«Ямьле» төркеме социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә «Җырлыйк әле» дигән яңа җыр тәкъдим итте. Җырның сүзләрен Айшат Шәрипов һәм Миләүшә Хәсәнова язган, музыкасын Айшат Шәрипов, аранжировкасын Айнур Шәрапов эшләгән.
«Бу – гасырлар буе иман, эчке горурлык һәм үз-үзенә, әйләнә-тирә дөньяга ихтирам белән яшәүче татар халкының холкын чагылдырган яңа трек. Тыңлагыз, кушылып җырлагыз һәм безне билгеләгез! Бу җыр һәркайсыбызның җиңүләре турында булсын һәм халык гимнына әверелсен!» – дип язылган җырны тәкъдим итү постында.