Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минутлар хәлиткеч роль уйнаган чакта... (Агуланган очракта нишләргә?)

Агулану очракларында кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырту кирәк. Бу хакта «Республика Татарстан» яза.

news_top_970_100
Минутлар хәлиткеч роль уйнаган чакта... (Агуланган очракта нишләргә?)
gb5kirov.ru

Салкын булмаса да, кич җиләс була, шуңа яшьләр урамда йөрми, агач өйгә кереп тулалар. Әби, зарланып булса да, күршесенә кереп китә – оныгы шәһәрдән алып кайткан компания иркенләп утырсын, ди. Әлеге вакыйга һәм агулану очракларында беренче ярдәм турында корреспондент Светлана Арсентьеваның ашыгыч медицина ярдәме табибы Ирина Матвеева белән әңгәмәсе – «Республика Татарстан» сайтында.

Кызларның берсенең башына «борынгы» мичне кабызып, учак каршында җылыну фикере килә. Мич әле тиз генә янып китми, ә менә юшкәне кем вакытыннан иртәрәк эткәнен соңыннан да ачыклый алмаганнар. Иртә белән шәһәр кунакларына чәй әзерләргә дип өенә кайткан әби шундук нидер булганын аңлап ала. Ашыга-ашыга ишек-тәрәзәләрне ачып ташлап, табиб янына ашыга. Бәхеткә, ярдәмгә йөгереп килгән фельдшер ханым романтик «хәсрәт капчыкларын» тормышка кайтара, шулай да икесенә район үзәк хастаханәсендә «сөрем исеннән агулану» диагнозы белән 1-2 көн ятып чыгарга туры килә. Шөкер, җиңел котылалар.

Бүгенге заманда ис тиюдән үләргә мөмкинме? Кызганыч, әмма андый хәлләр булыштыра. Статистикага күз салсак, сыйфатсыз ризык, гөмбә, медикаментлар, алкоголь, шул ук ис тиюдән агулану барлык ашыгыч госпитализация очракларының кимендә 15 процентын һәм кинәт үлү очракларының 5 процентын тәшкил итә. Ягъни, дөньядагы үлемнәрнең төп 10 сәбәбе арасында эчәк авыруы белән катлауланган агуланулар ныклы урын били. «Ашыгыч ярдәм» килгәнче, зыян күрүчегә ничек ярдәм итәргә һәм аның хәлен җиңеләйтергә? Бу хакта без 20 еллык стажы булган ашыгыч медицина ярдәме табибы Ирина Матвеева белән сөйләшергә булдык.

– Шуны истә тотарга кирәк, һәр агулы матдәнең үз эш принцибы бар, ярдәм күрсәтү тәртибе һәм беренчел чаралар җыелмасы нәкъ менә шуңа бәйле, – ди Ирина Викторовна. – Шушы очракны алыйк. Сөрем исе табигый ягулык – нефть, күмер, торф, агач, газ тулысынча янып бетмәгәндә барлыкка килә. Ул шуның белән куркыныч: сөрем исе, канга үтеп кереп, гемоглобинны бәйли, шуның белән органнарга кислород килү юлларын яба һәм гипоксия китереп чыгара. Бу кушылманың исе юк, шуңа күрә агуланганны сизмиләр. Зыян күрүче үзендә хәлсезлек, күңел болгану, баш һәм колакларында тавыш, баш әйләнү тоя. Югары концентрацияле газны сулаганда, кеше аңын югалтырга мөмкин, ә аннан инде үлемгә дә ерак калмый.

Сезнең әби, кагыйдәләргә туры китереп, бик дөрес эш иткән: компанияне ул саф һавага чыгара алмый, аның каравы, кислород керерлек итеп, ишек-тәрәзәләрне ачкан. Алга таба, зыян күрүчегә сулыш алуны җиңеләйтергә кирәк – тыгыз киемнәрен ычкындырырга, салдырырга, башын бераз күтәртеп, горизонталь хәлдә яткырырга кирәк. Тәнен нык итеп ышкырга (кан әйләнешен тизләтергә ярдәм итә), күкрәк өлешенә һәм башына салкын компресс куярга. Әгәр авыру үз аңында икән, чәй яки кофе эчерергә була.

Аңын югалткан булса, нашатырь иснәтәләр. Анысы да булышмаса, ясалма сулыш алдыралар, шулай ук йөрәк проекциясенә массаж ясыйлар. Табиблар килгәнче, сулышын һәм йөрәк тибешен даими контрольдә тотарга кирәк. Кызганычка, сөрем исе белән агулану бүген дә еш очрый.

Шау-шу кузгаткан агулану очрагы сыра сидры эчү аркасында 30дан артык кешенең үлеме беренче ярдәм анда кемне дә булса коткара алыр идеме?

