РСФСРның халык артисты, кинорежиссер, продюсер, актер Никита Михалков авыр хәлдә. Ул ковид белән хастаханәгә эләккән. Бу хакта «База» Телеграм каналы хәбәр итә.
Телеграм канал хәбәр итүенчә, 77 яшьлек режиссер 67нче шәһәр клиник хастаханәсенә озатылган булган. Әмма табиблар, Михалковны реанимация бригадасы ярдәмендә башка хастаханәгә күчерергә кирәк, дигән карар кабул иткән. Никита Сергеевичка ковидлы үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган, аның хәлен авыр дип бәялиләр. Икенче хастаханәдә Никита Михалковта ике яклы полисегментар пневмония ачыкланган. Хәле авыр, дип бәяләнә, дип хәбәр итә ВЧК-ОГПУ Телеграм каналы.