вакытында аякны кайнар суга тыгып утыруның да буш эш икәнен әйтә. Аның сүзләренчә, салкын тигәндә һәм грипп вакытында бу процедура берничек тә булышмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100