– Тикшерү тәмамланмаган, әмма, зур ихтималлык белән, үлемгә китерүче эчемлек составында метанол булган, дип әйтергә була. Агач спирты белән агулану симптомнары этил яки азык спиртыныкы кебек үк: күңел болгана, костыра, баш әйләнә. Ә 2-3 сәгатьтән күз күрүе начарлана, галлюцинацияләр барлыкка килә. Ләкин бик яхшы сыйфатлы исерткеч эчемлекләр эчеп исергәндә дә нәкъ шул ук билгеләр күзәтелә, шулай бит? Доза аркасында гына күңелдә шик туарга мөмкин, чөнки составында этил булган 2-3 йотым эчемлектән мондый реакция булмый. Шул ук вакытта, 30 мл метанол эчү үлемгә китерә, ә 5-10 мл дан көчле агулану һәм сукыраю була.

Көчле агулану вакытында гипервентиляция, сулыш җитмәү, лайлалы тышча һәм тиредә цианоз, пульсның тизләнүе һәм хәлсезләнүе, артериаль кан басымының төшүе һәм көзән җыерулар өстәлә. Алга таба – кома, һәм, сулыш алу, йөрәк эшчәнлеге туктау аркасында үлем.

Беренче – табибка кадәрге ярдәмгә килсәк... «Ашыгыч ярдәм» чакырырга һәм шуннан соң билгеле бер манипуляция эшләренә тотынырга кирәк: агуланган кешене янга яткырып, сулыш юлларын чистартырга, нашатыр спирты иснәтергә, ашказанын юдырырга. Әгәр дә агулану метил спиртыннан икәнлеге төгәл билгеле булса, аңында булган авыруга 100 г коньяк яки аракы эчерергә мөмкин – андагы этил спирты метанолны өлешчә нейтральләштерә.

Ирина МАТВЕЕВА, ашыгыч медицина ярдәме табибы: «Алкогольнең иң зур куркынычы шунда ки, аны артык күп эчкәндә кеше аңын югалтырга яки комага китәргә мөмкин. Табиб килгәнче, зыян күрүчене костырырга, тозлы яки содалы эремә белән берничә мәртәбә ашказанын юдырырга кирәк».

Нормаль алкоголь белән агулану аны артык күп куллану аркасында, һәм, кагыйдә буларак, кискен характерда була. Алкогольдән агулану һәрвакыт үзәк нерв системасының сулыш алу һәм кан тамырлары функцияләренең, шулай ук баш миенең эшчәнлегенең бозылуына китерә. Алкогольнең иң зур куркынычы – аны артык күп эчкәндә кеше аңын югалтырга яки комага китәргә мөмкин. Табиб килгәнче, зыян күрүчене костырырга, ашказанын тозлы яки содалы эремә белән күп тапкырлар юдырырга кирәк. Агуланучыга сорбент бирергә мөмкин, шулай ук таблеткалы микрокристалл целлюлоза яхшы ярдәм итә. Нашатырны иснәтсәң, аңы ачылып китәчәк. Күп итеп сыеклык эчерү зарур, бу очракта әчкелтем су яхшы. Кискен агулану очрагында составында магний тозлары (сульфат, цитрат, магний гидроксиды) булган эч йомшарткыч кабул итәргә була. Йөрәк эшчәнлеген яхшырту өчен кофе яки каты чәй эчәргә киңәш ителә. Аңын җуйган кешенең йөрәгенә массаж ясыйлар, ясалма сулыш алдыралар. Авыртуны басар өчен составында парацетамол булган препаратларны эчү гомумән тыела, чөнки аны алкоголь белән бергә кабул итәргә ярамый. Исерткеч эчү һәм препарат кабул итү арасында кимендә 9 сәгать аралык булырга тиеш.

Алкоголь белән – аңлашылды. Ризыктан агуланганда нишләргә?

– Ризыктан агулануның төп сәбәпчеләре – патоген микроблар, алар ашказаны-эчәк трактына ризыкны әзерләгән вакытта һәм саклаганда санитария һәм гигиена кагыйдәләрен үтәмәгәннән эләгә. Стафилококк, стрептококк, сальмонелла, таякчык бактерияләре – барлык бу йогышлы чирләр билгеле бер шартларда актив үрчи һәм агулану симптомнарын китереп чыгаручы эндотоксиннар (микроб күзәнәкләр) җитештерә.

Ризык белән агуланганда, башта ашказаны-эчәк органнары, аларның лайлалы тышчалары зарарлана, ә аннары токсиннар канга сеңеп, бөтен система һәм органнарга: йөрәк, бавыр, үзәк нерв системасына тәэсир итә башлый. Монда да ашказанын юдырырга кирәк. Коскан очракта да, агуланучыга кимендә 1 л тозлы су, марганцовка эремәсе эчерергә кирәк – ул агулы ризык калдыкларын организмнан чыгаруны тизләтәчәк. Әгәр дә космый икән, тел төбенә басып костыру зарур. Сүз уңаеннан, кеше аңын югалтканда, костырырга ярамый, ашказанын бу очракта бары тик медицина хезмәткәре генә юдыра ала.

Эчәкне чистартканнан соң, сорбент кабул итәргә мөмкин: активлаштырылган күмер токсиннарны бик яхшы бәйли, агулануның иң кискен чорында аны зыян күргән кешегә гәүдәсенең 10 кг авырлыгына 1,5-2 таблетка исәбеннән эчәргә була. Көчле күңел болгану һәм косу булганда, «Полисорб», «Полифепан» һәм башка энтеросорбентлар киңәш ителә. Югалган сыеклыкны тулыландыру өчен «Регидрон» һәм аның аналоглары яки газсыз гади минераль су тәкъдим ителә. Тәне кайнар булса (38,5°C артык) температура төшерүче препарат кабул итәргә кирәк. Һәм шулай ук «ашыгыч ярдәм» чакырырга.

– Әле генә башланган быелгы җәй гөмбәгә мул булмаса да, сирәк очраучы экземплярлар белән агуланучылар табылыр, дип уйлыйм...

– Мондый төр агулануның ни дәрәҗәдә көчле булуы интоксикация китереп чыгарган гөмбәнең төренә бәйле. Агуның иң югары концентрациясе чебен гөмбәсе һәм аксыл агулы гөмбәдә (поганка). Вакытында ярдәм күрсәтелмәгәндә, бу төр гөмбәләр белән агулану еш кына үлемгә китерә.

Агулануның беренче симптомнары – эч авырту һәм спазмнар, баш әйләнү, тамак кибү, косу, диарея. Аннары башка билгеләр дә кушыла: салкын тир бәреп чыга, ярсу, галлюцинацияләр, тын кысу.

Гөмбәдәге агу ашказаны-эчәк, үзәк нерв, йөрәк һәм кан тамырлары системаларына зарар китерә. Көчле агуланудан бөер һәм бавырга зыян килергә мөмкин, шуңа күрә кичекмәстән ярдәм күрсәтелергә тиеш. Зыян күрүчегә марганцовка эремәсе биреп, ашказанын күп тапкырлар юдыралар һәм берничә тапкыр костыралар. Әгәр дә эч китү булмаса, эч йомшарткыч дару эчерергә яки клизма ясарга мөмкин. Диареяга каршы бернинди препаратлар да эчәргә ярамый – эчәк чистарырга тиеш. Организм сусызланмасын өчен, күпләп чиста су эчәргә кирәк. Эчәкләрне чистарткач, кирәкле күләмдә сорбент кабул итәргә, аякларына грелка куярга һәм авыруга тынычлык тәэмин итәргә кирәк.

Гөмбә белән агуланганда «ашыгыч ярдәм» чакырту һәм хастаханәгә салу – мәҗбүри чара. Агулы гөмбәләр бик көчле, һәм тиешле терапия булмаганда, кеше саулыгына җитди зыян салырга мөмкиннәр.

Быелгы ел корткыч бөҗәкләр һөҗүме белән «дан казанды». Бакчачылар «уңыш ашаудагы көндәшләрен» актив рәвештә химикатлар белән агулыйлар. Ләкин алар үзләрен дә җитди куркыныч астына куя бит...

– Әлбәттә. Агулы химикатлар – башлыча фосфорорганик чыгышлы, авыл хуҗалыгында чүп үләннәре, корткычлар, кимерүчеләр белән көрәшү өчен кулланылучы агулы матдәләр ул. Аларга карбофос, хлорофос, дихлофос, тиофос һәм башкалар керә. Алардан агулану, нигездә, ваемсызлык яки алар белән эш итү кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыга.

Организмга алар күбесенчә сулаганда (ингаляция юлы белән), шулай ук тире белән контактка кергәндә, агу белән эшкәртелгән ризык ашаганда эләгә. Агулы химикатлар лайлалы тышчаларга бик актив тәэсир итә, яндыра. Агулану билгеләре тиз (15 минуттан бер сәгатькә кадәр) күренә: күпләп селәгәй бүленеп чыга, ютәл барлыкка килә, кеше нык тирли, еш-еш сулыш ала. Химик агулану очрагында, ярдәм гадәти сценарий буенча бара: авыруны мондый вакытта стационарга илтү зарур. Ә табиблар килеп җиткәнче аңа мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә тырышырга кирәк. Әгәр агу ингаляция юлы белән эләккән икән, саф һава сулатырга, киемнәрен ычкындырырга, күпләп сыеклык эчерергә. Агу эченә үтеп кергән икән, күбрәк су яки марганцовка эремәсе эчерергә, күп тапкырлар костырырга, аннары активлаштырылган күмер һәм тозлы эч йомшарткыч (магнезия) бирергә кирәк. Агу тән тиресенә тигән икән, зарарланган урынны яхшылап су белән яки сабын белән юарга, аннары нашатыр яки сода эремәсе белән ышкырга кирәк. Күзләргә эләккән икән, сода эремәсе белән (бер стакан суга 1 чәй кашыгы) юарга кирәк. Аннары зыян күрүчене йокларга яткырырга. Берүк аңа сөт, кайнар чәй яки кофе тәкъдим итә күрмәгез. Бер кашык үсемлек мае (халыкның яну һәм агуланудан яраткан «даруы») зыян гына салачак: агулы химикатлар анда яхшы эри һәм элеккечә үк куркыныч булып кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100