news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Халык артисты булачагын белә бу»: Филүс Каһиров 10 яшендә җырлаган видеосын күрсәтте

news_top
«Халык артисты булачагын белә бу»: Филүс Каһиров 10 яшендә җырлаган видеосын күрсәтте
социаль челтәрләр

Филүс Каһиров социаль челтәрләрдә архив видеосы белән уртаклашты. 10 яшьлек Филүсне туганнары җыелган бер мәҗлестә җырлаталар. Ул Зөфәр Хәйретдинов репертуарыннан «Пар алма» җырын башкара.

«Баш селкүе дә Айдар Галимовка охшаган», – дип бәя биргән кечкенә Филүснең талантына Раяз Фасыйхов. «Нәкъ шулай», – дип килешкән аның белән Зөлфәт Зиннуров.

Рөстәм Гайзуллин: «Халык артисты булачагын белеп җырлый бу малай. Кара ничек тота үзен», – дип язып калдырган.

«Бигрәк матур җырлаган. Тавышы хәзергегә караганда да матуррак. Тугач та артист булган»;

«Бик моңлы башкаруы да, тавышы да», – дигән комментарийлар да күп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар