news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Халык Гүзәлемнең әнисе үстергән кәбестәләрнең зурлыгына шаккаткан

news_top
Халык Гүзәлемнең әнисе үстергән кәбестәләрнең зурлыгына шаккаткан
Фото: "Татар-информ" архивы

Дини эчтәлекле җырлар башкаручы Гүзәлем социаль челтәрдәге сәхифәсенә үзе үстергән кәбестәләр белән төшкән әнисенең фотосын куйган. Кәбестәләр азык пленкасына төреп куелган.

«Менә әнидә уңыш! Сөбханалла», – дип сокланган кызы әнисе җыеп алган уңышка.

Кәбестә үстерү һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел, аны карап тормасаң, кортлар берничә көн эчендә юкка чыгара. Шуңа да халык җырчының әнисе үстергән шундый зур кәбестәләрне күреп шаккаткан.

«Сөбханалла, мондый гигант кәбестә дә була икән»;

«Ничек шулай зур итеп үстереп була? Сере белән уртаклашсагыз иде»;

«Беренче тапкыр күрәм шундый зур кәбестәләрне. Бу кадәр кәбестәне нишләтәсез?»;

«Шулай төреп саклыйлармы?»;

«Кәбестәнең сортын әйтегезче», – дип комментарийлар калдырганнар.

Фото: © Гүзәлемнең Телеграм-каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар