news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хәлсезләнеп беткән әбине төнлә Бөгелмә урамы уртасында калдырып киткәннәр

news_top

Бөгелмәдә 7 июнь төнендә коточкыч та, кызганыч та хәл булган: йөрерлек тә хәле булмаган әбине кап-кара төндә урам уртасында калдырып киткәннәр.

Әбине Вахитов урамындагы 7 нче йорт ишегалдына машина белән китергәннәр. «Бөгелмә лайф» каналында подъездда куелган камералардан алынган видео чыкты. Видеода 2 ир-атның машинада килүе күренә, аннан берсе чыгып, юл кырыенда туктап торган машинага таба китә. Ул чыккан машинаның йөртүчесе, янында утырып килгән кешенең нишләве күренмәсен өчен, аны машинасы белән каплап куя.

Бераздан, төнге сәгать 1дән соң, 2 машина да бу урыннан китә, урамдагы эскәмия башында бер әби ялгызы утырып кала. Ул утырган җиреннән тормакчы була, ләкин, аяклары тотмаганлыктан, беркая да кузгалып китә алмый.

Әби көндезгә кадәр урам уртасында берүзе утырып чыга. Соңрак аның янына урамдагы яшьләр килгән һәм «ашыгыч ярдәм» чакырган. Медицина хезмәткәрләренә әбине носилкага салып алып китәргә туры килгән.

Ташлап калдырылган әби аны бу урынга Антон исемле кеше китерүен әйткән. Ул үзе Совет урамында яши икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар