Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халык артисты Зилә Сөнгатуллина: «Җырчы үлгәнче җырчы булып кала»

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина белән гаиләсе, опера сәнгатендә беренче адымнары, аңа канатлар куйган остазлары турында әңгәмә кордык.

news_top_970_100
Халык артисты Зилә Сөнгатуллина: «Җырчы үлгәнче җырчы булып кала»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Зилә апа белән мине бик күп нәрсә бәйли. Беренчедән, исемемне аның хөрмәтенә кушканнар. Икенчедән, Зилә апа Казан университетының Татар халык хорында солист буларак чыгыш ясаган булса, мине дә язмыш әлеге хор белән бәйләде – бүгенге көндә Зилә апа салган традицияләрне җырчы-студентлар белән дәвам итәбез. Өченчедән, иң беренче зур әңгәмәне дә моннан 7 ел элек журналистикада беренче адымнарымны ясаганда аннан алган идем. Һәм менә, ниһаять, мин, 7 елдан соң, Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасына юл тоттым. Әлбәттә, Зилә апам янына! Бу юлы инде мәдәният өлкәсендә шактый тәҗрибә һәм белем туплап килдем. Ә иң күңелгә якыны шул – Зилә апа мине кайдан да танып ала, «адашым» дип, якын итеп әйтә.

«Ел саен Уфага барабыз, туган авылыбызга кереп чыгабыз, әти-әни җирләнгән урынны күрмичә китмибез»

– Зилә Даяновна, юбилеегыз котлы булсын!

– Рәхмәт, Зилә! Кешенең олыгайганы читтән күренәдер, әмма артист кеше моны сизми. «Күңел унсигездә!» – дип йөргән әбиләрдән көлә идек элек, хәзер үзебездән көләбез... Кеше сау-сәламәт булса, үзенең яшен сизми. Киләчәктә дә сау-сәламәт булырга язсын.

– Гаиләдә ничә бала үстегез, туганнарыгыз исән-саумы?

– Без 5 бала: ике апам, абыем һәм энем. Кларисса, Шамил, Резидә, Зилә һәм Әнвәр.

Әти-әни исән чакта, барыбыз бергәләп җыелышып, өйдә гаилә концерты куя идек. Әти безгә татарча, русча җырлар өйрәтә, үзе баянда уйный иде. Әни мандолинада уйнады. Бер апам белән авылда концертта ике тавышка русча җырлаган булды, әти сәхнә артында аккомпанемент уйнап торды. Абыем да матур җырлый.

Кызганыч, Әнвәр энебез 2 ел элек бу дөньядан китеп барды. Калганнарыбыз, шөкер, исән-сау, аралашып торабыз.

– Нигез йортыгыз торамы әле?

– Без Салават районы Нәсибаш авылында туып үстек. Ел саен Уфага барабыз, туган авылыбызга да кереп чыгабыз, әти-әни җирләнгән урынны күрмичә китмибез. Бу – гаиләбезнең бурычы. Нигез йортыбыз тора, аны әти-әни төзегән. Кайчак йортыбызга кереп чыгабыз, күзгә яшьләр тула. Хәзер инде анда башка кешеләр яши.

Соңгы 17 елын әни Уфада Кларисса апамда яшәде. Без аны көчләп авылдан шәһәргә алып киттек. «Әтиегез монда ята, мин кая китим?» – дигән иде. Әти 49 яшендә дөнья куйды, әни 78дә. Әни вафат булгач, без аны шушы нигез йортыбыз яныннан озаттык. Әни гомере буе укытучы, әти следователь, милиция начальнигы булып эшләде. Әти мәктәптә дә укытты. Ул 2 университет тәмамлаган: филолог һәм юрист белгечлекләрен үзләштергән.

Мин – укытучылар гаиләсеннән, морзалар нәселеннән. Дәү әтием Мәхмүт Еникеев – Башкортстанда рус теле, әдәбиятыннан иң беренче укытучыларның берсе, авылдан авылга укытып йөргән. Тәрбияне гаиләдә дәү әтидән, әти-әнидән алдык. 5 бала үстек, дидем. Беркем дә беркайчан соңга калмыйча, өстәл артына утырырга тиеш иде. Дәрес әзерләү дә, өй эшләрен эшләү – барысы да үз вакытында башкарылды. 5 баланың берсе бераз соңга кала икән, беркем дә ашый башламый, көтеп тора идек. Иртәнге аш белән төшке аш, төшке аш белән кичке аш арасындагы вакытта ашарга гадәтләнмәгән идек. Урамда нәрсә дә булса чәйнәп бару – бөтенләй хурлык! Безне бик дөрес тәрбияләгәннәр икән, дим.

Авылда рус классында укыдым. Беренче укытучым әнием иде. Уку җиңел булмады: мәктәптә «әни» дип түгел, «Нәсимә Мәхмүтовна!» дип әйтергә туры килә иде, аннан соң, ул дәрескә әзер булу-булмавымны белеп торды. Әзер булмаган вакытта сорый, «икеле» дә куйган чаклары булды. Өйгә кайткач, портфельне тотып җиббәрәм – әти карап тора. Аннары спектакль башлана. «Нәсимә Мәхмүтовна, нишләп син Зилә Сөнгатуллинага «2»ле куясың? Сине әйтәләр, урысларны яклыйсың дип!» – дип, әти әнигә шаяртып әйтә торган иде. Күңелле чаклар!

«Интернат-мәктәптә укып, шәхес буларак тәрбияләндем»

– Көчле тавышлы, талантлы җырчы булып ирешүдә генетика роль уйныймы?

– Генетиканың роле бар. Әти-әниең җырласа, ишетү сәләтләре булса (музыкаль слух), музыка белән шөгыльләнсәләр, балаларга да күчә ул. Әти-әнисе җырчы булган кешеләрнең балалары җырчы һөнәрен сайламаска да мөмкин.

2023 ел, ноябрь. Рәмис Аймәт шигырьләренә иҗат ителгән «Аклык» концерты.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Музыканы ярату – бик яхшы сыйфат. Музыка – зур тәрбия. Без дә музыка белән тәрбияләндек. Кайвакыт күп нәрсәне сүзсез, ягъни музыка аша җиткереп була.

Өйдә «приемник» бар иде, әти-әни «Маяк» радиостанциясен кабыза. Анда классик музыка гел яңгырап торды. «Шуны тыңла», – дип беркайчан да әйтмәделәр. Көннәр буе яңгырап торган приемник яныннан бер дә китәсе килмәде, тыңлап тик утырдым. «Нәрсә, синең эшең беттемени», – дип, әни ачулана иде. Авылда эш күп бит инде...

Малаяз район үзәгендә аерым бер территориядә урнашкан музыкаль мәктәп-интернат ачтылар. Эксперименталь мәктәп иде ул. Өр-яңа 3 бина төзеп куйган иделәр: берсе – мәктәп, икенче бинада – укучылар, өченче бинада укытучылар яшәде. Үзенә күрә бер кечкенә шәһәр булды ул. «Кызыгызны әллә шунда бирәсезме? Җырларга да ярата. Уфадан укытучылар киләчәк. Музыка, хореография дәресләре дә читтә калмаячак», – диделәр әтигә. Мине шушы мәктәпкә укырга җибәрделәр.

Казан тимер юл вокзалында. Уңнан: Марат Таҗетдинов, Зилә Сөнгатуллина, Мөнир Якупов һәм башкалар.

Фото: Зилә Сөнгатуллинаның «ВКонтакте» төркеменнән

Биредә уку, тәрбия алу үземне шәхес буларак әзерләргә булышты: хореография, вокал белән дә шөгыльләндем. Мәктәп территориясендә кечкенә ферма, бакча бар иде. Бар нәрсәгә өйрәттеләр.

Әти, үләсен сизеп микән, Уфаның музыка училищесы язылган адрес кәгазен шифоньерга куеп калдырган иде. Мин 7нче класста укыганда әти вафат булды. Инде әтинең язуын оныткан да идем. 8нче классны тәмамлагач, шул кәгазьне искә төшердем. Адресны интернаттагы укытучыларга күрсәттем, хупладылар. 14 яшемдә, беркемгә әйтмичә, Уфага юл тоттым. Документларымны тапшырдым да авылга кайтып киттем. Бәрәңге өеп яткан вакытта телеграмма килде. Телеграммада музыка училищесына укырга кабул итүләре турында язылган иде. Менә шунда әни белеп алды да инде. «Ничек, миңа да әйтмәдеңме?» – дип, әни елап җибәрде. «Керә алмасам, нишләрмен?» – дип курыккан идем шул

Интернат-мәктәптә мөстәкыйль, ихтыярлы кеше булып тәрбияләндем. Бу – кешенең тормышында бик тә кирәкле сыйфатлар.

Зилә Сөнгатуллина Казан университетының Татар халык хоры белән. Беренче рәт, сул якта. Уртада – хорның җитәкчесе – Ирнис Рәхимуллин.

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

«Миндә «йолдыз чире» булмады»

– Тормышымда бик яхшы кешеләр очрап торды, – дип дәвам итте Зилә Даян кызы. – Интернат-мәктәптә вокалдан Александр Иванович, музыка училищесында Лилия Әхмәтовна укытты. Лилия Әхмәтовна мине консерваториягә әзерләде. «Сиңа опера җырчысы булырга кирәк», – дип әйтә иде. Тавышымны саклады, авыр әсәрләр башкармадым. Математика, физика фәннәреннән «3»легә укыдым. Элек «3»ле белән югары уку йортына алабыз дип тормый иделәр. Лилия Әхмәтовна министрлыкка барып, миңа рөхсәт алды. «Барсын әле, керсен. Кермәсә, китәр», – диде. Мин аңа бик рәхмәтле.

Казан дәүләт консерваториясендә булачак остазым Валентина Лазько, консерваториянең ул вакыттагы ректоры Нәҗип Җиһанов мине колач җәеп каршы алды, бик хөрмәт иттеләр. 18 яшемдә консерваториягә укырга кердем. Тавышым ныгып өлгермәгән иде, Валентина Андреевна «щадящий» режим белән шөгыльләнеп, Татар дәүләт опера һәм балет театрында чыгыш ясарга әзерләде. Консерваторияне тәмамлагач, опера театрына эшкә урнаштым. Татар дәүләт опера һәм балет театрында мине чын опера җырчысы итеп, режиссер Нияз Даутов әзерләде.

Зилә Сөнгатуллина һәм Нәҗип Җиһанов

Фото: © https://kitaphane.tatarstan.ru/zhiganov_photoarchive.htm

Консерваторияне тәмамлау белән иң катлаулы операга тотынмаска киңәш итте. Дөрес башкармаган очракта тамашачының психикасына зыян килергә мөмкин. Шуның өчен ул һәр җырчының тавыш мөмкинлегеннән чыгып, репертуар төзи иде.

Иң беренче спектакль – «Дон Жуан» операсында Церлина ролен башкардым. Гаэтано Доницеттиның «Любовный напиток» операсын җырладым. Тавыш өчен бик җайлы әсәрләр. Аннан соң татар операларында җырладым. «Баштан 5-6 партияне җырла, «Травиата»ны 7 елдан соң җырларсың», – дип әйткәне истә калган. Чынлап та, катлаулы операларны башкарырга тавышың әзерләнә тора, актерлык осталыгы ягыннан да җитлегәсең. Әйтик, «Травиата» 4 бүлектән тора, һәр бүлектә төрле тавыш: колоратура, лирик, драматик, ультра-лирик…

Хәйдәр Бигичев белән

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

– Уңыш казанган кешегә көнләшүчеләр дә, янаучылар да табыла...

– Мин опера театрына эшкә урнашкач, ул вакытта эшләгән олы яшьтәге дәрәҗәле артистларның партияләрен дә башкарырга туры килде. Ачулары килә иде: «Театрга килеп өлгермәгән, баш партияләрне башкарамы?»

Уңыш булгач, тамашачылар яхшы кабул иткәч тә сизелде ул. Килеп керәм, «Ой, исәнме, Зилечка!» – диләр. Ачуларын ачык итеп белгертмәделәр.

Омскида гастроль вакытында Джузеппе Вердиның «Травиата» операсында җырлагач, газетада бик яхшы рецензия чыкты. Матбугатта безнең театр белән бәйле нәрсә чыга – режиссерлар, директор, белгечләр күзәтеп бара иде. Мине артыгы белән кыландырып мактап ташлаганнар. «Рецензияне җитди итеп кабул итмәс өчен акылың җитәдер», – диде Нияз Даутов. Миндә беркайчан да «йолдыз чире» булмады.

Үзеңнең эшеңне яхшы белсәң, аягыңда нык басып торсаң, һәр максатыңа ирешәсең. Борын күтәреп йөрсәм, бернәрсәгә ирешә алмас идем... Ел саен үземне камилләштердем, катлаулы опералар башкардым. Эш күп булды. Аена хәтта 15әр спектакль җырлаган чаклар да булды. Опера җырчысы өчен ул бик күп. Хәзер елына 5 спектакльдә җырлыйлар. Репертуар да бик бай иде. Язмышыма бик рәхмәтлемен.

«Яшь җырчыларны, студентларны бик жәллим»

– Опера театры җырчысын гади җырчы дип әйтеп булмый. Спектакльләргә ничек әзерләнә идегез?

– Мәсәлән, Джоаккино Россининың «Севильсий цирюльник» операсындагы вакыйгалар XVIII гасырда бара. Син шул чордагы образны сәхнәдә тудырырга тиеш буласың. Ә моның өчен тарихи китаплар укырга, образың белән яхшы таныш булу шарт. Ничек йөрергә, җилпәзәне, гәүдәне ничек тотарга – барысын белергә кирәк. Шуның өчен опера җырчысының тавышы да, кыяфәте дә төс-килешле, өстәвенә, ул белемле дә булырга тиеш.

Уң якта Зилә Сөнгатуллина «Севильский цирюльник» операсында. 1982 ел

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Театрга баргач, артистларның костюмнарына һәрчак сокланып карыйм. Сез эшләгән чакта костюмнарның үзегезгә калганы булдымы?

– Яңа спектакльләр куйган чакта театр барлык артистка да индивидуаль рәвештә костюмнар тектерә иде. Ул – театраль костюмнар. Алар театрда эленеп тора. Аллаһка шөкер, табигатемә рәхмәт, билләрем нечкә иде. Минем костюмнарны студентлар киеп карый, берсенә дә сыймый. Партия артистның ябык, төз булуын таләп итә.

Концерт костюмнарын үзебез тектерә идек. Өйдә эленеп торалар, шкафка сыймый. Күбесен студентларга бирәм. Авылга да алып барам, милли костюмнар сорыйлар.

Советлар заманында без Мәскәүгә, Санкт-Петербургка гастрольләргә күп йөрдек. Ким-хур булмас өчен, Министрлар советы, Мәдәният министрлыгы, Беренче секретарь миңа һәм тагын берничә артистка яңа күлмәк тектерергә куша иделәр. Аннан, концертларны карап, канәгать булып кала иделәр. Ошатмасалар, яңа костюм тектерә иделәр.

Тора-бара замана да үзгәрде. Бушка фатир бирүләр бетте. Ул вакытта күпме яшь җырчыларга бушка фатирлар биргән иделәр. Хәзер яшь җырчыларны, студентларны бик жәллим. Кайвакыт ашарларына акча булмый. Ач икәнен күрсәм, ашханәгә җибәрәм. «Ашап кил, аннан соң җырларсың», – дим.

Татарстан телевидениесе студиясендә. Сулдан уңга: Венера Шәрипова, Зилә Сөнгатуллина,

Лия Заһидуллина, Ренат Ибраһимов, Нәҗип Җиһанов, Римма Ибраһимова, Гали Ильясов.

Фото: © Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музее архивыннан.

«Җырчы үлгәнче җырчы булып кала»

– Опера җырчысына нинди чикләүләр кертелә иде?

– Музыка училищесы, консерваториядә укыганда ук тәрбия алабыз. Училищеда укыганда ук нәрсәнең тамакка зыян китерүен, нәрсә ашамаска кирәклеген әйтә килделәр. Җырлар алдыннан бал, чикләвек, шоколад, тозлы ризыклар ашарга ярамый. Күп нәрсә тыелган. Организмга витаминнар җитенкерәмәвен сизмәдем. Мин, мәсәлән, туңдырма ашамыйм. Һаман да тәмен белмим. Карлыккан тавыш миңа нәрсәгә?

Хәзер инде опера театрында җырламасам да, бу ризыкларны барыбер ашамыйм. Чөнки студентларга кайвакыт катлаулы арияләрнең пассажларын җырлап күрсәтергә кирәк. Моның өчен тавышны формада тоту зарур. Җырчы үлгәнче җырчы булып кала.

2023 ел, ноябрь. Рәмис Аймәт шигырьләренә иҗат ителгән «Аклык» концертыннан соң.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

«Мин опера театрында эшли башлаганчы күп кенә француз, итальян, рус опералары татарча куелган»

– Совет чорында чит ил операларын рус теленә тәрҗемә итеп җырлау тенденциясе булган. Хәзер исә операны оригинал телдә башкаралар. Рус телендә җырланса, мәгънәсе аңлашылыр иде, бәлки? Яисә оригинал телдә җырлау дөресрәкме?

– Мин опера театрына килгәнче күп кенә француз, итальян опералары татарча куелган. Күз алдыгызга китерәсезме, «Евгений Онегин» операсы татарча яңгыраган! «Югарыдагы» хуҗалар, халыкка тәрбия бирер өчен, менә шулай да эшләп караган. Андый язмалар радио фондында бар. Венера Шәрипова, Фәхри Насретдиновлар татарча җырлаган.

Опера театрында эшли башлаганда барлык чит телдәге опералар рус теленә тәрҗемә ителеп куелды. Аннан соң оригинал телдә куела башлады, барысын да яңадан оригинал телдә өйрәнергә туры килде. Җырлар өчен итальян теле – иң җайлы тел. Бу телдә тавыш үзеннән-үзе матур яңгырый.

Минемчә, хәзер тамашачы тәрбияле булырга тиеш. Программада операның кыскача эчтәлеге тәкъдим ителә, танышып чыгарга була. Хәзер бигрәк җайлы бит: сәхнә өстендә операның тәрҗемәсе титрлар белән дә чыгып бара, кеше һәр сүзне аңлый.

Сәхнә арты. Руслан Дәминов архивыннан

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина төшереп алды

– Опера театры сәхнәсендә элек бик күп милли опералар куелган. Кайсыларын сәхнәгә кире кайтарыр идегез?

– «Алтынчәч» операсын кайтарыр идем. Ул шундый матур әсәр! Бизәлешләр, декорацияләре дә матур, музыкасы да бик милли. «Алтынчәч» – Җиһановның иң беренче диплом эше. Рәтләп татар телен дә белмәгән (Казахстанда балалар йортында тәрбияләнгән – авт.) һәм шундый моңлы опера язган! Сезонны япкан вакытта «Алтынчәч» яңгырарга тиеш. «Шүрәле» балеты кебек – ул да искиткеч әсәр, аны беркайчан да сәхнәдән төшермиләр.

«Алтынчәч» операсы. Хәйдәр Бигичев белән.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Театр алга бара, яңа спектакльләр туып тора. Резеда Ахиярова милли репертуарны тулыландыра, аның балетлары, опералары куела. Минемчә, безнең опера театрында классик репертуар әзәйде. Мин эшләгәндә классик репертуардан 40тан артык төп партияләр башкардым. Опера театрында спектакльләр күбрәк булырга тиеш, дип саныйм. Һәр җырчы спектакльдә үсәргә тиеш. Шуның өчен Нияз Даутов: «Бишенче спектакльгә актер җитлегеп бетә, өлгерә», – дип әйтә иде. Без консерваториядә вокалга укытабыз, әмма театрда башкача, анда – театр мәктәбе.

Салих Сәйдәшевның «Наёмщик» операсыннан өзек. Зилә Сөнгатуллина Хәйдәр Бигичев белән дуэт башкара. 22.48 минуттан:

«Без итальян, инглиз җырларын өйрәнгән кебек, кытай студентлары да татарча җырларга өйрәнә»

– Консерваториядә укыткан вакытта да бер тик тормыйсыз, шәкертләрегезне төрле конкурсларга алып барасыз икән.

– Уфага еш барам, анда «Идел» халыкара татар-башкорт фестивален оештыралар. Мин анда үзебезнең студентларны, Кытай студентларын алып барам, алар татарча җырлый. Барысы да шушы фестиваль аша үтә, бик канәгатьмен. Хәзерге заманада үзебезнең онытылган борынгы җырларны тартып чыгару, татар классикасын күрсәтү – бик кирәкле әйбер. Бигрәк тә яшьләр өчен. Безнең музыканы белсеннәр, юк-бар җырлап йөрмәсеннәр иде. Чынлап та, репертуар үзенчәлекле, матур, затлы.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

– Кытай студентлары турында әйтеп үттегез, аларга татар телен, татар җырларын өйрәтеп буламы?

– Без итальян, инглиз җырларын өйрәнгән кебек, алар да татар җырларын өйрәнә. Аларга безнең татар музыкасы бик якын, чөнки пентатоника. Алар безнең романсларны, арияләрне, җырларны яратып җырлый.

– Соңгы арада консерваториядә Кытай якларыннан килгән студентларны бик еш күрәм шул.

– Әйе, алар күбәйделәр. Вокал сәнгате кафедрасына ел саен бюджетка сигез кеше кабул итсәк, кытайлар 60 кеше керә. Хәзер 24 июньдә имтихан була, 53 кытай кешесен тыңларга кирәк...

– Дөньяда консерваторияләр бик күп бит, ә менә алар Казан консерваториясен сайлап Кытайдан кадәр үк килеп җиткәннәр. Димәк, консерваториянең дөньякүләм абруе бар.

– Алар төрле уку йортларын сайлый, безгә дә килүчеләре бар. Елдан-ел артып торалар. Сайт аша видеоязмаларын җибәрәләр, шуны тыңлап, сайлыйбыз, килергә кушабыз. Аннан соң, тыңлаулар уздырабыз. Сентябрь аенда хәзерлек курсларына киләчәкләр. Узган ел хәзерлек курсында укыганнар быел 1нче курска керергә тиеш. Кытай студентлары бик күп булгач, бер курска сыеп бетмиләр. Быел «вокаль педагогика» дигән яңа факультет ачарга булдык. Кытайда педагоглар бик кирәк, аларны югары бәялиләр. Вокалы көчле булганнар «вокал» факультетында кала, конкурстан узмаучылар «вокаль педагогика» факультетында укыячак.

– Укуны тәмамлаганнарның барысы да Казанда калмыйдыр?

– Күбесе туган якларына кайтып китә.

Ике Зилә очрашкач.

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

«Опера һәм балет театрыннан китәргә үземне әзерләгән идем»

– Зилә Даяновна, опера театрында беренче ролегез турында сораучылар күп. Ә минем соңгы ролегез турында сорыйсым килә.

– Соңгы ролем «Сильва» опереттасыннан Сильва роле иде. Гаҗәп, анда шундый сүзләр бар: «Я ухожу из театра». Мөнир әйтә: «Ты, что?! Потолок лопнет, если ты уйдешь из театра!». И, көлдек инде. «Мөнир, чынлап та театрдан китәм бит мин!» – дим. Опереттаның сүзләре дә туры килүен әйт әле син! Шулай итеп, театрда 2010 елның декабрендә бенефис ясадым да, гариза язып, киттем.

«Милләт җыены», 2020 ел.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Опера һәм балет театрында 60 яшькә кадәр эшләдем. Фигурам бозылмады. Театрдан үз теләгем белән киттем, чөнки ул яшьтә ике дилбегәне тарту авыррак. Тулысынча консерваториядә укыту эшенә бирелдем. Сүз уңаеннан, консерваториядә 1983 елдан эшли башладым. Параллель рәвештә театрда да, консерваториядә дә хезмәт куйдым. Нәҗип Җиһановка рәхмәт. «Вакытым, хәлем юк», - дим. «Юк, ике генә укучы алырсың. Кил», - дип күндерде. «Укытучың Валентина Андреевна Лазьконың мәктәбен дәвам итәргә тиешсең», - диде. Өлкән педагоглар белән бергә эшләп, күп нәрсәгә өйрәндем, тәҗрибә җыйдым.

– Театрдан киткәндә күңелгә авыр булмадымы?

– Кайбер артистлар ябышып ята, елыйлар, мескенгә әйләнәләр. Параллель рәвештә консерваториядә эшләгәнгә мин инде үземне күптән бу адымга әзерләп куйган идем. Театрдан позитив рәвештә киттем. Бернинди күңелне тырнаулар булмады.

Мин бик бәхетле: операларда төп партияләрне җырладым, җырламаган бер генә роль калды. Дирижер Фоат Мансуров Мәскәүнең Зур театрында Джакомо Пуччининың «Мадам Баттерфляй» операсында «Чио-Чио-Сан» партиясен җырларга чакырган иде. «Мин әле бик яшь, тавышым таушалырга мөмкин, тавышымны югалтасым килми», - дидем. Чөнки бу партияне 40 яшьтән соң гына башкаралар. Иҗатым кайнап торды: 40тан артык роль башкардым, язучылар, композиторлар белән эшләдем.

Иң беренче алган исемем – «Каракалпакстанның халык артисты» дигән мактаулы исем иде. Каракалпакстан – Үзбәкстан территориясендә урнашкан, каракалпак теле – татар теленә бик якын тел. Көненә 7шәр концерт биргән идек, кырда 47 градус эсседә чыгыш ясадык... Шунда ук шул исемне бирделәр. Татарстанга кайткач, «Каракалпакстанның халык артисты җырлый», - дип игълан иткәч, секретарьләргә уңайсыз булды. Шуннан озак та үтми миңа һәм Хәйдәр Бигичевка Татарстанның халык артисты исемен бирделәр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

...Голландия, Америка, Германия, Чехия, Төркиядә чыгыш ясый идем, эш муеннан иде. Берьюлы делегация составында Ренат Ибраһимов белән Швейцариягә җибәрделәр. Ул ел саен була торган Бөтендөнья икътисади форум иде. Җир шарының бөтен җитәкчеләре җыелды, күрмәгән кеше калмады. Бөтен илнең җитәкчеләре безнең салонда булды. Без Ренат белән Мәскәү оркестры белән кичке 20.00 сәгатьтән иртәнге 3.00 сәгатькә кадәр концерт бирдек, алты телдә җырладык. Безнең салонга кермәгән кеше калмады, татар халык ашлары, киемнәре тәкъдим ителгән иде. «Сезгә рәхмәт! Бик күп килешүләр төзи алдык», - диделәр. Чыннан да, безгә игътибар булды. Башка илләрнең салонында болай гына музыка яңгырап торды, ә безнең тере музыка, тере тавыш: дуэт белән дә җырладык, сольно да. Бу минем өчен бик зур дәрәҗә булды. Мине бөтен дөнья кешеләре ишетте дип әйтеп була.

Салават Фәтхетдинов, Ренат Ибраһимов, Зилә Сөнгатуллина һәм Руслан Дәминов

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

– Театрга хәзер барасызмы?

– Бик сирәк. Премьераларга чакырырга җитәкчеләрнең башларына килми. Шуңа шаккатам: прима булып эшләгән кешеләрнең театрда үзебезнең урыныбыз булырга тиеш, Мәскәүдә Большой театрда бар ул, артистлар кайчан тели, шунда килеп утыра. Бездә андый гадәт юк (прима – спектакльләрдә төп партияләрне башкаручы, труппаның әйдәп баручы солисты – авт.)

Теләгем булганда театрга кертәләр, утырталар. Театрдан киткәч тә, кайчан җырлыйсың, дип сорый иделәр. «Мин монда хәзер эшләмим инде», - дип һәр кешегә аңлатып булмый бит. Шунлыктан, кешенең күзенә күренмәскә тырыштым. Хәзер дә үсеп беткән балалар урамда кочаклап ала, Снегурочка ролен җырлый идем мин, шуны исендә калдырганнар...

– Ничек уйлыйсыз, җырчы опера театрында күпме эшләргә тиеш?

– Индивидуаль ул. Үзеңне формада тотсаң, тавышың яшь булса чик куеп булмый. Кайбер кеше театрда 15 ел эшләгәч, тавышы утыра башлый. Моның берничә сәбәбе булырга мөмкин: йә ул яхшы мәктәп ала алмаган, йә үзенең тавышына яраклы булмаган партияләрне җырлаган. Тавышың беркайчан да картаймасын өчен үзеңне дөрес формада тота белү шарт.

Опера җырчылары 25 ел эшләп, пенсиягә китә алалар. Теләге булганнар китә. Ә мин ике срок диярлек – 38 ел эшләдем.

– Опера сәхнәсенә чыгып җырларга тәкъдим итсәләр, ни диярсез?

– Һәр нәрсәнең үз вакыты. Артка карау юк, гел алга карап яшим. Хәзер минем төп эшем – консерваториядә укыту, белем бирү. Бер елгага ике тапкыр кермиләр. Опера театры – язмышымда, тормышымда үтелгән этап.

Аның каравы, кайчак консерватория сәхнәсендә, Зур концертлар залы сәхнәсендә җырлыйм, орган белән дә җырлаганым бар. Кайвакыт районнар чакыра. Теләгән вакытта теләгән җиргә барып җырлыйм.

Сәхнәдә карт кешеләрнең җырлауларын үзем дә карарга яратмыйм. Сәхнәне яшьләр бизәргә тиеш. Моны мин яшь чакта да белдем.

«Хатын-кыз гаиләдә үзенең вазифасын үтәргә тиеш»

– Операда җырлау физик яктан да бик авыр. Өчәр, дүртәр сәгатьлек спектакльләр, өстәвенә репетицияләр дә бар. Спектакльдән соң гаилә, тормыш мәшәкатьләре дә бар бит әле. Хатын-кыз опера җырчысына тормышны алып баруы җиңел түгелдер.

– Бер калыпка керсәң, ияләнәсең. Ашарга пешерергә өлгермәсәм, спектакльдән соң төнлә пешерә идем. Өч көнлек ашау бар, дигән сүз. Ирем өйдә генә ашый иде. Гаиләдә бала да булгач, хатын-кыз үзенең вазифасын үтәргә тиеш. Керләрне кул белән дә юган чак булды.

Бервакыт Джузеппе Вердиның «Травиата» операсына репетициягә килдем. Кер юып, бармакларымның тиресе ярылган. «Зилә, Сез нәрсә, «Травиата»да ничек җырларсыз? Мондый куллар белән сәхнәдә җырлап буламыни?» – дип шаккатты Нияз Курамшевич. Кулларга грим салдылар. Хәтта кояшта да кызынырга ярамый иде. Кап-кара тән белән аристократканы уйнап булмый бит.

Бар нәрсәне эшләдек, сакланып йөреп бетеп булмый. Баланы үзебез белән гастрольгә алып бара идек.

Зилә Сөнгатуллина беренче тапкыр Казанда чыгыш ясаган сәхнәдә – КФУның император залында.

2022 ел, Татар халык хорының 55 еллык юбилее. Ире Ирнис Рәхимуллин һәм оныклары белән

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Рөстәм абый спектакльләрне бик яхшы белә, болай булгач.

– Белә, белә! Әнисен тыңлап үскән бит. Миңа замечаниелар да ясый иде. «Югары нотаны алганда авызыңны нык ачасың», - дия иде. Улым булганда эстетик рәвештә ачарга тырыша идем (елмая).

– Репетицияләрне өйдә дә ясарга туры килдеме?

– Юк, өйдә беркайчан да репетиция ясаганым булмады. Күршеләр дә бар, нәрсәгә кирәк ул... Берьюлы туган көнемә кунаклар килде, җәй, балкон ишеге ачык иде. Рәхәтләнеп җырлыйм, күңелләрен күрдем. Урамда кул чаба башладылар. Балконга чыксам, кеше җыелган!

2017 ел. Зилә Даяновнадан беренче интервью алуым.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Депутат булып эшләгән чагы турында: «Иртән чыгып китәм, төнлә кайтып керә идем»

– 1990 елларда депутат та булгансыз, «телне тешләргә» туры килгән чаклар булдымы?

– Өч ел шәһәр советы депутаты, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында да өч срок депутат булдым. Кирәкмәгән нәрсә сөйләмәдем. Кемгәдер булыша алсам бик канәгать кала идем. Казан шәһәр Думасында депутат булган чакта күп балаларга булыштым: начар хәлле гаиләдә яшәгән, эчә торган гаиләдә үскән балаларны опера театрына китердем. Бер карасаң, мине пычак белән дә суерга мөмкин иделәр бит... Яшьлек белән аңламаганмын.

Мин сәхнәгә чыккач аларга кызык иде. Урамда ул хулиганнар: «О, Зилә-ә, привет!» – диләр иде. Аларны дөрес юлга бастырам дип, үземчә тырыштым. Күбесе укып, тормыш кордылар. Еллар узгач, музыка белән тәрбия бирүдә файдам булган икән, дим.

Җиде ел депутат булганмын... Иртән чыгып китәм, төнлә кайтып керә идем. Белмим, ничек түзгәнемдер. Аптырыйм. Сәламәтлегем спортсменныкы кебек үк түгел иде, шулай да шундый режимда эшләдем. Үземне чиновник дип хис итмәдем.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Мадам Баттерфляй» операсында гына җырламадым»

– Дөнья сәхнәләрендә бик күп танылган, мәшһүр артистлар белән чыгыш ясарга туры килгәндер. Хәтергә кереп калганнарын искә төшерик әле.

– Мөслим Магомаев, Тамара Синявская. Синявская белән бер сәхнәдә «Кармен» операсында җырладым. Хәйдәр Бигичев – Хозе, мин – Микаэла ролен башкардык. Зур театрдан килгән Владимир Атлантов, Мария театрыннан Ирина Богачёва белән бер спектакльдә җырлаган бар. Фестиваль үткәрелгәч, ел саен Зур театр һәм Мария театрыннан артистлар килә иде. Спектакльләрдә күп җырладык, гел аралаштык.

– Аралашуга гади кешеләр идеме?

– Гади. Мөслим Магомаевка фотога төшик әле, дигәч, йөгереп барып басты, фотога төштек. Бер концертта эшләдек. Мөслим Магомаев чыкты да, рояльдә үзе уйнап, үзе җырлады. Бөтен опера театры аны алкышларга күмде.

– Тормышыгызда куелган максатларыгызга ирешә алдыгызмы?

– Бар максатка да ирештем. «Мадам Баттерфляй» операсында гына җырламадым (елмая). Кыяфәтем белән мин шәрык кызына охшаган, рольгә туры килеп тора идем. Фоат Мансуров: «Грим да ясап тормас идек», - дигән иде.

  • Сөнгатуллина Зилә Даян кызы – 1949 елның 30 июлендә Башкортстанның Кыйгы районы Югары Кыйгы авылында туа. 1973 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлый. «Евгений Онегин»да – Татьяна, «Иоланта»да – Иоланта, «Снегурочка»да – Снегурочка, «Отелло»да – Дездемона, «Алтынчәч»тә – Алтынчәч, «Кара йөзләр»дә – Галимә, «Наемщик»та – Гөлйөзем, «Самат»та- Әлфия һ.б. рус, татар, чит ил композиторларының операларында төп рольләрне башкара.
  • 1983 елдан – Казан дәүләт консерваториясенең укытучысы, 1998 елдан – профессоры, кафедра мөдире. Каракалпакстанның, Татарстанның, Россиянең халык артисты. 1984 елда «Кара йөзләр» операсында Галимә партиясен башкарганы өчен, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә лаек була.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100