Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халидә Бигичева: «Казанда фатир арендалап яшим»

news_top_970_100
Халидә Бигичева: «Казанда фатир арендалап яшим»
"Татар-информ" архивы

«Изге ай» төркеме солисты, Хәйдәр Бигичевның сеңлесе Хәлидә Бигичева «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруы кысаларында хәзер үзенең Казанда яшәве һәм ни өчен башкалабызга кайтуы хакында сөйләгән.

«Гомеремдә дә халкымнан серем булмады. Мин – бик ачык, барысын да сөйли торган кеше. Бер дә яратмыйм алдап-йолдап, нидер уйлап чыгарырга. Бүгенге көндә мин Казанда фатир арендалап яшим. Минем шундый теләгем бар иде: абыемның юлларыннан, урамнарыннан йөреп, абыемның дуслары белән аралашып, театрларга барып, зиратка барып яшәү. Хәзер җыелган чәчәкләрне дә абыемның каберенә, зиратка илтеп куячакмын. Аның да күңеле булсын.

Шундый вакытлар була – бер генә барып сөйләшеп утыр идең, барып күр идең, дип уйлыйсың. Мин кеше белән аралашып, хәлләр белешеп яшәргә яратам. Тамашачыларыма да әйтәсем килә, табыгыз юлын, миңа чыгыгыз, аралашып яшик. Мин бик яратам халкымны», – дигән ул.

Моннан берничә ел элек Халидә Бигичева абыйсы Хәйдәр Бигичевның тормыш иптәше Зөһрә Сәхәбиева белән бик үк яхшы булмаган мөнәсәбәтләре турында да сөйләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100