news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Халык артисткасы мошенникларга 5 миллион сум акчасын биргән

news_top
Халык артисткасы мошенникларга 5 миллион сум акчасын биргән

Петербургта мошенниклар 80 яшьлек халык артисткасы Надежда Дроздованы алдап, банктагы бөтен акчасын алып бетергәннәр, дип яза «Комсомольская правда».

Халык артисткасына «ФСБдан» шалтыраталар һәм «Телеграм»нан язалар – банктагы акчаларына куркыныч янавын әйтәләр. Артистка банкка китә, 3,6 миллион сум акчасын счеттан алырга теләгәч, банкта моңа шикләнеп карыйлар. Алар мошенниклар булу ихтималы турында кисәтә, әмма артистка ышанмый – ул акчаны «коткарырга» тели.

Алган акчасын ул «ФСБ курьерына» тапшыра. Акчасын биргәндә, счетта тагын 1,2 миллионы калганын әйтә. Җинаятьчеләр 3,6 миллион белән генә чикләнеп калмый – калган акчаны да счеттан алып килергә куша. Пенсионерка ул акчаны биргәч, билгеле, югалалар.

Надежда Дроздова Петербург консерваториясендә җыр кафедрасы профессоры булып эшләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар