Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Халык артисты» исеме алган Раяз Фасыйховка Салават Фәтхетдинов нәрсә дигән?

news_top_970_100
«Халык артисты» исеме алган Раяз Фасыйховка Салават Фәтхетдинов нәрсә дигән?
социаль челтәрләр

Җырчы Раяз Фасыйховның бик шатлыклы көннәре. Ул «Татарстанның халык артисты» исеменә лаек булды. «Халык артисты» исемен алганнан соң, җырчы беренче тапкыр зур чарада сәхнәдәш дуслары һәм коллегалары белән очрашкан.

Иң беренче итеп, остазы Салават Фәтхетдиновны «тотып алган» Раяз. «Салават Зәкиевич, ничек хәлләр? Кәефләр ничек? Якынлашып килүче Яңа еллар белән», – ди ул аңа.

«А-а-а, хорошо», – дип, шаян формада җавап бирә аңа Салават Фәтхетдинов.

«Салават Зәкиевич – «халык артисты» алуыма зур өлеш керткән шәхес, абзый. Ул «сиңа вакыт» дип әйтте», – дип дәвам итә Раяз. Салават Фәтхетдинов исә Раязны бу исемгә инде күптән лаек дип санавын белдерә. «Чак кына соңлабрак бирделәр. Бер 5 елга», – ди ул.

Раяз Фасыйховны «халык артисты» исеме алуы белән Гүзәл Уразова да тәбрикләгән. «Матур-матур җырлар көтәбез синнән. Исән-сау эшләргә язсын», – ди ул. Раяз исә: «Гүзәлне Илдар янында гына кочакларга ярый», – дип, сәхнәдәш дустын кочаклап ук ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100